Шушы көннәрдә Казанда Илсөя Бәдретдинованың концертлары шыгырым тулы заллар белән узды. Бу кадәр уңышлы булыр дип җырчы үзе дә көтмәгән. Февраль аенда тагы ике өстәмә концерт куярга җыена.

- Əйе, чынлап-та, өченче көнне зур икеләнү белән генә алдык, ярты зал булса да җыелыр әле, дип. Ахыр чиктә, билетлар сатылып бетте, ә халык көн-төн билет сорап шалтыратты. Зуррак зал аласы килми, чөнки Филармониягә ияләшкән мин. Миңа йөри торган тамашачыга да шушы зал уңайлы кебек. Гади, бернинди пафоссыз.
- Улыгыз концертыгызны карарга килдеме?
- Юк, чөнки лагерьдә иде ул. Һәр каникул саен режиссерлар лагерендә ял итә. Үзенә бик ошый, кинорежиссер булам, ди. Хәтта Бондарчук та килеп аларны укыта.
Иҗат юлын сайлавына башта каршырак тордым. Əмма кан үзенекен итә, бернәрсә дә эшли алмыйсың икән. Узган елны туган көненә акча бүләк иттерде. Шуннан соң, ярты сәгать үтмәде, өйгә гитара белән кайтып керде. Сатып алган. Хәзер үзе җырлар өйрәнә, көйләр иҗат итә.

- Сезнең иҗатыгызга аның карашы нинди соң?
- Битараф ул. Əле яратмыйдыр да. Чөнки сәхнә - ул Нариманның әнисен тартып алган урын. Хәзер аңлый инде, үсте. Яшәргә кирәк, ашарга кирәк. Ə миңа әти өчен дә, әни өчен дә эшләргә кирәк.
Аллага шөкер, Нариман хәзер үзаллы. Əле беркөнне шалтыратып ята: «Əни, син теге көнне балыкны дөрес пешермәгәнсең. Мин бүген болай пешердем...» - ди. Интернеттан карап, ашарга пешерергә дә өйрәнеп бетте.

- Көн саен диярлек концертларга купшы гөлләмәләр китерүче кешенең кем икәнен дә сорыйсы килгән иде...
- Сер. Берәр кайчан сөйләрмен.

- Ул гөлләмәләр бер кешедәнме соң?
- Соңыннан сөйләрмен...

Зоя Солошина. 

Шәһри Казан