Традицияләрне бозу модага кереп китте соңгы арада. Ел саен үтә торган гүзәллек конкурсы быел трансгендер катнашлыгында үтәчәк. Анджела Понсе, милли җиңүне яулап, иң чибәр кыз исемен алыр өчен чын гүзәл затлар белән көч сынашырга әзер. Нәкъ ул гүзәллек алиһәсе таҗын кисә дә инде беркем аптырамас...

 

2012 елда "Мисс Вселенная" конкурсы комитеты кагыйдәләне йомшарта төште һәм трансгендерларга анда катнашырга рөхсәт итте. Бу карар Канададан килгән, элегрәк ир-егет булган Дженна Талакова белән суд эшләреннән соң кабул ителде. Аны конкурстан кайтып китәргә мәҗбүр иткәннәр иде.

 

Һәм менә хәзер Испаниядән “Мисс Вселенная”да Анджела Понсе чыгыш ясаячак.