Май аенда дөньяны шаулаткан матур вакыйгаларның берсе – Англия корольлеге гаиләсендәге туй булды. Бөек Британия патшабикәсе Елизавета II оныгы принц Гарри Америка актрисасы һәм фотомоделе Меган Марклга өйләнде.

Байлар туе байларча үтә, аның ни гаҗәбе бар, диярсез. Әмма корольлекнең күп кешеләрне аптырата торган үз кайгыйдәләре дә бар бит әле. Мәсәлән, шаулап-гөрләп үткән туйдан соң яшьләр бүләкләрнең бер өлешен кире кайтарганнар. Ошамаганга түгел, әлбәттә. Бак дисәң, корольлек гаиләсе әгъзаларына юридик шәхесләрдән һәм шәхсән таныш булмаган кешеләрдән бүләкләр кабул итү катгый тыела икән. Чөнки бу бүләкләр аша кайсыберләр үз продукцияләренә реклама ясарга мөмкин.

Шуңа принц Гарри белән Меган Маркл туйга кадәр берничә ай кала бүләк бирергә җыенган дуслары һәм танышларыннан бүләк хакына бәрабәр акчаны хәйрия фондлары исәбенә күчерүләрен сораган. Акчаны корольлек ярдәм күрсәткән фондларга күчерергә мөмкин. Әмма күп кенә компанияләр һәм билгеле шәхесләр бу үтенечне исәпкә алмаган, алар туйга бүләкләр җибәргән. Ә кайсыберләре үз продукциясен күрсәтү максатында махсус шулай эшләгән. Менә шушы бүләкләрне яшьләр кире хуҗаларына кайтарырга тиеш тә инде. Туйга кергән мондый бүләкләрнең гомум суммасы 7 миллион фунт стерлинг, ягъни 9 миллион доллар дип бәяләнгән.

Шулай да корольлекнең кагыйдәләрен бозмаучылар да шактый булган. Мәсәлән, Канада премьер-министры Джастин Трюдо 50 мең Канада долларын яшьләр хәйрия оешмасына күчергән. Америка президенты гаиләсе Дональд һәм Мелания Трамп та яхшы гына сумманы хәйрия фонды исәбенә салган.

Кызык: безнең илдә бу кагыйдәләр эшләр идеме икән?