Индиядә Рауф исемле ир лесопилкада эшләгәндә кызыл төсле киеме белән үгез игътибарын җәлеп итә. Котырган мал аны куып китә, Рауф качарга теләгәндә абына һәм  кабынган пычкысы белән ялгыш кулын кисеп ташлый. Рауфка шундук ярдәмгә предприятие хезмәткәрләре ашыга, алар канны туктата һәм киселгән кулны боз тутырылган сумкага сала.

Табиб Кришнакумар гомум вакыты 12 сәгать дәвам иткән ике операция эшли. Беренчесендә хирург - сөяк һәм кан тамырларын, икенчесендә мускуллар һәм нерв җепселләрен тоташтыра.

Белгечләр фикеренчә, кулның 90 процент эшчәнлеген тергезелгән, тулысынча савыгыр өчен 3 айга якын вакыт кирәк. Кришнакумар фикеренчә, операцияләрнең төп уңышы - үгез һөҗүм итәргә теләгәндә тиз арада ярдәм күрсәтүчеләр булуы.