Европа илләре быел соңгы тапкыр синхрон рәвештә сәгатьләрен кышкы вакытка күчерде. Ә 2019 елдан алып Евросоюзның һәр иле бу мәсьәләне үзаллы хәл итәчәк.

         Галимнәр белдерүенчә, хәзер сәгатьләрне күчерү үзенең элеккеге мәгънәсен җуйган, алай гына да түгел, зыянлыга әверелә башлаган. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Германия һәм аның союздашлары ташкүмер куллануны экономияләү өчен сәгатьләрен күчерә башлаган булса, хәзер исә аның икътисади файдасы юк, кешеләр соңга кадәр эшли һәм көн яктысын озайтуга тырышу файда бирми.

         Әйткәндәй, быел дөньяда 65 дәүләт һәм 10 территория (Белорусссия, Исландия, Русиядән тыш) сәгатьләрен күчерә. Азиядә исә күп дәүләтләр аннан баш тартса, Көньяк ярымшарда Австралиянең берничә штатында, Бразилия, Яңа Зеландия, Парагвай һәм Чилида гына җәйге вакыт кулланалар. Экваторга якын илләрдә исә сәгать беркайчан да күчерелмәгән.