7-10 июньдә Башкортстанда төрки яшьләренең Урал моңы” халыкара музыкаль иҗат конкурс-фестивале үтә.

Быел фестивальдә Башкортстан, Татарстан, Саха (Якут), Дагстан, Хакасия, Алтай, Мәскәү, Әстерхан өлкәсе һәм Ставрополь крае; Төркия, Казахстан, Кыргызстан коллективлары һәм солистлары катнаша. Конкурс-фестиваль өч номинация буенча үтә: ялгыз башкаручы җырчылар, вокаль һәм вокаль-инструменталь коллективлар, музыка коралларында ялгыз башкаручылар һәм коллективлар.

 

7 июньдә Мәҗит Гафури исемендәге паркта,“Җиденче күк” аттракционында, фестивальне ачу тантанасы була һәм конкурсантлар җирәбә тарта.

8 июньдә Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә катнашучыларны тыңлау башлана.

9 июньдә Ватан этно-паркында Евразия йөрәге халыкара сәнгать фестивале чикләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уза.

Фестиваль 10 июньдә Ишембай районында Сабантуй һәм Торатау янында гала-концерт белән тәмамлана.

1995 елда халыкара статус алган бу фестиваль хәзер традицион чарага әверелде һәм ул төрки музыканы танытучы сәләтле яшь башкаручыларны эзләү һәм аларга ярдәм итү максатында үткәрелә.

Елена Фатыйхова.