Республиканың Мәчетле районында берничә 4-6 сыйныф укучысы Ык елгасы күпере астында спиртлы эчемлекләр кулланган, аннан соң лицейга укуга килгәннәр. Бу хакта урындагы «Мечетлинские вести» хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, лицейда бу хәлдән соң җәнҗал чыга. Белем йортына хәтта район башлыгы Әнис Әсәдуллин килеп җитәкчелеккә “разнос” ясый.

Матбагага проблеманы яктыртуны үтенеп укучыларның ата-аналары мөрәҗәгать итә. Алар сүзләренчә, эш урынына еш кына кече класслар укытучысы исереп килә, һәм педагогик коллектив өчен бу бер дә сер түгел.

gtrk.tv