В.Путин 8-10 июньдә КХРда үтәчәк эш сәфәре алдыннан Кытайның медиакорпорациясенә биргән интервьюсында Си Цзинпинь белән ничек итеп үзенең туган көнен билгеләве хакында сөйләде:

“Дөнья лидерлары арасында туган көнемне икәү бергә үткәргән бердәнбер лидер ул. Чит ил коллегаларым арасыннан беркем белән дә туган көн үткәрерлек мөнәсәбәтләр дә, эш графигы да җайлашканы юк иде. Ә менә КХР рәисе Си Цзиньпин белән бәйрәм иттем. Яшермим, бер рюмка хәмер эчтек, ниндидер колбаса телдек”, - дигән В.Путин.