Белгечләр кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган предметлар исемлеген төзегән, дип хәбәр итә Independent сайты.

 

Исемлектә беренче урында теш щеткасы тора. Галимнәр аны кимендә өч айга бер алыштырырга куша. Әгәр дә кеше, әйтик, салкын тиеп авырган икән, теш щеткасын авыруның билгеләре күренүгә үк алыштырсагыз яхшы.

Елына бер тапкыр булса да яңа тарак алырга кирәк. Аны һәр атна юарга онытмагыз.

Өйдә кия торган башмакларның «гомере» – ярты ел. Әгәр дә кеше гөмбәчек авыруын йоктырган икән, дәваланганнан соң, элеккеге башмакларын кисә, кабат чирләргә мөмкин.

Савыт-саба юа торган губка – инфекцияләр оясы. Аны атна саен алыштырып торырга киңәш ителә. Германия галимнәре үткәргән тәҗрибә буенча, губкада хәтта менингит, сепсис китереп чыгарырга сәләтле бактерияләр яшеренгән икән.

Белгечләр матрасны – сигез елга бер тапкыр, сөлгеләрне – ел саен, мендәрләрне өч елга бер алыштырырга киңәш итә.

Шәһри Казан.

 

Футбол буенча дөнья чемпионатында Англия җыелма командасының тренеры Гарет Саутгейт зәвыклы стильдәге күлмәге һәм аның өстеннән кигән жилеты белән күпләрнең хәтерендә калыр, мөгаен. Аңа карап Англия телевидениесе хезмәткәрләре, футбол җанатарлары, хәтта чиркәүдәге руханилар – барысы да жилет кия башлаган. Социаль челтәрләр жилет киеп төшкән фотолар белән тулган диярлек.

Гарет Саутгейтның тагы бер кылыгы хәйран калдырды. Англия өчен хәлиткеч, җиңүле пенальти сериясеннән соң ул көндәшләре Колумбия командасының гол кертә алмаган уенчысын юатырга дип футбол кырына йөгереп чыккан.

 

Көньяк Дания университеты китапханәсендә мышьяк белән агуланган 16 һәм 17 гасырда бастырылган 3 китапка тап булганнар. Аларны махсус тартмаларга урнаштырганнар.

Бу хәлне китапханәче Якоб Повл Хольк һәм доцент Кааре Лунд Расмуссен ачыклаган. Алар сирәк очрый торган текст бармы икән дип китапларга рентген-флуоресцентлы анализ ясарга булганнар. Әмма тикшеренү нәтиҗәсендә тышлыкларда мышьяк бар икәне ачыклана. Бу агулы матдә хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Әйткәндәй, мышьякның үлемечле йогынтысы гасырлар үтү белән дә бозылмый. Галимнәр исә мышьяк составындагы яшел пигментны 19 гасыр рәсемнәрендә аның агулы сыйфатларын белгәнче кулланганнар дигән фикердә.

 

Кытайның Танэ шәһәрендә (Хунань провинциясе, Нинсян округы) чили борычы фестивале узган, аның кысаларында бу төр борычны ашау буенча ярыш оештырганнар.

Быел абсолют чемпион нибары 68 секунд эчендә 50 данә ачы борыч ашаган. Борыч ашау салкын су һәм 3 тонна ачы борыч тутырылган махсус бассейнда үткән. Алдан әзерлексез бу чарада катнашу тыела, шуңа күрә узышуга аеруча ныклы конкурсантларны гына алганнар.

Кытайның Хунань төбәге өчен чили борычы традицион ризык санала.

Якшәмбе иртәсенә Япониянең Кюсю һәм Сикоку утрауларында бертуктаусыз койма яңгырлар яву сәбәпле 76 кеше һәлак булган дип хәбәр итә Associated Press агентлыгы.

Урындагы властьлар мәгълүматлары буенча, 92 кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Аларның күп өлеше Хиросима префектурасында булган.

Коткару эшләренә 40 вертолет җәлеп ителгән. Күп кенә автомобильләр су астында калган.

Япониянең метеорологик агентлыгы хәбәр итүенчә, 3 сәгать эчендә 26,3 см явым-төшем теркәлгән. Бу 1976 елдан алып барылган күзәтүләр эчендә рекордлы сан.