Серфинг белән шөгыльләнүче  Фабрисио Стабиле Техаста дулкынлы бассейнда су кергәннән соң башы авырта башлый. Хастаханәдә табиблар Фабрисионың  бактериаль менингит  белән авыруын ачыклый. Дарулар эчү ярдәм итми, пациент шулай ук авыр хәлдә була. Өстәмә анализлар Стабиледа беренчел амёба менингоэнцефалит диагнозын раслый. Берничә көннән ул якты дөнья белән хушлаша.

Статистика буенча, бу авыруны йоктырган очракта, 98% пациентларны үлем көтә. Соңгы 55 елда АКШта  амёба менингоэнцефалитын   барлыгы 143 кеше йоктырган. Башлыча инфекция пычрак суда коенганнан соң йога. Чир организмга Неглерия Фоулера амёба төре эләккәч башлана. Паразит тәүдә – борынга, аннан - ис сизү нервына, арытаба баш миенә барып җитә. Аның күзәнәкләренә зыян сала һәм үрчи.