Күптән түгел Япониядә агачтан алкоголь эшләп чыгарырга өйрәнгәннәр иде, әле исә урындагы Suntory компаниясе сыра тәме һәм исе килеп торган алкогольсез All-Free All-Time эчемлеге уйлап тапкан.

Моңа кадәр All-Free алкогольсез сырасы алюминий банкаларда һәм пыяла шешәләрдә сатыла иде. Күпчелек аналоглар кебек үк ул классик алтынсу төскә ия булган. Әмма җитештерүче, японнар офисларда аны эчәргә ояла дип уйлап, үтә күренмәле итеп ясаган һәм шундый ук үтә күренмәле шешәләргә тутырып сата башлаган.

Сыра тәме һәм исе килеп торса да, алкогольсез сыра тышкы кыяфәте белән судан берничек тә аерылмый. Ноу-хау рецептын компания әлегә ачмый.