Изге Рамазан ае башка айлардан Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт һәм мәгъфирәт ае булуы белән аерылып тора. Ураза безгә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең - тәмле-татлы ризыкларның, суның - кадерен белү кирәклеген искә төшерә. Көн озыны ураза тотып, кич авыз ачу өчен ифтарга җыелу матур йолаларның берсе булып тормышыбызда урын ала бара.

   Җомга көн Уфаның “Ихлас” мәчетендә чираттагы тапкыр ифтар үтте. Имам –хатыйб Мөхәммәтгалләм хәзрәт белдерүенчә,быел мәчеттә көн дә ифтар уздыруны яшьләр тәкъдим иткәннәр. Бу изге ниятне һәркем хуплап каршы алган һәм бик теләп кушылып киткәннәр. Иманлы, динебезне олылаган һәр кеше ифтарга кушыла ала бит. Бу саваплы эшкә һәр кеше үз мөмкинлегеннән чыгып өлешен кертә икән. Нәтиҗәдә, җомга көнне дә мәчетнең зур залында урнаштырылган өстәлләр ризык-нигъмәт белән тулы иде. Бу көнне ифтарга кушылган ханым –әфәнделәрнең якыннары, дуслары, танышлары мәчеттә очрашты. Кояш баегач, "Бисмилләһиррахмәниррахим" диеп татлы җимешләр, кем берничә йотым су белән авыз ачты. Бу көннең уразасы шулай тәмамланды. Шуннан соң ифтар догасы укылды.

Бу дога укылгач, ифтарга килүчеләрнең барысы да диярлек ахшам намазын укыды. Аннары Ходай насыйп иткән иң тәмле ризыклар, ураза тотучыларның сәламәтлегенә файдалы ашлар табынга куелды. Мөхәммәтгалләм хәзрәтнең һәрвакыттагыча үтемле һәм күңелне биләгән кыска вәгазе Ураза савабы, милләтара, динара дуслык, туганлык көче турында искә төшереп үтте.

 

Алсу Төхвәтуллина.