Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Минем картәтием гомере буена умарта тотты, яше туксанга җитеп үлде. Әтием дә менә 40 еллап инде кортлар тота. Әлбәттә, аның 5-6 умартасы гына бар, ләкин андагы бал барыбызга да җитә, туганнарга, күршеләргә күчтәнәчкә дә өлеш чыга, сатарга гына бик калмый.
Узган елда мин эшләгән предприятие ябылгач, эшсез торып калдым. Акчасыз яшәп булмый бит, әтинең киңәше белән умарта асрап, бал сатып, акча эшләргә уйладым. Менә шул чакта безнең Башкортстаннан чит илгә җибәрелгән балда антибиотиклар табылуы сәбәпле, аның кире кайтарылуы хакында хәбәр килеп иреште.
Бик пошаманга төштем мин бу хакта укыгач. Чынлап та, ничек инде ул бал кортларын дәваламый гына сыйфатлы бал алып булсын ди? Әлбәттә, бүген кешеләр арасында бихисап вируслар булган кебек үк, бал кортлары арасында да төрле чирләр күп очрый. Кешеләрне табиблар дәвалый бит, ә менә бал кортларын (яки башка хайваннарны) дәваламыйча, карап торып үтереп бетерергәме икән ни? Аптырадым бу хәлгә...
Аннан әти белән киңәшләштек тә, бал сатып акча эшләү уен ерактагы киштәгә салып куеп, мин Себер якларына эшкә китеп бардым. Шулай итми ни, тырышып-тырмашып эшләп тапкан балыңны да сата алмасаң, нишләргә булыр аннан соң? Кыен, әлбәттә, хатынны һәм балаларны берәр айга калдырып, Себер якларында авыр эштә эшләве. Аның урынына, бай тиешле акчасын түли, шулай булгач, җаның да тыныч...
Ислам Ганиев.
Гафури районы.