Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кибетләрдә хаклар көн саен диярлек үзгәреп тора. Бүген бер продуктның хакы 100 сум булса, иртәгәсе көнне аның 130 сумга күтәрелүен күреп, шаклар катабыз.

Шушы көннәрдә Башкортстанстат без көн саен куллана торган продуктларның уртача хакларын игълан итте. Мәгълүматлар буенча, 2017 елның декабрендә сыер итенең килограммын уртача 302 сумга сатып алырга мөмкин булган. Дуңгыз итенең килограммы – 234, сарык ите 355 сум торган.
Тавык ите очсызрак – бер килограммы 113 сумга баса. Туңдырылган балыкның килограммы да шушы хакка якын – 135 сум.
Икмәккә ак май ягып, хуш исле кара чәй эчәргә яратучылар өчен мәгълүмат: беренчеләренең хакы – 500, икенчесе 694 сум. Әлбәттә, күз уңында бер килограмм тотыла.
Үткән декабрьдә пастеризацияләнгән сөтнең литрын 48 сумга алып булса, стерильләштерелгәненең литры 60 сум тәшкил итте.
Бер килограмм икмәк уртача – 44, шикәр комы – 32, вермишель 48 сум торды.
Уңган хуҗабикәләрнең суыткычында йомырка һәрвакыт булырга тиеш. Яңа ел алдыннан бер дистә йомырканы 47 сумга сатып алдык.
Ярмалардан дөге иң кыйбаты булып чыккан – килограммы 50 сум. Бәрәңгенең килограммын 21 сумга саттылар.
Кулланучылар кәрзинендә гадәттәгечә иң очсызы тоз – килограммы 9 сум.