Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Мин Уфа шәһәрендә яшим. 2 бүлмәле фатирга коммуналь хезмәтләр өчен 4 мең сумга якын акча түлим.

1 июльдән бар хезмәтләргә дә шулкадәр хаклар күтәрелгәч, ничек яшәргә булыр?
Балалар кулдан килгән кадәр ярдәм итәләр: бакчада, фатирда булган эшләрне башкарырга булышалар. Ләкин алардан ничек акча сорыйм: үзләре аз гына хезмәт хакына көчкә очын-очка ялгап яшиләр. Аларның да бала укытасы, ипотека түлисе һ.б. бар.
Кыскасы, кайчан туктар икән хаклар арту?
Резеда Зарипова, Уфа шәһәре.