Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылы ветераннары, “Өмет” редакциясенә шалтыратып, ничек тә ярдәм күрсәтүебезне үтенде.


“Өч дистә елдан артык авыл халкын хезмәтләндереп килгән фельдшер-акушерлык пунктыбызның утырып еларлык хәлдә булуы турында бар республикага белдерергә мәҗбүр булдык.
Кышын медицина хезмәткәрләребез, бина эчендә салкын булу сәбәпле, калын өс киемнәрендә эшләргә мәҗбүрләр. Безнең ише өлкән яшьтәге, саулыклары какшаган мескен ветераннар әнә шунда укол кадатырга йөри... Бер сүз белән әйткәндә, сәламәтләнергә өметләнеп барып, бөтенләй чирләп кайтырлык, билләһи!
ФАПның торышын берничә сүз белән әйткәндә, аның шифер түбәсе тузуы сәбәпле, язлы-көзле эчкә тамчы тамып утыра. Бер төркем ветераннар проблеманы хәл итүне үтенеп, Бүздәк районы хакимияте башлыгына да барган идек. Сүзебез юк, комиссия килеп тикшерде һәм “кичекмәстән ремонт кирәк” дигән карар чыгарды. Тик алар ремонт үткәреләчәк вакытны безгә әйтмәделәр, “моның өчен чиратка эләгергә кирәк” дигәннәр. Ул нинди чират икән?
Без, ветераннар, исәпләп чыгардык: ФАПның түбәсен алыштыру өчен 70 мең сумлап акча кирәк булачак, хәтта якынча сметасын да төзеп куйдык. Якын киләчәктә ремонтны эшләрләр дип ышанабыз, чөнки Бүздәк районы өчен 70 мең сум акча артык зур сумма түгелдер. Әгәр инде сез дә ярдәм итә алмасагыз, бар ветераннар исеменнән БР сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез”.

Хәлгә ачыклык кертүне сорап без Кәпәй-Кобау авылы хакимияте башлыгы Рөстәм Рәдиф улы Латыйповка мөрәҗәгать иттек.
–Кәпәй-Кобау авылындагы фельдшер-акушерлык пункты 1987 елда “фин йорты” тибында төзелгән, кирпеч белән тышланган,– диде Рөстәм Рәдифович. – Башта ул газ белән җылытыла иде, аннан, төрле сәбәпләр аркасында, электр ярдәмендә җылытылуга күчте. Чыгымнарны район дәваханәсе күтәрә. ФАПта 2 фельдшер эшли.
Пунктта җылылык белән бәйле проблемалар бар, шуңа да аларны хәл итү өчен төрле юллар карала. Авыл халкы белән дә җыелып киңәшләштек, алар хәтта үзләре акча җыеп ФАПның түбәсен ябу идеясен тәкъдим итте.
Узган ел районның Күзәй авылында “Модульле медпункт” программасы буенча ФАП төзелеп куллануга тапшырылды. Якын киләчәктә бездә дә шул программа нигезендә төзелер дип өметләнәбез. Бу хакта район хакимиятендә сүз барды, планда без икенче чиратта торабыз.