Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Безгә Салават районы Нәсибаш авылында яшәүче 81 яшьлек Рәвил Әлтәф улы Сәхәветдинов шалтыратты.
“Өмет”не укыйбыз, яратабыз. 2018 елның икенче яртыеллыгына язылырга теләп, үзебезнең почта бүлекчәсе хат ташучысына мөрәҗәгать иткән идем. Ул килеп акчаны алып китте, менә бер ай вакыт узды инде, квитанция китерми. Почтадан исә: “Әлегә язылу юк”, дип җавап бирделәр. Мин, әллә “Өмет” тә, элекке “Атна” гәзите кебек, безнең акчаларны җыеп, чыгудан туктарга уйладымы икән дип пошаманга калдым”, – диде ул.
Хәлгә ачыклык кертү өчен без Мәсәгуть почтамтына мөрәҗәгать иттек. Малояз почта бүлеге цехы начальнигы Альмира Мазгар кызы Вәлиева түбәндәгеләрне бәян итте:
“Рәвил Әлтәф улы алдан язылу кампаниясе чорында “Өмет”кә арзанрак хактан язылып калырга дип, Нәсибаш почта бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Андагы кызлар бабайдан акчаны алганнар, ләкин республика матбугат басмаларының алдан язылу чорындагы исемлеккә кертелмәве сәбәпле, гәзиткә апрель башында, рәсми подписка игълан ителгәннән соң гына, яздыра алганнар. Бүген-иртәгә Рәвил Сәхәветдиновка квитанцияне илтеп тапшырачаклар.

P.S.: Кадерле дуслар! “Өмет” – республиканың дәүләт гәзите, димәк, аны яңгыр яуганнан соң шытып чыккан гөмбәләр кебек үрчегән коммерция гәзитләре белән чагыштыру дөрес түгел. “Өмет” – һәрвакыт бар һәм булачак! Әйткәндәй, 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу хаклары артмады. Язылыгыз һәм укыгыз!