Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


“Мин балалары булган хатыннарның пенсияләренә өстәмә булырга мөмкинлеге хакында автобуста ишеттем, – дип яза безгә Дүртөйледән Резида Кәбир кызы. – Кызыксына башлаган идем, башым тубал булды: бу өстәмәнең хәтта ничек аталуын да белүче юк. Менә күптән түгел гәзиттә “эш стажы күп булган һәм югары хезмәт хаклары алып эшләгәннәргә бу уңайдан пенсия фондына мөрәҗәгать итеп тә торасы юк” дип укыдым. Чөнки, кабаттан исәпләгәндә, пенсиянең хәтта кимүе дә мөмкин икән...
Танышларым арасында Пенсия фондына мөрәҗәгать итүчеләр булды. Кемнеңдер акчасы азга гына артты, кемнекедер шул килеш калды. Мин исә һаман сузып йөрим: барсам, бүгенге көндә ару гына алган пенсиям кимеп куймасмы икән дип борчылам...
Бу уңайдан Башкортстан Республикасы Пенсия фонды матбугат хезмәте болай дип җавап бирә.
Гражданин өчен Пенсия фондына страховка взнослары түләнгән эш чорлары страховка дип атала. Шулар белән беррәттән страховка булмаган чорлар да бар – болар гражданин эшләмәгән һәм эш бирүчеләр аның өчен мәҗбүри пенсия страховкасына взнослар күчермәгән вакыт. Мондый чорга, мәсәлән, балага яшь ярым тулганчы бирелгән ял керә. Страховка чоры кебек үк страховка булмаган чорлар да стажга керә. Һәм шулар өчен дәүләт пенсия баллары өсти. Беренче баланы тәрбияләгән өчен 1,8 балл, икенчесе өчен – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче өчен – 5,4 балл (һәр тәрбияләгән еллар өчен).
Һәркемнең пенсиясенә өстәмә күләме төрле-төрле һәм стажның шәхси озайлылыгыннан, хезмәт хакы күләменнән һәм балаларны тәрбияләүнең конкрет чорыннан тора. Мондый кабаттан исәпләүләргә беренче чиратта ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, шулай ук аз хезмәт хакы алып эшләгәннәр һәм хезмәт стажлары аз булганнар исәп тота ала.