Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

РФның атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның Халык артисты, җырчы сандугачы Фәридә апа Кудашева турында искә төшереп үтәсем килә.
Ул сугыш елларында һәм аннан соң да халкыбызга бик авыр чакларында үзенең җырлары белән безне төшенкелеккә бирелмәскә өндәгән. Фронтка ярдәм итәргә, Җиңү хакына тырышып эшләргә дәртләндергән җырчыбыз ул.
Ул чорларда безнең буын кешеләре бик яшь иде әле. Сугыш башланганда миңа бары өч яшь кенә булган. Аның моңлы, кабатланмас тавышы башка тугандаш респуб-ликаларда да еш ишетелә иде. Ә хәзер аның туган көнендә дә җырларын ишетеп бул-мый. Шуңа йөрәгем әрнеп йөри.
Аның тавышы – кабатланмас тавыш. Аның тавышы кебек тавыш бер артистта да юк һәм булмас та инде. Шуңа күрә Фәридә апаны олыларга, хөрмәт итәргә һәм аңа һәйкәл куярга кирәк дип уйлыйм. Ул аңа бик лаек кеше. Ә тиз оныттылар. Бу, минемчә, бик зур гаделсезлек.
Башка данлыклы артистларыбызны да искә алырга кирәк, бакыйлыкка күчтеләр дип кенә аларны һич тә онытырга ярамый. Әйе, дөньялар үзгәреп тора, буыннар да алышына. Без аларга, үзебезнең сәнгать өлкәсендә бөртекләп җыйган энҗеләребезне югалтмыйча, мирас итеп тапшырырга бурычлы. Легендар җырчыларыбызны, композиторларыбызны, шагыйрьләребезне һәм язучыларыбызны онытмаска кирәк, җәмәгать. Алар бит тормышыбызда безгә өлге булып торалар.

Габделфәт Нуриев.
Чакмагыш районы.