Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Башгидромет мәгълүматлары буенча, иртәгә көн болытлы була. Синоптиклар төнлә бераз кар явуын фаразлый, ул акрынлап яңгырга күчеп китәчәк. Төнлә урыны белән уртача җил, көньяк-көнбатыштан талгын. Көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә 0, - 5, көндез 0, +5. Башкортстанның көнбатышы буенча – 10 градус җылы.

17 октябрьдә төбәктә аязлы-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез исә җылырак – 8, +13 градус.