Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

РФның атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның Халык артисты, җырчы сандугачы Фәридә апа Кудашева турында искә төшереп үтәсем килә.
Ул сугыш елларында һәм аннан соң да халкыбызга бик авыр чакларында үзенең җырлары белән безне төшенкелеккә бирелмәскә өндәгән. Фронтка ярдәм итәргә, Җиңү хакына тырышып эшләргә дәртләндергән җырчыбыз ул.

Рейтинг:  3 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Уфада яшәүче Андрей Таюсов “Күчтәнәч” бренды астында азык-төлек сата башлый. Интеллектуаль милекне яклау буенча республика үзәге җитәкчесе үзенең шундый сәүдә билгесен теркәде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кибетләрдә хаклар көн саен диярлек үзгәреп тора. Бүген бер продуктның хакы 100 сум булса, иртәгәсе көнне аның 130 сумга күтәрелүен күреп, шаклар катабыз.

Шушы көннәрдә Башкортстанстат без көн саен куллана торган продуктларның уртача хакларын игълан итте. Мәгълүматлар буенча, 2017 елның декабрендә сыер итенең килограммын уртача 302 сумга сатып алырга мөмкин булган. Дуңгыз итенең килограммы – 234, сарык ите 355 сум торган.
Тавык ите очсызрак – бер килограммы 113 сумга баса. Туңдырылган балыкның килограммы да шушы хакка якын – 135 сум.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Өмет”нең узган елдагы 50нче санында “Ялымны боздылар” дигән язма дөнья күргән иде.

“Алло, “Өмет” тыңлый” рубрикасына килгән хатта Яңавыл шәһәреннән Камәрия Гарифҗан кызы Хөснетдинова “Йоматау” шифаханәсенә ташламалы юллама белән баргач, күрсәтелгән хезмәтләрнең күбесенең сыйфатсыз булуына, дорфалыкка күңеле әрнеп, төшенкелеккә калып кайтуы турында бәян иткән иде. Шунда ук шифаханә җитәкчелегенең җавабы да урын алды. “Өмет” укучылар әлеге язмага битараф калмады. Илеш районы Рсай авылыннан Әхмәдуллина-Сакаева В. (кызганычка, исемен язмаган) апа да үз фикерләре белән уртаклаша. Аның хатын тәкъдим итәбез.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылы ветераннары, “Өмет” редакциясенә шалтыратып, ничек тә ярдәм күрсәтүебезне үтенде.


“Өч дистә елдан артык авыл халкын хезмәтләндереп килгән фельдшер-акушерлык пунктыбызның утырып еларлык хәлдә булуы турында бар республикага белдерергә мәҗбүр булдык.
Кышын медицина хезмәткәрләребез, бина эчендә салкын булу сәбәпле, калын өс киемнәрендә эшләргә мәҗбүрләр. Безнең ише өлкән яшьтәге, саулыклары какшаган мескен ветераннар әнә шунда укол кадатырга йөри... Бер сүз белән әйткәндә, сәламәтләнергә өметләнеп барып, бөтенләй чирләп кайтырлык, билләһи!