Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәсен ачарга килгән кунакларны шул чишмәләрнең берсе – “Изгеләр чишмәсе”ндә – татлы суыннан кайнатылган самавыр чәе белән каршы алдылар. Тәү күргәндә үк җанга якын, күңелгә хуш килер җирләр икән ул Камышлытамак яклары. Урманлы һәм салкын сулы чишмәләре ургылып аккан таулар белән уратылып, Сөн елгасына сыенып утырган бу авыл – оҗмах почмагы!

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Борай берләштерелгән почтамты “Өмет”гәзитенә яздыру планын 100 процентка үтәде.

Авыл кешесе уңышын бер генә тапкыр, көзен санаса, матбугат, почта өлкәсендә эшләүчеләр исә аны елына ике тапкыр исәпли. Менә июнь ахырында апрельдә башланган икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланды. Димәк, нәтиҗәләрне барлар чак җитте. Матбугатка язылу кампаниясендә чираттагы тапкыр Борай почтамты (ул Борай һәм Балтач районнары почта бүлекләрен берләштерә) зур тырышлык күрсәтте, әлеге районнарда икенче ярты еллыкта 1710 кеше “Өмет”ле булды. Уңган кызларны үз күзләребез белән күреп, рәхмәт әйтеп, бер уңайдан хезмәт уңышлары серләрен дә белеп кайтыйк әле дип, юлга чыктык.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Быел республикада 2608 җәйге сәламәтләндерү лагеренда 211 мең бала ял итәчәк

Җәй – балаларның көтеп алган мизгеле. Мәктәпкә йөрергә, дәресләр әзерләргә кирәкми, күп вакыт саф һавада үтә. Шәһәр балалары җәйге каникулда авылдагы картәниләре-картәтиләре янына кайтып рәхәтләнеп ял итеп килә ала. Тик барсының да авылда кайтыр туганнары юк шул. Ә менә авылда үскән балаларга кайда барып күңел ачып, дөнья күреп кайтырга?