Сибайда экологик хәвеф сәбәпле, кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту республика дәрәҗәсендәге көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге аерым игътибар үзәгендә.

Бу уңайдан Сибайның 250 баласы бүген Кырымда ял итә. Шулай ук бәләкәй сибайлыларны үзебездәге шифаханәләргә дә алып бару җаен карыйлар. Бу уңайдан 7-14 яшьтәге 45 бала Учалы территориясендә урнашкан “Урал” шифаханәсендә булды. Юллама 14 көнгә исәпләнгән. Ул сәламәтлекне ныгытуның төрле юнәлешләрен үз эченә ала. Бассейн һәм тоз шахтасы, массажлар, дәвалау-физкультура күнекмәләре һәм башка чаралар балаларның күңеленә хуш килгән. Алар биредә файдалы ял итү белән бергә укырга да өлгергән. Чөнки бу көннәр өчен махсус уку программасы каралган.

Ялда күңелле булса да, туган йорт сагындыра, диләр Учалыдан Сибайга кайткан балалар. Хәзер алар гаиләләре янында һәм шифаханәдә үткән көннәрне җылы хатирәләр белән искә алалар.

Мәсәлән, Аняга бассейн һәм тоз шахтасы бик ошаган.

Ә Элина Хисмәтуллина: “Ялда күңелле булды, – ди. – Хоккейга, төрле чараларга йөрдек. Яңа дуслар таптым”.

Фотолар “Молодежная газета” сайтыннан.

 

 

“Дом-2” реалити-шоу тамашачылары зур шок кичерде. Зур гауга белән телепроекттан яңа катнашучыларның берсе Далер С. китте. Чөнки чынлыкта аның ике хатыны һәм ике баласы барлыгы ачыкланган. Проектка килгән чагында ул үзен 8 ел стажы булган, ике тапкыр һәлакәткә очрый язган пилот дип таныштыра. Проекттагы хатын-кызлар аның 15 минут янып баручы двигатель белән очканын ишеткәч, “ах!” итә.

Очучы-герой проектка Олеся Ткаченко артыннан килүен әйтә. Кыз ирекле булгач, шунда ук алар арасында мәхәббәт очкыннары кабына. Идеаль пар хасил булды дип шатланырга өлгермиләр, телетапшыру редакциясендә телефон шалтырый. Һәм егетнең бер түгел, хәтта ике хатыны һәм балалары барлыгы ачыклана. Аларның берсе улы белән Уфада, икенчесе Украинада яши булып чыга.

Далер С.ны Уфада соңгы тапкыр 2015 елда күргәннәр. Ир чыннан да авиакомпаниядә эшләгән. Әмма пилот булып түгел, ә бортпроводник. Беренче хатыны белән дә ул самолетта танышкан. Бер-берсенә гашыйк булган яшь пар тиз арада бергә яшәргә карар кыла. Тиздән уллары туа. Әмма бер китүендә ир юкка чыга. Ике ел буе аның кайдалыгын ачыклый алмыйлар.  2017 елда ул аталык хокукыннан мәхрүм ителә. Әлеге карарны хәбәр итәр өчен эзләгәндә Далерның икенче тапкыр Украина кызына өйләнүе ачыклана. Анда да шул ук вакыйга кабатланган: ир йөкле хатынын ташлап, юкка чыккан. Ике хатын бергәләшеп ирнең Адыгея республикасында әнисе янында яшәвен ачыклаганнар. Аталык хокукыннан мәхрүм ителү турындагы кәгазь шул адрес буенча юлланган. Ир алиментлардан котылу нияте белән судка килеп, баласыннан баш тарткан. Әлеге вакытка “очучы”ның Уфадагы улына 500000 меңгә якын бурычы җыелган инде.

Э. Ибраһимова.

Фото Rb7.ru сайтыннан алынды.

 

 

 

Мәгълүм булуынча, Сибайның 250 баласы Кырымга ял итәргә китте. Аларны "Хыял" шифаханәсендә каршы алдылар. Сибай балаларының ялы ничек үтә икән соң? Бу хакта түбәндәге видеодан белә аласыз.

 

 

 

 

БР Дәүләт Җыелышы депутаты, “БР татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” төбәк җәмәгать оешмасы советы рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева:
-Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасындагы төп фикерләрнең берсе – ил халкын саклау һәм арттыру, шулай ук гаиләләргә ярдәм күрсәтү, милли гореф-гадәтләрне саклау.
“Земский доктор” программасы буенча авыл җиренә эшләргә баручы табибларга яшь чиген арттыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер дип ышанам. Шулай ук мине “Земство укытучысы” программасы эшли башлаячагы шатландырды”.

Тикшерү комитеты Кырмыскалы районында яшәүче 22 яшьлек кызыкайны урманда 9 яшьлек туганын буып үтерергә маташкан өчен гаепләп җинаять эше ачкан. 
Кызыкай 9 яшьлек Динарны китапханәгә алып барам дип әнисеннән рөхсәт сорап алып чыгып киткән. Китапханәдән чыккач ул туганын урманга алып бара һәм телефон шнуры белән буып үтерергә маташа, туганын карга күмеп куя. Ул көнне минус 10 градус суык булуы билгеле.
Кызыкай туганын хастаханәгә үзе алып барган. Юл буенда аларга таныш булмаган кешеләр очраган һәм малайга беренче ярдәм күрсәтеп, гомерен саклап алып калганнар. Табиблар әйтүенчә, малайның аяклары өшегән, башы җәрәхәтләнгән.
Кызның психик авыру булуы билгеле, ул туганын көнләшүе турында әйткән. “Аны миңа караганда ныграк яраталар”, - дигән ул. Әлеге вакытта кызны психиатрик хастаханәгә озатканнар.

Э.Әсәдуллина.

Фото Интернеттан алынды.