Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Укытучым!
Һәрвакытта сине уйлый-уйлый,
Тормыш сукмагыннан атлармын.
Син күңелемә салган зур хисләрне
Каралтмыйча, һәрчак саклармын.

Октябрь аеның беренче атнасы якынлашып, укытучылар көне җиткәндә генә искә төшми моңа охшаш лирик юллар. Һәр кешенең үткән еллары турында уйлары, балачак хатирәләре ирексездән укытучылар белән бәйле мизгелләргә илтеп тоташтыра. Чынлап та, истәлекләр, аларның үзләре белән бер очрашу гомер буе җанга тансык сабый чакларны, үсмер елларны күңел булганчы искә төшерер форсат бирә

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүген Халыкара өлкәннәр көне. "Өмет" гәзите дә кайчандыр редакциядә озак еллар хезмәт салган ветераннарын онытмады. Ел саен алар безгә кунакка килә. Быел да бу традициядән читтә калмадык. Рәхәтләнеп аралашып, хәтер сандыгындагы хатирәләрне барладык. Безгә юлны онытмагыз!!!

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Урамда матур, алтынсу көз. Гадәттә, кеше гомеренең өлкәнәю чорын да табигатьнең шушы чоры белән чагыштыралар. Гомер көзләренә керү бераз моңсу булса да, икенче яктан шатлыклы да. Чөнки эшлисе эшләр эшләнгән, балалар үсеп, үзләренә гаилә корган инде.