Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Быел уңыш, шөкер, мул булды. Халык соңгы берничә елда юньле бәрәңге уңышы күрмәде диярлек. Шуңа да шәһәрдә яшәүче күпләр кибеттән диңгез аръягыннан китерелгән бәрәңге белән хушланырга мәҗбүр булды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Башкалабызның Урманчылар паркында журналистлар аллеясенә нигез салынды. “Өмет” журналистлары да анда үз агачын утыртты.

Һәр ир-егеткә үз гомерендә кимендә бер агач утырту мотлак. Чөнки фани дөньяда яшәгән һәр кешенең үзеннән соң җирдә якты эзе калырга тиеш. Ә агач – ул гасырлар буе яши. Ә инде агачны бергәләп утыртсаң, тагы да саваплырак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бу – республикада демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чараларның да күркәм нәтиҗәседер

Июль аенда Башкортстанда 4400 бәби туган. Ел башыннан алып һәр ай саен республикада уртача алганда 3800-4000 сабый дөньяга килгән.

Сәясәт – зур көчкә ия. Дөрес алып барылган сәясәт илнең икътисадын, социалькөнкүрешен үстерә, халыкларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә китерә. Хәтта демографик хәлне тотрыкландыруга да йогынтысы зур аның. Соңгы вакытта Башкортстанда балалар туу күрсәткеченең үсүе дә шул дөрес сәясәтнең күркәм нәтиҗәсе, ди белгечләр.