Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Мәчет халык белән бергә матур булып күренә, ди Рәмил хәзрәт Исәнбердин

Игътибар иткәнегез бардыр: авыл өстендә мәчет манарасы күренсә, күңелгә ниндидер бер сихри җылылык йөгерә. Ул авыл үзеннән-үзе якын, кадерле булып китә. Бу юктан түгел.
Безнең татар, башкорт авылларының күп гореф-гадәтләре, йолалары дин белән бәйле. Авылларыбыз гомер бакый диннең, телнең, әдәп-әхлакның бишеге булган. Динле булу – зур хезмәт ул, көндәлек тырышлык, бертуктаусыз тәнеңне һәм җаныңны пакълыкта тоту дигән сүз.
Быел, Аллага тапшырып, “Мәчетле авыл – иманлы авыл” исемле яңа акциябезне башлап җибәрдек. Ниятебез – ел дәвамында авылларыбыз мәчетләрендә дин кардәшләребез белән очрашып, аларның хәлләрен, борчыган мәсьәләләре, авыл өчен мәчетләрнең әһәмияте турында язу. Ничек яши бүген авыл мәчете? Дин кардәшләребез туган телдә гәзит-журналлар укыймы? Чөнки тел, дин, моң милләтне саклаучы өч таган.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Өмет” гүзәле-2017” бәйгесенең җиңүчеләрен редакциягә чакырып, түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшербез дигән ният бар иде. Ниһаять, кызлар белән очраштык. Җылы, матур, эчтәлекле чара килеп чыкты.

Очрашуның максаты, беренчедән, гүзәлләрне тәбрикләү булса, икенчедән, кызлар белән якыннанрак танышу иде. Чөнки гәзиттә басылган фотоларда без кызларны, башлыча, тышкы йөзе буенча гына бәялибез. Әмма гүзәллек ул – тәү чиратта эчке матурлык.  Кем әйтмешли, “киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар”. Кызларны озатканда без аларны “Өмет” гүзәле” финалына сайлап, ялгышмаганлыгыбызга тагын бер кат инандык. Чынлап та, күңелләре белән дә матур, ихлас, җылы карашлы, мөлаем, ачык кызлар килде безгә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Без моны сайлаучыларыбыз белән очрашуда һәрвакыт ачык тоябыз, – ди “Өмет” белән бергә” акциясенә йомгак ясап, җиңүчеләрне ачыкларга редакциягә килгән БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Рәсүл Госманов һәм Булат Юмадилов

Редакция үткәргән “Өмет” белән бергә” акциясендә катнашырга теләк белдереп укучыларыбыздан меңгә якын хат килде. Вәгъдә иткәнчә, яңа елның  тәүге көннәрендә  без аларга йомгак ясадык, җиңүче-ләрне ачыкладык. Бу күңелле дә, җаваплы да эшкә без быел БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитет рәисе Рәсүл Үзбәк улы Госманов белән БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, БР Адвокатлар палатасы президенты Булат Гомәр улы Юмадиловны җәлеп иттек. Чакыруыбызны ихлас кабул итте шәхесләребез.