Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Балтач район мәдәният сараенда „Танып дулкыннары” татар фольклор бәйрәме үтте

Бәйрәмнең беренче өлеше Гаилә елына багышланды. „Ак калфак” һәм „Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмаларының райондагы бүлекчәләре оештырган „Самавыр яны — гаилә җаны” дип аталган чарада районның үрнәкле гаиләләре сый-хөрмәтле, җиз самавырлы табын артында очрашты.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Әгәр: “Яз саен кабатланып торучы, кешеләр гомеренә куркыныч янаучы бәлаләр нинди?” дип сорасак, гәзит укучыларыбызның күбесе, ике дә уйлап тормый, язгы ташу, янгыннар һәм начар юллар дияр иде.

Кар астыннан төртеп чыккан умырзаялар кебек, быел да язгы бәлаләр кып итеп алдыбызга килеп басты. Шуларның берсе – ташу. Башка еллардагы кебек, быел да ташкын сулар йортларга, каралты-кураларга, мөһим объектларга зыян салмасын дип, барлык мөмкинлекләр кулланылды, махсус техникалар, белгечләр, коткару-чылар җәлеп ителде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Шундый тырыш, үҗәтләргә дәүләт төрле программалар белән ярдәм кулы сузарга әзер

Шаран районы Мичурин авыл биләмәсе халкы яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программаларына ихлас кушыла. Шулай да авыл апалары бидрәләп су ташыган чакларын да онытмый әле.

Авылларны колхоз-совхозлар яшәткән заман турында сагынып сөйлисе генә калды. Чынлап та,совет чорында авылның бар проблемасын колхоз-совхозлар үз өстенә алды: юллар салды, су торбалары сузды, төнен урамнар шәһәрдәгедән яктырак иделәр. Авыл халкы утыны-печәне бетсә дә, техника кирәк булса да – бар йомышы белән рәискә барды. Ярдәм итә иделәр, бушка ярдәм иттеләр.