Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Югары уку йортларында 2018-2019 елга укырга кабул итү турында приказлар чыгаралар.

   2018 елның 20 нче июнендә уку йортларына төрле юнәлешләрдә укырга керүчеләрдән документлар кабул итә башлаганнар иде. Ул 26 июльгә кадәр дәвам итте. Белгечлегенә карап, өстәмә имтихан булган урыннарда ул 10 июльгә кадәр барды. 26 июльдә югары уку йортларына документларны кабул итүләр туктатылды һәм берникадәр тынлыктан соң, сайлап алып, булачак студентлар исемлекләре төзелә башлады.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

“Әлдә әле шәһәрдән кунаклар кайтып төште, аларга табигать күрсәтәбез дип, үзебез дә ял итеп кайттык. Югыйсә, җәй үтеп бара, су керергә вакыт таба алган юк иде”. Таныш сүзләрме? Авыл халкының күбесеннән ишетергә була аларны.

Чынлап та, авылда яшәүчеләрнең күбесе башы белән җәйге мәшәкатьләргә чума да, ял итү турында уйларга да вакыты калмый. Йорт-кура, хуҗалыкны тәртипкә китерү, бакча, җиләк-җимеш, кош-корт, мал-туар, көтү, печән – саный китсәң, очына чыгарлык түгел. Шулай да, дөнья эшләрен бер читкә куеп, ял итә белергә дә кирәк, ди табиблар.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Тәмле һәм яңа гына җыелган, эре һәм баллы. Бу сүзләрнең барсы да, әлбәттә, бакча җиләгенә туры килә. Һәр өстәлне ямьләүче, барлык тәмле десертларны бизәүче ул – бакча җиләге.
Быел, яз һәм җәйнең тәүге ае салкын килү сәбәпле, клубника (бакча җиләген шулай атыйлар) чагыштырмача соң өлгерде. Ләкин бакчачыларның “быел соңга калды, уңыш аз булыр инде” дип борчылулары юкка гына булды: җиләкләр былтыргыдан һич тә ким түгел. Бер партия уңышны җыеп бетерүгә икенчесе, тагын да тәмлерәге өлгерә.