Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Әтиемнең әнисе Миннефәрдия әбиемне мин белмим дә. Мин донъяга килгәнче ул күптән бакыйлыкка киткән булган. Әти сөйләгән истәлекләрдән, аңардан кат-кат сораштыру, төпченү нәтиҗәсендә барлыкка килде бу язмам.
Хатын-кыз язмышы... Бигрәк аянычлы да, үкенечле дә була икән ул кай чакта. Миннефәрдия әбием авыл хатын-кызлары өлешенә төшкән авырлыкларның иң авырын, иң ачысын татыгандыр, мөгаен. Сүз үткән гасырдагы Бөек Ватан сугышына кадәрге чор, каһәрле сугыш еллары, сугыштан соңгы ачлык, ялангачлык вакытлары турында гына да түгел. Сүз гаилә хатын-кызларының үзенчәлекле язмышлары турында.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Карт пенсионер Рәхимә әбинең тәрәзәсеннән урамдагы агачлар ялт итеп күренеп тора. Җәй көне алар ямь-яшел яфракларын җилфердәтеп, Рәхимә әбине сәламлиләр, көз көне елый-елый яфракларын коялар, кышын ап-ак шәл ябыналар, язын тагын яшәрәләр – тормыш дәвам итә.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна


Әти вафат булган ел иде. Яңа ел каникулларында әтине җирләдек. Ул елда әтисез беренче язны каршыладык. Әти куллары булдырган умартага килгән сыерчыклар да башка еллардагы кебек моңланып сайрамады, ахры, алар да хуҗаларын юксынды... Авылдагы Сабантуй тау башындагы каенлыкка каен суына менгәч, зиратка карап әтине юксынып елап басып торганнарым әле дә хәтеремдә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүген Диләфрүз гадәттәгедән иртәрәк уянды. Кичә бердән-бере- Дилбәре шалтыратты: “Әнием,сезне булачак кияүегез белән таныштырам, иртәгә көтегез!” Ичмаса,әмәлгә калгандай,Заһиры да өйдә түгел. Себер тарафларында эшләп йөри. Бу юлы ике ай эшләп кайтырга уйлаган иде. “Әтиеңнең кайтканын көт,ашыкмагыз!” – дип әйтергә дә өлгермәде, элемтә өзелде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Салмак кына үз җае белән аккан авыл тормышы кинәт үзгәрде дә куйды. Умарта күче кебек гөж килә хәзер. Гөжләрсең дә шул, Америка чаклы Америкадан кунак килә бит! Илдә гражданнар сугышы башлангач, бар мөлкәтен сатып авылдан чыгып качкан Әхсән байның оныгы кайта. Авылда хәзер Әхсән байны күреп түгел, ишетеп белгән кешеләр дә азаеп бара. Раушания дә аны җирле халыкның авыз иҗаты, уйлап чыгарылган әкият персонажы гына дип уйлый иде. Ә баксаң, чын кеше булып чыкты. Билгеле, районнан диңгез арты кунакларын бар шартын китереп каршы алырга, бәйрәм оештырып күңелләрен күрергә кушылды. Сабантуйны гадәт буенча июнь башында үткәргәннәр иде инде. Коеп яуган яңгырда “күңел ачтылар”. Саран кояш җылысына туена алмаган агачлар ышыгына сыенып өшеп-чыланып басып торган авылдашларын Раушания кызганды. Әмма шул ук вакытта эченнән генә: “Күтегезгә күрә таман!”- дип әрләде.