Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Үтеп киткән атнаның республиканы гөрләткән иң күркәм бәйрәме, мөгаен, “Бәлешфест” булгандыр. Бүздәк җирлегендә беренче тапкыр күләмле милли ашлар фестивале узды. Гаилә елы уңаеннан оештырылган, президент грантлары исәбеннән финансланган бу фестиваль күпмилләтле Башкортстан халкы мәдәниятен үстерүдә тагын бер зур чара булды. Бүздәк чын мәгънәсендә гөрләде ул көнне. Гомер буе ишелеп уңган чияләре белән дан тоткан Бүздәгебезнең хәзер инде тагын бер мактанычы – бәлеш бренды - барлыкка килде. Безнең якларга килгән – киткән кунаклар һәрвакыт: “Их, Бүздәк бәлеше!, кайчан гына барсаң да, өстәлдә бәлеш белән каршылыйлар анда”, - дип сокланып сөйлиләр иде. Менә хәзер шушы милли ризыгыбызны кунакчыллык символы итеп тагын да зуррак дәрәҗәдә күрсәтер чак җитте. Бу изге идеяне дәүләт дәрәҗәсенә күтәреп, зурлап бәйрәм оештырган Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе, Бүздәк район хакимияте, БРның халыклар Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты шушы җәһәттән зур тырышлык салып истә калырлык бай программа әзерләгән. Бәйрәмдә катнашу өчен республика оешмалары һәм шәхси эшкуарлардан 50 гариза алынган, 10 районнан вәкилләр катнашты, Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй, Дүртөйле, шәһәрләре һәм хәтта Ырынбур шәһәрләре делегацияләре килгән иде. Уфадан төрекмән, казах, әрмән милли-мәдәни оешмалары, чит ил студентлары рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачты.

Фестивальнең абруйлы кунаклары исемлегендә Бүздәк район башлыгы Азат Арсланов, РФ Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, РФ Дәүләт депутаты, БР халыклар Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, БР хөкүмәтенең милли сәясәт мәсьәләләрен тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Ханов һәм башка рәсми вәкилләр бар иде. Тантананы ачып аларның һәркайсы бу җыен турында үзләренең матур фикерләрен әйттеләр. Проект җитәкчесе Альбина Хәлиуллина: “Бәлеш ул – халыклар дуслыгы, гаилә, кунакчыллык, җылылык һәм бердәмлек символы. Бәлеш, гадәттә, гаилә бәйрәмнәрендә әзерләнә. Бүген без дә монда иң якыннарыбызны, иң яхшы дусларыбызны чакырып китердек”, - диде.

Иртән явып киткән мул яңгыр да тынып, болытлар таралды. Гүя, иркенләп бәйрәм итсеннәр, дигән кебек елмаеп кояш чыкты, район хакимияте каршындагы мәйдан дәртле җырлардан яңгырап торды. Тамашачыларны профессиональ һәм үзешчән артистларның чыгышлары 15 телдә сәламләде.

Әзерләнгән ризыклардан өстәлләр сыгылып торды: татар, башкорт, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва милли ашларыннан авыз итеп, бик күп кызыклы күргәзмәләр карау мөмкинлеге дә булды. Шушында ук бәлеш әзерләү осталык дәресе дә үтте. Барлык хуҗабикәләр дә пешерә белгән ризык булса да, шаян сүз, уен-көлке белән оештырылган бу күренешнең дә, бәлки, кемнәргәдер, бигрәк тә, яшь кызларыбызга ярдәме тими калмас.

Фестиваль быел дүртенче тапкыр үтте. Элекке елларда ул “Бүздәк бәлеше” буларак оештырылса, хәзер менә колачлы интернациональ фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелде. Алдагы елларда да традиция дәвам итәр, масштаблары тагын да киңәер дигән өметләр дә бар.

Елена Фатыйхова.