Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия Президентының “2024 елга кадәрге чорга ил үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары” указын тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов иң мөһим юнәлешләрнең берсе юл инфраструктурасын үстерү икәнлеген билгеләп үтте.
Мәсәлән, 2024 елга кадәр төбәк дәрәҗәсендәге норматив таләпләргә җавап биргән юллар өлешен 50 процентка арттыру планлаштырыла. Башкортстанда әлеге күрсәткеч инде 54,1 процент тәшкил итә, ә 6 ел эчендә 57,5 процентка җитәргә тиеш.
Федераль һәм төбәкнең чамадан тыш көчергәнешлектә эшләгән юллар өлешен 10 процентка киметү – яңа куелган бурычларның берсе. Бүгенге көндә мондый режимда эшләгән 11 төбәк юлы барлыгы ачыкланган.
Моннан тыш, Май Указы белән юллар челтәренең авария-хәвефле участокларын 2 тапкырга, юл-транспорт вакыйгаларында үлем очракларын 3,5 тапкырга киметү (100 мең халыкка 4 кешедән арттырмаска) каралган. Бүгенге көндә әлеге күрсәткеч 12 кеше тәшкил итә.
Гөлара Арсланова.