Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ихлас күңелдән сезне Республика көне белән котлыйм! Алга бару өчен барыбызга да ныклы тазалык, иминлек, энергия һәм оптимизм телим!” – диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Башкортстан” дәүләт концерт залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта.

Төбәк Башлыгы үзенең чыгышында республиканың социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады. Башкортстан икътисадының тотрыклы үсә баруын билгеләде. Республика бюджет системасы тотрыклылыгы, салым сәясәтенең нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Финанс тармагының ышанычлы булуы Башкортстанга илнең иң яхшы өч төбәге исемлегенә керергә мөмкинлек бирде.

Әлеге вакытта төбәкнең тулаем продукты 1,5 трлн сум тәшкил итә. Сигез ай эчендә бюджет кереме 160 млрд сумга җиткән – бу үткән ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк. Мондый уңай динамика барлык социаль бурычларны тулысынча тормышка ашырырга, икътисад тармакларын субсидияләр белән тәэмин итәргә, муниципалитетларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

– Киләсе елда безне тарихи вакыйга көтә – республиканың 100 еллыгын билгеләячәкбез. Бу дата безнең өчен бик тә кадерле. Аның җәмгыятебезне тагын да ныграк берләштерәчәгенә, бай традицияләребезгә таянып, яңа горизонтларга табан көчлерәк хәрәкәт итәчәгебезгә ышанам. Безнең сезнең белән максат бер – Башкортстанның һәм аның күпмилләтле халкының чәчәк атуы! –диде Рөстәм Хәмитов.