Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Укытучым!
Һәрвакытта сине уйлый-уйлый,
Тормыш сукмагыннан атлармын.
Син күңелемә салган зур хисләрне
Каралтмыйча, һәрчак саклармын.

Октябрь аеның беренче атнасы якынлашып, укытучылар көне җиткәндә генә искә төшми моңа охшаш лирик юллар. Һәр кешенең үткән еллары турында уйлары, балачак хатирәләре ирексездән укытучылар белән бәйле мизгелләргә илтеп тоташтыра. Чынлап та, истәлекләр, аларның үзләре белән бер очрашу гомер буе җанга тансык сабый чакларны, үсмер елларны күңел булганчы искә төшерер форсат бирә


Зур тормышта югалмас өчен ышаныч биргән остазлар безне тормыш юлы буенча озата бара. Рәхмәт сезгә, кулга каләм тоттырып, аң-белем дөньясының ишекләрен ачкан укытучыларыбыз!
Гомумән, бала кешегә укытучы башта гайре табигый зат булып тоела. Һич югы, элек шулай иде. Укытучылар балалар аңында фәрештә кебегрәк бер изге зат булып кабул ителә иде. Шуннан чыгыпмы, укытучыга хөрмәт, олылау, зурлау булды. Һәм аны иң хаклы кеше итеп тану, әти-әниләрдән дә өстен куеп, һәр сүзен тыңлап, ул кушканны вакытында, таш яуса да, төгәл үтәү гадәти хәл иде. Күп укытучылар бала күңелендә абруй яулый һәм күңелләрдә шундый дәрәҗәле булып калалар. Яхшы укытучы балалар күңелендә үзенә һәйкәл куеп калдыра.
Мәктәптә бала икенче әнисе, әтисе булырдай укытучыларга тап булса, зур бәхет, чөнки андый мөгаллим балага белеменә генә түгел, үзен шәхес итеп тоеп яшәрлек юллар ачарга ярдәм итә.
Бүген укытучылардан ифрат күп таләп ителә. Ул заман белән бергә түгел, ә бераз алданрак та барырга тиеш. Балалар арасында зирәкләр, тапкырлар, бер сорау белән аптыратырлык акыллылары күп. Шул вакытта югалып калмас өчен, баланы кызыксындырган сорауга дөрес һәм ышандырырлык җавап табарга ярдәм итәргә бурычлы мөгаллимгә киңкырлы белемгә ия булырга кирәк. Укытучы үз фәнен генә яхшы белергә түгел, ул һәрвакыт белемле һәм хәбәрдар булырга тиеш үз фәненә кызыксыну уятырга тиеш.
Бүген балаларны туган телләрне өйрәнүгә ничек җәлеп итү бурычы тора. Туган тел һәм әдәбият дәресләре иң проблемалы фәннәр булып тора. Соңгы мәгълүматлар буенча, 7 % татар баласы гына үз туган телен укый, ди. Мәктәп җитәкчелегенең туган телләргә гадел карашы сакланган белем учакларында татар теле дә яши. Анда төрле милләт балалары да кызыксынып укый аны
Мәркәзебез Уфада ике татар гимназиясе эшли. Тәрбия, әхлак кануннары, таләпләр тиешле дәрәҗәгә куелган бу уку йортларында күпләр үз баласын укытырга тели. Андагы шартлар һәм таләпләр ата-аналарны канәгатьләндерә, балаларның игътибар, тәрбия үзәгендә булуына шик калдырмый. Сыйныфлар күп, мондый үрнәкле белем йортлары җитешмәү сәбәпле, балалар саны да күмәк. Мәктәпләрдә ыгы-зыгы кимеп тормый. Таләпләр зур, шартлар гел үзгәреп тора, хәлдән таеп БДИга әзерләнәләр. Мәктәп тоташ экспериментлар мәйданын хәтерләтә. Шул шаукымда туган телләргә игътибар бөтенләй кимеде. Бүген татар гаиләсе баласын үз туган теленнән биздергән бер тенденция өстенлек алды. Инде балаларга мәктәптә ана теленә өйрәтү түгел, гаиләдә туган телдә аралашу да юкка тиң булган куркыныч хәлдәбез. Ә менә 84 татар гимназиясенең 1в сыйныфына килгән урыс телле гаиләләр (алар арасында икенче буын урыслашып килгән татар гаиләләре вәкилләре дә шактый күп) татар телен өйрәнергә теләк белдереп, башка сыйныфка күчми шунда калганнар. Бүген инде ирешкән уңышлары да бар. Балаларының татар телен көткәннән җиңел үзләштерүләренә сөенәләр бу гаиләләрдә. “Күп тә үтмәс, өйдә татарча сөйләшә башларбыз!” –дигән өмет тә белдерәләр алар. Туган тел буларак татар телен уку бүген укытучының абруена, аның дәресне ничек алып баруына бәйле. Чөнки һәр бала кызыклы сабакны үз итә, аңа тартыла, көтеп ала. Шундый укытучылар балаларга туган теленә сөю тәрбияли.
Уку елы башланып бер ай үтмәде, бу сабыйларның бер төркеме БДУның тантаналар залында “Җанлы сүз–2018” балалар иҗаты бәйгесендә дә чыгыш ясады. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы I-XI сыйныфта укучы татар балаларының һәм студент яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатында “Җанлы сүз” IV республика дистанцион иҗади конкурсын игълан иткән иде. Конкурста Башкортстанның 28 район һәм шәһәреннән 208 укучы катнашты. Абруйлы жюри аларның эшләрен дүрт яшь төркемендә (I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныфлар, студентлар) тикшереп, “әкият”, “шигырь”, “хикәя”, “эссе”, “публицистика”, “фәнни эш”, “сценарий” номинацияләрендә 84 җиңүчене сайлап алды. Бәйгенең йомгаклау кичәсе 28 сентябрьдә узды. Яшь талантларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле бүләкләр, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Туган телләр бетә!” дигән агымга каршы барып, балаларда туган телгә сөю тәрбияләгән укытучыларга аерым рәхмәт. Менә кемнәр алар милләт аналары булыр ханым-туташлар. Ә укучылары? Милләтнең дәвамы булыр алар. Кафедра укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты, шушы бәйгегә нигез салган остаз, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина, аның җитәкчелегендә чараны үз кимәлендә уздырган оештыручылар да тыйнак рәхмәт сүзләрен кабул итеп сөенсеннәр иде. Сабыйларны чыгыш ясарга әзерләп алып барган укытучы Айгөл Рәшит кызы чарада катнашкан шушы кечкенә малай-кызларның туган телләренә карата кызыксынуның бермә-бермә артуын билгели. Яшь буынның милли рухын, аңын уятучы мондый чаралар, димәк, кирәк, алар дәвамлы булырга тиеш. Ә туган телгә сөю сабый чакта салына.

БМО тарафыннан 1994 елда рәсми кабул ителгән бу һөнәри бәйрәм 1965 елның 
5 октябрендә Парижда кабул ителгән “Укытучылар турында” карарга нигезләнеп, шул көндә билгеләнә башлый. Яңа документта “Укытучы” дигән һөнәр теркәлә. Бу категориягә башлангыч һәм урта мәктәп системасында балаларга белем һәм тәрбия бирүче кешеләр керә. Анда укытучыларга гаилә кору, бала тудыру, башка белем учакларына күчү һәм ире белән бер мәктәптә укыту рөхсәт ителә.


Әйе, бүген йөзләгән ил календарендә мәктәп укытучыларының һөнәри бәйрәме буларак билгеләнгән Укытучылар көнен мөгаллимнәр генә түгел, аларның шәкертләре дә билгели. Бәйрәмдә алар яраткан укытучыларына матур чәчәк гөлләмәләрен тапшыралар. Тик шулай да, бүген күп урыннарда укытучылар җитмәвенә зарланалар. Чөнки бүгенге яшьләр бу авыр, бөтен җаныңны һәм гомереңне багышлар эшкә барырга әзер түгел. Төрле яктан тәнкыйтьлиләр алар мәктәпне, әмма үзләре бу эшкә алынып, бүгенге буын балаларына кирәкле сүзне, дөрес тәрбия алымын табып эшли алуларына нык шикләнәләр. Укытучылар династиясе дә сирәк очрый бүген. Бу авыр һөнәрнең күп вакытны алуы, хезмәтнең тиешенчә бәяләнеп җитмәве белән дә бәйледер яшьләрнең укытучы булып эшләргә ашкынып тормавы. Үз иңнәренә зур җаваплылыкны алган “Укытучы” дигән бөек зат, бу һөнәр хөрмәткә лаек.

Алсу Төхвәтуллина.