Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Урамда матур, алтынсу көз. Гадәттә, кеше гомеренең өлкәнәю чорын да табигатьнең шушы чоры белән чагыштыралар. Гомер көзләренә керү бераз моңсу булса да, икенче яктан шатлыклы да. Чөнки эшлисе эшләр эшләнгән, балалар үсеп, үзләренә гаилә корган инде.


Өлкән яшьтәге әти-әниләргә, әби-бабайларга балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә генә кала. Әби-бабайлар элек-электән гаиләнең башлыгы булган. Аларның сүзеннән яшьләр беркайчан да чыкмаган, киңәшләренә колак салган, яңа эш башлар алдыннан да гаиләдәге өлкәннәрдән фатиха алган. Бүген исә картларга караш үзгәрде– кадер-хөрмәт тә, ихтирам да кимеде кебек. Дөнья артыннан куып, кайчак аларны уйларга вакыт та калмый. Ә бит аларны һәрвакыт карап, тәрбияләп тору барыбызның да бурычы. Өлкәннәргә матди ярдәм дә, якты йөз, тәмле сүз дә бик кирәк. Шуңа да Өлкәннәр көне дигән бу бәйрәм һәм бәйрәм уңаеннан оештырылучы барлык чаралар да әби-бабайларга хөрмәт уятуны, алар өчен игелекле гамәлләр кылуны максат итеп куя. Өлкәннәр көнендә пенсионер-
ларның берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, чөнки аларга бүгенге көндә иң кирәк әйбер – аралашу. Бәйрәм көнендә һәрбер оешма үзендә эшләп чыккан пенсионерлар белән очрашырга, аларның хәл-әхвәлләрен белешергә тиеш.
Гомер көзен кичерүче пенсионерлар турында уйланганда, үземнең авылым өлкәннәрен күздән кичерәм. Олыгая авылым. 5 авылны берләштергән “Кыдаш” колхозы үзәге, районның иң зур авылы булган Кәпәй-Кобауда да, һәр җирдәгечә, эшче куллар кими, өлкән яшьтәгеләр арта бара. Ләкин шуңа карамастан, авылым яши әле, елдан-ел төзекләнә, матурлана бара. Эш белән чыныгып үскән элекке буын кешеләре – шул ук өлкәннәр – чәме тота, яшәтә кебек аны. Дәртләнеп, матур итеп дөнья көтүче, кайбер яшьләргә алыштыргысыз җитез, уңган күршеләремнең күбесе хаклы ялда инде хәзер. Пенсионерлар дип әйтергә дә кыенсынырлык, кайсын гына алсаң да мактап сөйләрлек, хәләл көч белән бөртекләп мал-мөлкәт җыйган, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр алар. Әйтик, урамыбыздагы үрнәкле гаилә – Зилә һәм Камил Латыйповларны гына алыйк. Икесе дә пенсия яшендә инде, әмма ялга туктарга уйламыйлар да әле. Хаклы ялда булсалар да, җиң сызганып эшләп йөрүче җиңел сөякле, гел йөгереп кенә торган бу булдыклы парга сокланмый мөмкин түгел. Әле һаман яшьлек матурлыгын, дәрманын ташламаган Зилә Асхар кызы – авылда гына түгел, район күләмендә билгеле кеше – озак еллар колхоз идарәсендә кадрлар бүлеге мөдире булып эшләп халык ихтирамын яулады. Җәмәгать эшлеклесе буларак та хөрмәт итәбез үзен, тормыш үзгәрешләренә бәйле вакыйгалар уртасында янып яшәүче иң актив кешеләрнең берсе ул. Гомер юлдашы Камил Кәшфелгыйлем улы шулай ук гомер буе җаны-тәне белән хуҗалыкка хезмәт куйган тынгысыз җанлы, алтын куллы кеше. Әйткәндәй, Камил 8 улын сугыш яланнарына озаткан герой-ана Майкамал Латыйпо-
ваның оныгы да әле. Камил белән Зилә күршеләребезнең иң татлы җимешләре булып өч кызлары күз алдыбызда тәгәрәшеп үсте, хәзер инде алар үзләре гаиләле булып балалар тәрбияли.
Соңгы кайтуымда, күрше-
ләремнең гөл-чәчәккә күмелеп утырган ихаталарына, искиткеч иркен якты йортларына таң калып йөргәч, сорамый булдыра алмадым:
– Зилә, шундый матур, мул дөнья булдырдыгыз, балала-
рыгызны башлы-күзле иттегез, инде хәзер бераз тормыш мәшәкатьләреннән арынырга, эштән туктап, ял итәргә дә мөмкинлегегез бар. Ә сез һаман эштә. Ялга чыгу теләге бер дә юкмыни?
– Мин әле дә өйдә утыруны күз алдына китерә алмыйм – иске халат киеп, тузган баш белән йөрү бик тиз картайтадыр ул(көлә). Ә болай иртән иртүк торып тиз-тиз генә йорттагы эшләрне карыйсың да, бизәнеп-төзәнеп эшеңә чыгып йөгерәсең. Өйдә генә торганда, иркенләп китеп, күп нәрсәгә өлгермисең дә әле ул. Без бит бәләкәйдән эшләп үскән балалар. Нинди генә эштән дә курку юк. Әле мин хәзерге яшьләргә карыйм да аптырыйм – күпләре мал тотарга теләмиләр, ипи пешереп ашамыйлар – әзергә салышып баралар. Югыйсә, мал асраган кешегә колхоз азыгын бирә, башкасы белән дә ярдәм итә. Тик иренмә генә.
– Зилә, син колхозның кадрлар бүлеге мөдире. Хезмәт иртәң ничек башлана? Синең вазифаңа ниләр керә?
– Вазифаларым берничә – мин диспетчер да, секретарь да бит әле. Иртән иртүк районның авыл хуҗалыгы идарәлегенә сводка тапшырам. Аннан инде төрле мәсьәләләр белән килгән халык белән төп эшемә керешәм. 40 еллык хезмәт стажымда гел халык белән эшләдем. Монда күчкәнче 23 ел балалар бакчасында музыка җитәкчесе, тәрбияче булдым, әти-әниләр белән аралаштым, балаларны бик нык яраттым. Мондагы эшемне дә яратып башкарам. Белүеңчә, безнең “Кыдаш” хуҗалыгы районда сакланып калган бердәнбер колхоз. Биләмәгә 5 авыл карый. Басу-фермалардан тыш, тагын берничә тармакны алып барабыз – атлар, казлар үрчетәбез, зур умарталыгыбыз бар. Җитәкчебез Риян Рәдиф улы колхозны таркатмау өчен зур көч сала. Кыскасы, эш җитәрлек.
– Халык белән эшләүнең кыенлыгы нәрсәдә? Уртак тел табу авыр түгелме?
– Гомер буе эшләп бер генә тапкыр да кеше белән сүзгә килешкәнемне белмим. Мин кадрлар бүлегенә утырганда колхозда 700дән артык эшләүче куллар бар иде. Кызганыч, хәзер эшләүчеләр 130дан артыграк, калганы – пенсионерлар. Һәркемнең үз үтенече, үз проблемасы, үз гозере. Һәркемгә тиешле ярдәмен күрсәтергә тырышам.
– Зилә, яшьрәк чагыңда синең уңганлыкка сокланып күрше-күлән: ” ул төннәрен дә йоклап тормый, уты сүнгәне юк”, диләр иде. Олыгайгач та шул көчең кимемәде, көндез өлгермәгәнен төннәрен төгәлләп куясың, төп нигездә яшәгәч, туганнарыгыз да гел сездә. Каян аласың бу яшәү дәрманын?
– Без байлык артыннан кумыйбыз. Рәхәтләнеп туганнар белән аралашып, тәмле ашап, тормышның ямен күреп яшәргә яратабыз. Бер генә көнлек дөньяларда матур итеп яшик әле.
Кулларында ут уйнатып торган күршемнең үзе әзерләгән экзотик кайнатмаларын тәмләп, стеналарына эленгән күпсанлы мактау грамоталарын барлап, күңелемнән бу күркәм гаилә өчен тагын бер тапкыр зур горурлык кичердем мин. Гомер көзләрендә менә шулай яшьләргә лаеклы тормыш үрнәге булып яшәүче гаиләләребез күбрәк булсын иде.
Бәйрәм җитә. Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырылыр. Бәйрәмдә генә түгел, көн саен безнең җылы карашны тоеп яшәсен иде өлкәннәребез. Җәмгыятьнең торышы да үзенең өлкәннәренә мөнәсәбәте белән билгеләнә бит. Хөкүмәтебез тарафыннан да тиешле игътибар җитеп торсын иде гомер көзләрен каршылаучы якыннарыбызга.
Әйдәгез, аларны күңел җылысыннан мәхрүм итмик, мәрхәмәтле булыйк!

 

 

Оныклар куанычын күрәбез.

Өч кызыбыз  – өч бәхетебез.

Зилә ханымнан бәйрәм табынына тәмле груша кайнатмасы рецепты:

Кирәкле ингредиентлар:
груша– 1 кг
300 -400 г шикәр комы
лимон кислотасы – 1 чәй калагы
мәк – ярты стакан
Грушаларны юып, төшләрен алырга, кубиклап турарга да лимон кислотасын, шикәрне салып бутарга һәм 2 сәгатькә калдырырга.
Шикәр эреп бетүгә кәстрүлне газга куеп 15-20 минут әкрен утта кайнатып алырга. Күбеген алып торырга. Кайнатманың яртысын бүлеп алырга да, блендер яисә чәнечке белән изеп барлыкка килгән пюрены кабат кастрюльгә өстәргә. Мәкне 2-3 минут табада кыздырып алганнан соң кайнатмага салырга һәм яңадан 5-10 минут кайнатып алырга.

Елена Фатыйхова.