Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Быел уңыш, шөкер, мул булды. Халык соңгы берничә елда юньле бәрәңге уңышы күрмәде диярлек. Шуңа да шәһәрдә яшәүче күпләр кибеттән диңгез аръягыннан китерелгән бәрәңге белән хушланырга мәҗбүр булды.

 

Ә быел хәлләр ничек тора соң? Уңыш быел, шөкер, хәтта иң-иң нәфеслеләрнең дә күңелләре булырлык бугай: бер бәрәңге төбеннән яртышар чиләк чыга ди, кем белән сөйләшсәң дә.
Без дә бу ялда туган якларга бәрәңге алырга кайтып килдек: озын юл буена ничә авыл аша үтмик, һәркайсында халык бакчада мәш килә иде. Күршеләрнең дә барсы да бакчада икән, һәркем уңышның югары булуына куана. “Мондый уңышны күптән күргән юк иде, исәнлектә ашарга язсын” ди күрше Малих абыебыз.
Ә менә икенче күршеләребезне бәрәңгеләр арасында черекләренең шактый булуы борчый икән. “Сары бәрәңгеләр арасында коры черек, кызылларында юеш черек очрый, сыек ботканы хәтерләтә, кышын уңыш харап булмаса ярый инде”, – ди алар.
Авылда хәзер күбрәк картлар гомер кичерүе сер түгел. Бәрәңге алышырга аларга (аннан бергәләп ашарга да!) балалары, оныклары ярдәм итә. Шулай булгач, 1-2 көнгә кайткан кешеләр ничек тә тизрәк бакчаны чокып, бәрәңгеләрне чүпләп бетерергә тырышты.
Белгечләр бәрәңгене ничек дөрес казып алып, саклауга салу, аны дезинфекцияләү турында күпме генә фәнни хезмәтләр язмасыннар, авыл халкы барыбер үз кануннары буенча яши. Кызганычка каршы, галимнәр сүзләренә колак салу безнең халыкта бик юк шул. Нәтиҗәдә бераз вакыт үтүгә күпләр баздан чери-бозыла башлаган бәрәңгеләрне чиләк-чиләк чүплеккә ташый башларга мөмкин...
Әйдәгез, дуслар, белгечләр киңәшләренә дә бераз колак салып үтик әле.

Җыю барышында саклык

Иң мөһиме — җыйганда бәрәң-гене мөмкин кадәр азрак җәрә-хәтләргә тырышабыз. Аны ерактан ташларга ярамый. Бәрәңге үзе шактый нык булып тоелса да, биеклектән төшкәндә бәрелеп, җәрәхәтләнә.
Икенчедән, һава торышы коры булуы мөһим. Яңгыр явып үткәннән соң җирне казып була икән, моның зыяны юк. Ләкин яңгыр өстән койганда казырга ярамый. Казыган вакытта җир бик юеш булса, бәрәңгене җыймыйча казып кына калдырырга да була. Көн җылы, кояшлы булса, бәрәңгегә моның зыяны юк, ул әйбәт кибәчәк.

Алуга ук базга төшерү – иң зур хата

Бәрәңгене алуга ук базга төшерергә ярамый. Аны бераз сарайда тотарга кирәк, бигрәк тә җыйган вакытта дымлы булса. Астына салам яки дым сеңдерә, һаваны яхшы үткәрә торган берәр нәрсә җәяргә кирәк. Әлеге бинада тәрәзәләр, ярыклар булса, бәрәңге яшәрмәсен өчен салам белән җиңелчә генә каплап куярга мөмкин.
Актив җилләтү булмаган очракта, бәрәңгеләрне җир өстендә, мәсәлән, ниндидер келәттә бер айга якын сакларга мөмкин. Билгеле, суыклар вакытында аны берәр нәрсә белән каплап, күзәтеп торырга кирәк. Бәрәңге сулый, үзен үзе җылытып тора, тышта суык булганда бәрәңге үзен 5-10 градуска кадәр җылыта ала.

Саклар алдыннан әзерлек

Базга төшерер алдыннан әйбәтләп киптерү һәм начарларыннан аеру мөһим. Бәрәңгене алуга ук түгел, ә берәр ай келәттә киптергәннән соң араларга кирәк. Казып алган вакытта фитофторозлы бәрәңге-ләрдә кечкенә бер тап кына булырга мөмкин, аны күреп алу кыен. Бер ай вакыттан соң авыру бүлбеләрдә фитофтороз инде күренеп торачак.

Базны ел саен чистартырга кирәк

Базны елга бер чистартырга, җирен алырга кирәк, гөмбә спораларын бетерү өчен бакыр купоросы белән эшкәртергә мөмкин. Җилләтү өчен баздан урамга чыгарылган торба булуы бик кирәк. Чөнки бәрәңге үзе һәрвакыт сулый, җылылык бүлеп чыгара. Углекислоталы газны, әлеге җылылыкны чыгармасаң, бәрәңге-нең вакытыннан алда үрүенә китерә.
Баздагы җылылыкны күп очракта үзебез көйли алмыйбыз. Базда җылылык 4-5 градуска күпме тизрәк төшә, шуның кадәр бәрәңге өчен яхшырак. Әлеге температураны сакларга кирәк, моннан түбәнрәк булырга тиеш түгел. Саклау барышында бәрәңгене күзәтеп торырга, чери башлаганнарын ала барырга кирәк.
Баз торак йорт подвалында түгел, ә кайдадыр читтә урнашкан булса, фумигация ясарга мөмкин. Моның өчен сатуда махсус шашкалар бар. Агулы төтен бинада бөтен зарарлы микробларны юкка чыгара. Черү куркынычы зур булган очракта бәрәңгене базга төшер-гәннән соң да фумигация ясарга мөмкин. Ләкин бу очракта әлеге препаратның күрсәтмәләрен яхшылап укырга кирәк. Кайсы вакытта кулланырга, нинди чикләүләр бар – боларга игътибар итәргә кирәк.

Киптерелсә, авырулар куркыныч түгел

Халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп кулланыла, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыен-лыклар булмаска тиеш. Дымлы бәрәңгене базга салып, көл сибү әллә ни уңай нәтиҗә бирмәячәк. Төп шарт — бәрәңгенең коры булуы.

Саклаудагы төп хаталар

Бакчадан туры базга төшерү һәм күпмедер вакыттан соң чиләкләп, капчыклап черек бәрәңгене ташу иң таралган хаталарның берсе. Бәрәң-гене киптерүгә бездә зур игътибар бирелми. Гөмбәле чирләр булган очракта, алар үзләрен бер ай эчендә күрсәтеп өлгерә. Бактериаль авы-рулар, кагыйдә буларак, бик сирәк очрый. Киң таралган авырулардан коры черү, фитофторозны әйтергә була. Аларны тиз арада күрергә мөмкин.
Бәрәңге өслегендә фитофтороз үсеш алган урыннар көрән төстә, басылган була. Андый бәрәңгене аркылыга ярып карасаң, кабы-гыннан эченә таба туры көрән “нурлар” киткәнен күрергә мөмкин. Фитофтороз булганда бәрәңге үзе каты кала, ләкин аңа төрле бактерияләр кереп, ул чери, начар ис чыгара башлый.
Фузариоз, ягъни коры черү булган очракта, башта бәрәңгедә зур булмаган кабарынкылык, аннан янчелгән урын барлыкка килә. Ул кара көрән, кара төстә була. Эчендә кара, коры масса. Күп очракта фузариоз җәрәхәтләнгән, киселгән урыннардан башлана, анда бак-терияләр кергән очракта ул юеш черүгә дә күчәргә мөмкин.
Быел һава эссе һәм коры булганлыктан, фитофтороз таралуга шартлар булмады. Ә фузариоз өчен, киресенчә, шартлар шактый уңайлы булды. Зур зыян күргән бүлбеләрне, озак саклап тормыйча, терлеккә ашатырга кирәк.
Игътибар!
Салкыннар башланганчы җирне сөреп калдыру кайбер авыруларны кисәтергә ярдәм итәчәк.

Авылда бәрәңге һәрвакыт күп ашала, аны төп ризык дип әйтсәң дә була. Ә менә шәһәр җирендә соңгы елларда: “бәрәңге ашамый башладым, симертә бит ул”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бәрәңге бик тә файдалы ризык, ләкин аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк.
tАшказаны авыртканда бәрәңге крахмалы файдалы, ул тыныч-ландыра, авыртуны тиз баса. Ашказаны өчен бәрәңге пешкән су да сихәтле. Ашказаны җәрәхәте, уникеилле эчәк авырулары вакы-тында бәрәңгене тозсыз пеше-рәләр, суын керамик савытка сөзәләр. Шуны көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.
tБәрәңгедә калий бик күп, ул – йөрәк авыруы сәбәпле килеп чыккан шешенүдән әйбәт дәва. Артерия кан басымы югары булганнарга, йөрәге җиткелекле эшләмәгәннәргә көн саен уртача зурлыктагы 2-3 пешкән бәрәңге ашарга киңәш ителә, ләкин тоз кулланмагыз. Кабыклы бәрәңге йөрәкне калийга баета, организм-нан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә.
tБәрәңгедә С витамины күп. Бәрәңгене ярып пешерергә җые-насыз икән, башта суны кайнатып чыгарыгыз, аннан соң гына салыгыз. Салкын суга салып пешергәндә бәрәңгедәге С вита-мины 50 процентка кими. Кайнар суда 20 проценты гына югала.
Иң файдалы бәрәңге – кабыгы белән мичтә пешкәне, аны икенче төрле “күлмәкле бәрәңге” дип тә атыйлар.
***
Әлфия Идрисова, Стәрлебаш авылы:
– Әле бәрәңгене ала башламадык, балалар җыелса, киләсе ялларда казып-җыярбыз инде. Уңыш яхшы булырга охшаган, шатлыклар белән ашарга насыйп итсен инде.
Зиләвир Габбасов, Авыргазы районы, Сәмән авылы:
– Үткән ялда балалар казып, эшне бетерде, шөкер. Мондый бәрәңге уңышын соңгы 10 елда күргән юк иде, шаккатмалы булды! Аеруча безнең якларда халык яратып үстерә торган “сорокодневка” сорты, көрән бәрәңге яхшы үскән.
Зинира Шәрәфиева, Тәтешле:
– Бәрәңгене казып алдык, шулкадәр эре булганына шаккаттык. Киләсе елларда да утыртып, шундый уңыш алырга язсын иде, әлбәттә.


Гөлара Арсланова.

Башкортстан яңалыклары


Паралимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Гиннесс рекордлары китабы рекордчысы, Башкортстанның “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтима...
16-02-2019 13:01
“Эштә лидер – спортта лидер” номинациясе җиңүчеләре арасында “Башкирэнерго”ның  Сибай электр челтәрләренең җитештерү берләшмәсе (директоры...
16-02-2019 11:08
2018 елның спорт буенча  нәтиҗәләрен барлаганда шәһәрнең спорт һәм физик культура буенча комитеты рәисе Ф. Әминев Сибайда сәламәт яшәү рәв...
16-02-2019 10:34
Нефтекамада яшәүче бер ир,  интим-хезмәтләргә заказ ясарга уйлап, махсус сайтка керә. Үзенә ошаган фахишәне сайлагач, арытаба аның белән э...
15-02-2019 15:49
Бүген Бүздәк районында Бүздәк берләштерелгән почтамтының 2018 ел эшчәнлеге буенча йомгаклау утырышы үтте.  Гомум күрсәткечләр буенча Бүздә...
15-02-2019 14:38
Уттан калмый, бурдан кала, диләр. Дөрес сүзләр. Уфадагы “Корея-авто” автоүзәгендә чыккан янгын салган зыян да зур – 15 млн. сум тирәсе, ди...
15-02-2019 06:38
“...миңа 54 һәм төрле зур вазифаларда эшләдем. Әмма Сочидагы инвестиция форумында беренчегәмен, – дип язды Башкортстан башлыгы вазифасын б...
15-02-2019 05:43
Кичә Уфа "Нур" татар дәүләт театры бинасында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының гастрольләре башландыБу кичтә казанлылар А...
15-02-2019 05:10
11-18 февраль көннәрендә Русиядә “Китап бүләк ит!” акциясе бара. Уфаның Дим бистәсе “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татарлары кон...
14-02-2019 10:14
Җаваплылыгы чикләнгән оешманы банкрот итеп тану турында гаризаны арбитражга районара ИФНС юллаган. Иск бәясе 53,9 млн сум тәшкил итә. Бу м...
14-02-2019 09:30
Русиянең Сәнәгать һәм инновация сәясәте министры Алексей Карпухин Стәрлетамак  нефть-химия заводында һәм “Синтез-Каучук”та булып, биредә э...
14-02-2019 09:20
  А. Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрында “Ахырзаман булмаса” спектакле зур уңыш белән бара. Режиссер Дамир Галимов сә...
14-02-2019 09:05

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


  21 яшьлек Станислав Мавренков подъездга култык таяклы кешенең кереп китүен һәм бераздан соң аны аннан чыгарып җибәрүләрен күреп алган. ...
16-02-2019 16:50
Ульяновскидагы хәрби училище курсантлары эхинококкозны насвай (чәйни торган тәмәке, составында терлекләр тизәге дә бар) кулланып эләктергә...
15-02-2019 08:09
Экспертлар быел дуңгыз итенең бәясе төшә, ди. Ул якынча биш процентка арзанракка сатыла башларга тиеш, имеш. Милли ит ассоциациясе (андые да...
15-02-2019 07:51
Җәвит Шакировның улы Искәндәр үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланы...
15-02-2019 07:49
Русиядә бензинның чиксез күп булып китүе бар бит әле. «Ведомoсти»га сылтанып әйткәндә, Русия нефть эшкәртү заводларының бензин чыгару мөмкин...
15-02-2019 07:44
Русиянең иң ярлы төбәге дип Тыва республикасы танылган. Хәерчелек чигендә яшәүчеләр саны биредә 41,5 процентка җиткән. Бу хакта РФ Хөкүмәт...
15-02-2019 07:19
Бүген халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. Легенд...
15-02-2019 07:04
Эстрадабызның популяр җырчысы Гүзәл Уразова рус телендә җырлый башлаган. Аның «Любили» дип аталучы беренче премьерасы Гашыйклар көнендә дө...
15-02-2019 04:39
Татарстанда үткән  Дәүләт Советыннан соң барлык матбугат чаралары Владимир Путин Татарстан президенты Миңнехановка замечание ясады дип шау...
14-02-2019 08:58
Шорт-трек буенча Олимпиада уеннарында алты алтын медаль яулаган спортчы Виктор Ан яңадан спортка кайтуы турында әйткән һәм ул 2022 елда Пе...
14-02-2019 07:11
2020 елда халык исәбен алу вакытында татарларны берничә төркемнәргә бүлеп санаячаклар. Бу хакта Русия Фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай ...
14-02-2019 07:06
15 -16 февральдә Русия хәрби-патриотик оешмасы өченче ел рәттән “ЗояГерой” исемле акция оештыра. Бөтенрусия флешмобы Советлар Союзы Герое ...
14-02-2019 06:28

Дөнья


“Үзбәкконцерт” җитәкчесе Әдил Әбдүкаххоров ил артистларын Үзбәкстан президенты Шәвкать Мирзиёев адресына башкача дан җырламаска чакырган. ...
16-02-2019 16:35
Украинаның бүгенге президенты Петр Порошенконың халык тарафыннан якланган рейтингы 5 — 6 % тәшкил итә, шуңа да булачак сайлауларда аның га...
16-02-2019 16:32
Төньяк Кореянең ярты халкы (40%)  ачлыктан интегә. Бу турыда БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белдерә. Мәгълүматларына ярашлы, ...
16-02-2019 16:30
Халык арасында “Татарның акылы” дигән зур бәягә лаек булган язучы, олуг шәхес, сәясәтче, драматург Туфан ага Миңнуллин әсәре буенча төшерелг...
15-02-2019 08:03
Кайсыбер сабыйлар бишектән үк матурлык бәйгеләрендә катнаша башлый дисәк тә хата булмас. Ирен Вуд – шуларның берсе. Кыз 6 яшенә кадәр 300 ...
15-02-2019 06:53
78 яшьлек Кен Майерс 1979 елда ук сөекле тормыш иптәшенә Гашыйклар көне уңаеннан открытка бүләк итә. Киләсе елда ул шул ук открыткага яңа ...
15-02-2019 06:03
Сэмюел Литтл 90 хатын-кызны теге дөньяга озаткан. Алар арасында берәдәкләр, фахишәләр, наркоманиядән интегүчеләр булган. Күп җинаять эшләр...
15-02-2019 05:34
                   Германиядә психик авырулы кешеләр көне; Чикатилоны үтергән көн; Гашыйклар көне; Япониядә – шәрә ирләр көне; АКШта...
14-02-2019 09:47
Япония ярларына дулкыннар үле балыкчыларның гәүдәләре салынган көймәне китереп ташлаган. Kyodo агентлыгыннан хәбәр итүләренчә, көймәдә Төн...
14-02-2019 07:12
Айны участокларга бүлеп сатуны Небраски-Линкольн университеты профессоры Франс Фон Дер Данк афера, мошенниклык кылу дип атаган. Күптән түг...
14-02-2019 07:08
Дөнья медицинасының ни дәрәҗәдә үсүен түбәндәге хәбәрдән дә күзаллап була: Бөек Британиядә табиблар йөкле ханымның 6 айлык сабыен карынынн...
14-02-2019 06:22
АКШның Массачусетс штатында 22 яшьлек Мишель Картерны 15 айга төрмәгә утыртканнар. Ни өченме? Туташ 2014 елда 18 яшьлек егете Конрад Ройны...
13-02-2019 06:08