Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Әгәр: “Яз саен кабатланып торучы, кешеләр гомеренә куркыныч янаучы бәлаләр нинди?” дип сорасак, гәзит укучыларыбызның күбесе, ике дә уйлап тормый, язгы ташу, янгыннар һәм начар юллар дияр иде.

Кар астыннан төртеп чыккан умырзаялар кебек, быел да язгы бәлаләр кып итеп алдыбызга килеп басты. Шуларның берсе – ташу. Башка еллардагы кебек, быел да ташкын сулар йортларга, каралты-кураларга, мөһим объектларга зыян салмасын дип, барлык мөмкинлекләр кулланылды, махсус техникалар, белгечләр, коткару-чылар җәлеп ителде.
Икенче дулкыны булырмы?
Ташу белән бәйле хәлне ачыклап, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш-кортстан буенча баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов болай диде: “Министрлыкның кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге контроленә 10 муниципаль берәмлек алынды. Су басу зона-сына 216 йорт яны территориясе, 461 кеше, шул исәптә 66 бала яшәгән 24 торак йорт эләкте. Зыян күрүчеләрнең барысы да эвакуацияләнде, әмма алар вакытлыча яшәп тору пунктларына барудан баш тарттылар – туганнарында тукталдылар”.
Шулай итеп, ел саен су басу ихтималы булган торак пунктлары быел да су әсирлегеннән котылып кала алмады. Шушы көннәрдә редакциябезгә Кушнаренко райо-ныннан шалтыратып, абзарларга су тулуы, хәтта терлекләрнең су эчендә калуы, машиналарны көч-хәл белән калкурак урынга чыгарулары турында борчылып хәбәр иттеләр. Икенче яктан, ташу нәтиҗәсендә өзелгән гомерләр булмавы сөендерә. Ташу шулай имин генә үтеп китәр дип уйлыйк.
Язгы табигать, бер уянгач, әкрен генә үзенең эшләрен эшли бирде: көннәр җылытты, кайсыбер районнарда яңгырлар явып үтте, кояш тагын да чагурак карый башлады. Башкортстанның таулы урыннарында кар эрүе дәвам итте...
Һәм тагын борчылырга сәбәп туды – республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре ташуның икенче дул-кыны көтелә дип белдерделәр. “Кар эри, әмма җир туң, кар сулары җиргә сеңә алмый, үзенчә юл яра”, – ди алар.
Коткаручылар әйтүенчә, әлеге вакытта 5 торак пунктында 40лап йорт су әсирлегендә. Су астында калган юллар да байтак. Уфа районының Зубово касабасында ярларыннан чыккан Бәрсүән сулары 14 йорт яны территориясен басты. Бу территориядә коткару-чылар дамба эшләделәр, ике насослы станция урнаштырдылар.
“Уфа шәһәрендә гражданнарны яклау” идарәсе вәкилләре әйтүенчә, коткаручылар башка-ланың су баскан районнарында 20 мең кубометр суны “авызлык-лаган”.
Быел ташу башланганнан алып йорт һәм йорт яны террито-рияләрен су басуның 973 очрагы теркәлгән. 46сы – контрольдә.
Бер очкын,ике очкын...
Яз белән табигать, елга-күлләр кенә түгел, күңелләр дә уяна, дәртләнә, каядыр ашкына башлый. Күкрәк тутырып урман һавасы сулыйсы, ял итәсе килә. Ә алда 1 май яллары көтә. Җитмәсә, синоптиклар 1 май бәйрәмнәренә +18, +19 градус җылы вәгъдә итә. Гадәттәгечә, бу көннәрдә урманга ял итәргә чыгарга, учак ягып, шашлык кыздырырга теләүчеләр табылачак. Сүз дә юк, кайсыбер адәмнәрнең гамьсезлеге, игътибар-сызлыгы, ут белән саксыз кылануы ут чыгуга сәбәп булырга мөмкин. “Ут белән шаярмагыз! Уттан сак булыгыз!” дип һәрдаим кисәтеп торсак та, бик таманга туры килүче темаларның берсе бу. Быел 3 апрельгә 5 тыюлык террито-риясендә табигатьтә янгын чыгу-ның 9 очрагы теркәлгән. 7,2 мең гектар җирне ут ялмап үткән, шул исәптән урман янгыннары – 331,7 гектарда.
Коры үләнгә ут төртмә!
РФ Табигать министрлыгында аңлатуларынча, табигатьтә чыккан янгыннарның барысының да сәбәбе бер – кешеләрнең коры үләнне контрольсез яндыруы. Күпләр коры үләнне яндырсаң, яңасы тизрәк үсә дип уйлый.
– Бу ялгышлык! Янгын үткән җирдә үлән, үсемлек орлыклары җир өстендә дә, туфракта да һәлак була. Аларның барысы да күпьеллык түгел бит. Күбесе берьеллык һәм алар орлык белән үрчи. Коры үләнне яндырганнан соң тугайларда, урманнарда үсемлек һәм хайваннар дөньясының төрлелек составы ярлылана. Бөҗәкләр, керпеләр, кошлар, бакалар, суалчаннар, туфракның файдалы микро-флорасы һәлак була. Туфракның уңдырышлылыгын сизелерлек киметә. Коры үлән кышкы айларда туфракны туңудан саклап торучы җәймә бит ул, – ди белгечләр.
Башкортстанда да янгыннар еш булып тора. 2018 ел башыннан республика буенча ут чыгуның 900ләп очрагы теркәлгән. 70ләп кеше – ут корбаннары. Тагын да шулкадәр кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Республикада янгыннарның өчтән бер өлешендә төп сәбәп – электр приборларын файдалану кагыйдәләрен бозу. Икенче урында – җылыту мичләрен дөрес файдаланмау. Өченчесе – ут белән саксыз эш итү.
Безнең төбәктә урман янгыннарын булдырмауга ныклы игътибар бирелә. Шул максаттан БР Урман хуҗалыгы министрлыгы Белокатай, Иглин, Макаров, Тирлән һәм Яңавыл урманчылык-ларында урман янгыннарын кисәтүгә, сүндерүгә юнәлтелгән биш зона укулары үткәрергә планлаштырган иде. Ул укулар 30 мартта башланды, 10 апрельдә тәмамланды.
Үзеннән-үзе: “Янгыннарны бул-дырмау, һичьюгы аларның санын киметү өчен нишләргә? Нинди чаралар күрергә?” дигән урынлы сораулар туа. Җавап– РФ Исәп палатасы 2017 ел ахырында үткәргән тикшерү нәтиҗәләрендә. Анда акка кара белән болай диелгән: “Русия төбәкләре урман-нарны янгыннардан саклау, янгын сүндерү өчен кирәкле техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителмәгән. Әлегә кадәр булган янгын сүндерү инвентаре тузган”. Гражданнар янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә, урманнарда, тугайларда үзләрен тоту культу-расын сакларга бурычлы.
Урманда ут чыкканны күрсәгез, “Авиалесохрана” урман сагы линиясенә 8-800-100-94-00 теле-фоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә киңәш ителә.

“Үле” юллар...
Республика юллары – авылны авылга, шәһәрне шәһәргә тоташ-тыручы автомобиль юллары, трассалар, шәһәр эчендәгеләренең торышы турында ел саен күпме проблемалы язмалар дөнья күрә, телевидение дә бу теманы актив яктырта. Шулай булуга карамастан, хәлләр мактанырлык түгел. Әледән-әле юллардагы чокыр-чакырлар, колеялар, җиме-рек асфальт аркасында юл һәлакәтләре булып тора. Зурлар, балалар гомере өзелә. Күпме кеше имгәнеп, гомерлеккә инвалид булып кала.
2017 елда начар юлларга игъти-барны җәлеп итү максатыннан Гомумрусия халык фронты акти-вистлары “Үле юллар картасы”н булдырды. Кешеләр ufacity.info/doroga/ сайтындагы кар-тада начар юлга билге куеп, заявка тутыра һәм проблемалы учас-токның фотосурәтен урнаштыра ала. Арытабан бу мәгълүмат эшкәртелә һәм юл хезмәтләренә тапшырыла.

17 апрельдә Башкортстан Хөкүмәте Президиумының чираттагы утырышында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча еллык планга үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр турында Марат Латыйпов сөйләде:
“Янгыннар янаган язгы-көзге сезонга әзерлек буенча каралган чаралар җир участоклары һәм авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларына даими рәвештә чүп-чарны җыярга, үләнне чабып торырга, участокларны чүп үләннәреннән сакларга, печәнен җыю бурычын йөкли.
Коры үләнне яндыру, автомобиль һәм тимер юллары чикләрендә учаклар кабызу, автомобиль һәм поезд тәрәзәләренннән тәмәке төпчекләре һәм шырпы ташлау тыела.
Әлеге вакытта гамәлдә булган законнарга ярашлы, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучыларга – вазыйфа биләүчеләргә 15 мең сумнан алып 500 мең сум, физик шәхесләргә 2 мең сумнан штраф каралган”.


Башкортстанда яшәүчеләр – бу проектта активлык буенча лидерлар рәтендә. Экспертлар фикеренчә, якташларыбыз әлеге проект ярдәмендә юллар торышын яхшыртуга ирешергә тели. 2018 ел башына “Үле юллар картасы”на илнең төрле төбәкләреннән 740 мең сигнал килгән.
Трассаларда да проблемалар җитәрлек. Республика җитәкче-легенә бу хәл таныш. 16 апрельдә төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов М-7 “Волга” федераль трассасын һәм Подымалово авылы янындагы участокны реконструкцияләү барышы белән танышты. Рөстәм Зәки улы Башкортстан террито-риясе эченнән үткән барлык федераль трассаларны модерни-зацияләү буенча эшне актив дәвам итәргә дигән фикерне ассы-зыклады.
–М-5 тә – үтә катлаулы трасса. Анда зур аварияләр булучан, – диде ул. – Ул заман таләпләренә туры килми. “Уфа-Ырынбур” юлы да шундый ук хәлдә. Стәрлета-мактан Ырынбурга кадәр дүрт полосалык юлны дәвам итү турында уйларга, Русия Транспорт министрлыгы алдына шундый мәсьәләне куярга кирәк. Бу – әлеге юл өслеген норматив хәлгә җиткерү генә түгел, яңа объектлар төзү, киңәю, М-5, М-7 һәм “Уфа-Ырынбур” трассаларын заманча таләпләргә туры китерү дигән сүз. Финанслау 10 млрд сум тәшкил итә. Ә безгә 15–20 млрд сум кирәк булачак.

Йомгаклап
Язгы бәлаләр ел саен кабатланып торса да, якыннарыбызның гомерен, тазалыгын, иминлеген саклау максатыннан игътибар-лылык, җаваплылык хисен югалтмаска тиешбез. Шулай булганда ташулар да имин үтәр, янгыннар саны да артмас, юлларда кешеләр дә һәлак булмас дигән өмет бар. Барысы да үзебездән, һәрберебездән тора.

Руфина Таҗиева.