Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Башкортстан уку йортларында студентларны тулай торакларга урнаштыру башланды

Быел 18 мең укучы республика мәктәпләрен тәмамлады. Югары уку йортларына 9326 укучыны бюджет нигезендә укырга алу планлаштырыла.

Мәктәптә укыганда мөстәкыйль тормышның нәрсә икәнен чамалап бетермибез әле без. Әни пешергәнне ашап, әти-әни әйткәнне эшләп көн күрәбез. Әмма мәктәп еллары да тиз үтеп китә, кайчан да булса туган ояны калдырып чыгып китәргә туры килә.
Баланы читкә җибәрү шатлыклы да, көенечле дә вакыйга, әти-әниләр ул-кызларын мөмкин кадәр яхшырак урынга урнаш-тырырга һәм уңайлырак җирдә яшәтергә тырыша. Хәленнән килгәнчә, билгеле.
Бюджетка керүчеләр тулай торак тормышын сайларгамы, әллә аерым фатир арендаларгамы дип икеләнә. Нишләргә? Аерым фатир өчен ата-ананың кесәсе калын булуы кирәк, ә тулай торак тормышы тынгысызрак. Әти-әниләр еш кына: “Их, безнең заманда кызык иде, рәхәт иде”, – дип искә алырга ярата. Аннары, “общага”да яшәп карамаган студентны, гомумән, чын студент дип атамыйлар да бит! Күпләр: “Зур тормышка аяк басу тулай торак бусагасыннан башлана!” дигән фикердә.
Түләүле бүлекләргә керүчеләргә бер генә юл кала – фатир эзләргә.
Менә шундый “кызу” көннәрдә без дә Уфа шәһәренең сәүдә-икътисад колледжы тулай тора-гына юнәлдек.
Күптән түгел Росстандарт тулай торак җитәкчеләренә иртән студентларны уятырга кирәк дигән тәкъдим ясады. ГОСТка ярашлы, студентларны шулай ук үтүк, фен, кием үтүкләү тактасы, җеп, энә белән тәэмин итәргә тиешләр, ун студентка бер бәдрәф, юыну бүлмәсе булырга тиеш.
Студентлар яшәгән тулай торакларда коридор, бәдрәфләр көн саен юылып торырга, постель кирәк-яракларын атна саен алмаштырырга тиешләр. Бер бүлмәдә биштән артык студент яшәмәскә тиеш.
Яңа кагыйдәләр 2019 елның 1 мартында гамәлгә керә.
Без сәүдә-икътисад колледжы-ның тулай торагында студент-ларның бүлмәләргә урнашып йөргән чагына туры килдек. Кем бүлмәсенең идәннәрен юа, кем урын-җир кирәк-яраклары алып йөри.
Быел былтыргыга караганда колледжга укырга керергә теләү-челәр саны 250гә артып киткән. Шуңа күрә тулай торактан урын сораучылар да быел күбрәк. Беренче курс студентларын тулысынча тәэмин ителә, аннан инде укуында ирешкән уңышла-рына, иҗтимагый эшләрдә, спортта, иҗатта актив катна-шуына, гаилә хәленә карап бирелә.
Росстандарт тәкъдим иткән яңалыкларга ничек караулары белән кызыксынам. “Безнең тулай торакта төнлә тәрбиячеләр кизү тора, иртән 7дә студентларны физик зарядкага уяталар”, –ди әңгәмәдәшем. Аларда бу күптән тәртипкә кертелгән икән. Тулай торакта чәйнекләр, микродул-кынлы мич торган буфет бүлмәсе, теннис өстәле, тренажерлары булган спорт бүлмәсе, вай-фай куелган актлар залы, уку, душ бүлмәләре, үтүге, кер юу машиналары булган көнкүреш бүлмәсе, медицина, бушлай хезмәтләндерүче стоматология кабинеты бар. Тулай торакта яшәү елына бер студентка 8700 сумга төшә икән.
–Үзебезнең балалар үсеп бетте инде, хәзер мондагы балаларны карыйбыз, тәрбия-либез, – дип үз тәэссоратлары белән бүлеште тулай торакта 1986 елдан бирле хезмәт итүче мөдир Елена Павловна Старцева. – Ата-аналар бит безгә балаларын ышанып тапшырып кайтып китә. Иң беренче чиратта – аларның хәвефсезлеге.
Шуңа да авыр хәлдә калган студентлар белән эшләр өчен педагог-психолог алганнар. Кемнең әти-әнисе белән мөнәсәбәте катлаулы, кемнеңдер укуында проблемалар бар, барысына да психолог киңәшләре ярдәм итә. Студентларның мәдәни үсеше өчен бар шартлар булдырылган. Коллед-жның “Дари добро” театр берләшмәсе бар, былтыр анда татар телендә “Кыз сорау” эпизодын сәхнәләштергәннәр.
Шулай итеп, тулай торакта тормыш гөрли. Беренче олы тормыш сукмагына аяк баскан студентлар өчен тормыш мәктәбе дә ул. Өченче курста укыган студентларның 60 проценты рестораннарда, кибетләрдә, ку-накханәләрдә эшли, “Президент-отель”гә, башкаларына да аларны теләп алалар. Төркия белән килешү бар безнең, туризм, кунакханә эше буенча белем алганнар Төркиягә, Анапага барып практика үтәләр. “Ашан”, “Лента”, “Леруа-Мерлен” кебек зур гипермаркетларда эш осталык-ларына өйрәнәләр.
Ирексездән, үземнең белем алган 90 нчы еллардагы студент елларым искә төште. Элеккеге студент-ларның төшенә дә кермәгән уңайлыклар бар хәзер.
Студент чакның иң күңелле мизгелләре тулай торак белән бәйле бит. Аннан соң бу тәртип ягыннан да яхшы. Комендант вакыты бар, бүлмәнең чисталыгын тикшереп торалар. Тулай торакта кызык вакыйгалар да күп була: төнге уникедә “халява” кычкы-рулар дисеңме, бергәләшеп ашарга пешерү дисеңме, моңсуланып утырырга вакыт калмый.
***
Башкорт дәүләт университеты быел Русия төбәкләре арасында студент тулай тораклары саны буенча лидерлар рәтенә чыккан. Быелгы уку елында алты тулай торак 3 мең студентны кабул итәргә әзер. Исемлектә беренче урында – Екатеринбург шәһә-рендәге Урал федераль универ-ситеты.
БДУның алты тулай торагы да бер-берсенә якын урнашкан. Студент шәһәрчеге инфраструк-турасында поликлиника, сана-торий, спорт комплексы урнашкан. Бөтен корпуслар да җи-һазландырылган, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә бөтен уңайлыклар тудырылган.
БДУның Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендәге филиаллары да тулай тораклар белән тәэмин ителгән. Әйтик, Сибайда дүрт тулай торакта 600ләп студент яши. Бу югары уку йорты студентларын 100 процентка торак белән тәэмин итә. Тулай торакның матди-техник базасы яхшы, аш-су бүлмәләре иркен, спорт һәм мәдәни чаралар өчен аерым заллар каралган.

 

Чисталык, пөхтәлек үзебездән тора.

 

“Туризм” белгечлеге буенча белем алучы Дамир Нигманов быел икенче курска бара.

Эльвира Әсәдуллина.
Фәнил Абдуллин фоторәсемнәре.