Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Нуриман районының Иске Күл авылында социаль-мәдәни үзәк ачылды

2019 елда Башкортстан Республикасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләячәк.

Тарихка күз салсак, 1919 елның 3 мартында Русиядә беренче милли автомономия – Башкорт Автоном Совет Республикасы барлыкка килә. 1990 елның 11 октябрендә республика оештырыла, 1992 елның февралендә исә аңа Башкортстан Республикасы дигән исем бирәләр.


Быел июль аенда РФ Президенты Владимир Путин Башкортстанның 100 еллыгын рәсми рәвештә үткәрү турында карарга кул куйды. Бу дата бәйрәм үткәрү өчен генә түгел, республика өчен мөһим эшләр башкарырга да сәбәп булды.
Башкортстанның туган көненә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов 100 объект төзү турында карар чыгарды. Юбилейга һәр
районда бер объект барлыкка килергә тиеш. Исемлектә 41 белем бирү, 19 физик культура, 14 мәдәни, 11 сәламәтлек объекты бар, шулай ук коммуналь хуҗалыгы һәм торак өлкәсендә дә объектлар төзүне планлаштырганнар.
Юбилей чараларына әзерләнү һәм оештыру комитеты киңәшмәсендә республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Евгений Маврин юбилей объектларына – мәктәп, спорт корылмаларына – бренд, үзенчәлекле билге бирергә тәкъдим итте. Аның белән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та килеште.
Бүгенге көндә 20 юбилей объекты сафка кертелгән, 50се төзелү стадиясендә.
Күптән түгел “100 еллыкка 100 объект” проекты кысаларында Нуриман районының Иске Күл авылында социаль-мәдәни үзәк ачылу тантанасы булды. Тантанага район хакимияте башлыгы Азамат Нусратуллин, Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенең иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәлеге начальнигы урынбасары Ришат Сабитов, БР Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, авыл халкы килгән иде.
Азамат Ризван улы авыл халкын бу көтелгән бәйрәмнәре белән ихлас котлап, социаль-мәдәни үзәккә сәхнә костюмнары сатып алырга 200 мең сумлык сертификат бүләк итте.
– Бу социаль-мәдәни үзәк киләчәктә яңа йолдызар кабызырга, яңа талантлар ачарга ярдәм итәр, яңа Кәримовалар, яңа Гайнан Хәйриләр тәрбияләнер дип ышанасы килә, халкыбызның матур йолаларын тергезегез, – дип теләде Ришат Хаҗгали улы Сабитов.
Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев әйтүенчә, күптән түгел мондый социаль-мәдәни үзәк Илеш районының Иске Күктау авылында да ачылган.
– 2020 елда бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк, шушы залдан килеп берәр солист та чыгыш ясар дип ышанам. Чөнки Нуриман районы бай мәдәни мирасы белән дан тота, быел алар Курган өлкәсендә үткән Русия сабантуенда республика исеменнән бик матур итеп чыгыш ясадылар. Алар, шулай ук, республикада башкорт халкының гореф-гадәтләрен күрсәтүче “Кәккүк чәе” исемле чаралары белән танылдылар. Киләчәктә дә зур уңышлар яуларсыз дип ышанабыз, – диде ул үзенең чыгышында.
2017 елның маенда Иске Күл авылы мәдәният йорты бинасы авария хәлендә дип табылган һәм аны сүтәргә дип карар иткәннәр. Бүген инде авылда яңа, заманча социаль объект сафка керде. Аның эчендә китапханә, фельдшер-акушер пункты, мәдәният йорты бар. Төзелеш өчен республика казнасыннан 46 млн. сум акча бүленгән. 90 урынга исәпләнгән мәдәният йортын ярты ел дигәндә төзеп куйганнар.
Рәсми өлеш тәмамлангач, килгән кунаклар яңа мәдәният йортына юнәлде. “Гөлнәзирә” фольклор ансамбленең һәр чыгышы алкышларга күмелде. Мәдәният йорты курай, гармун моңнарына күмелде. Ничек сагындырган икән шушы моңнар!
Ансамбльнең җитәкчесе Резида Нуриманова әйтүенчә, коллектив ике ел элек тупланган. “Район гәзитендә 5 яшьлек бер кызның чирләве һәм аны дәвалау өчен акча җыюлары турында язма күреп калдым. Хатын-кызлар җыелыштык та үзебезнең коллективны төзеп, 4-5 авылда чыгыш ясарга булдык. Концертлардан кергән 7 мең сум акчаны шул баланы дәвалау өчен тапшырдык”, – дип бәян итте ул.
Шуннан бирле коллектив һәр керемен хәйрия фондларына күчереп бара икән. Костюмнар сатып алмыйлар, аларны әти-әниләре өйрәткәнчә үзләре тегәләр. Гореф-гадәтләр дә саклана, акча да янда кала.
Мәдәният йортын яшь һәм талантлы Раян Бикмөхәммәтов җитәкли. Үзе кураенда да, баянында да уйный.
Ул көн авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде. “Яшьләр гореф-гадәтләребезне, милли көйләребезне онытмасын иде”, – дип теләделәр барсы да.

 

 

Эльвира Әсәдуллина.
Cергей Чудаков
фотосурәтләре.

Башкортстан яңалыклары


Кичә Иглин районының Старокубово авылында фаҗига була. Мунчада балаларын юындырганда 40 яшьлек хатын кинәт кенә пычак белән 5 яшьлек кызын...
08-04-2019 19:22
«Baza» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 3  апрель көнне башкала аэропортында гадәттән тыш хәл теркәлә. Мәскәүгә очасы самолет бортына психиа...
05-04-2019 20:21
Стәрлетамак шәһәрендә 25 яшьлек хатын үзенең өч баласын еллар буена кыйнап интектергән, ашатмаган, өйдән куып чыгарган. Хәзер аңа карата җ...
28-03-2019 09:46
  Бүген Уфаның “Динамо” стадионында “Башкортстанда Татарстан көннәре” алдыннан Сибай һәм Уфа шәһәренең яшь футболчылары арасында иптәшләр...
25-03-2019 14:55
Башкортостан в эти дни отмечает 100-летие образования автономной республики в составе России. О том, как проходит это событие, в интервью ...
22-03-2019 15:43
2019 елның 20 октябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула. Русия Хөкүмәтенең 2017 елның 22 декабрендәге кар...
22-03-2019 14:24
Уфа-Ырынбур автомобиль юлының 2 километрында коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә  иномарка  барып менгән. БРның  ЮХХДИ матбугат хезмәтендә х...
22-03-2019 05:59
Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук   Дәү...
21-03-2019 09:09
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген туган көне – аңа 55 яшь! Радий Фәрит улы 1964 елның 20 мартында ...
20-03-2019 05:13
Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбир...
19-03-2019 06:45
18 мартта Уфаның 2нче санлы балалар поликлиникасының 6нчы санлы филиалы ремонт эшләре башкарылганнан соң үз ишекләрен ачты. Ачу тантанасында...
18-03-2019 11:01
Благовар районының Языково авылында  чүп-чарны сортларга аеручы комплекс төзергә уйлыйлар. Проектны 2019 елның 30 октябренә кадәр эшләп бе...
14-03-2019 09:39

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Ленинград өлкәсенең Киров районында мәктәптә укучы кыз балалар бер йортка ут төртә. Бу йорт төзелеп бетмәгән була. Өч кыз шунда кереп, мич...
12-04-2019 07:02
"Беренче канал"да сәламәтлек турында тапшыру алып баручысы Елена Малышева социаль челтәрләрдә кызыклы пост куйган. Ул секс "искиткеч, гаҗә...
12-04-2019 06:25
Чувашиядә яшәүче 55 яшьлек бер ир кеше үзен шактый күптән начар хис итүнә карамастан, табибларга күренергә ашыкмаган. Чыдар әмәле калмагач...
09-04-2019 18:47
Воронеж өлкәсендә пенсия фонды бүлекчәсендә эшләгән хезмәткәр ике елга якын үзенең әтисенә ай саен 150 мең сум пенсия күчереп барган. Аның...
08-04-2019 10:37
2018 елның апрель аенда Түбән Новгород шәһәрендә кылынган җинаять бөтен илне шаулаткан иде. Елена Кәримова автомобилендә ике баласын буып ...
08-04-2019 10:23
Испаниядә Чаллы хатын-кызын ике баласы белән самолетка кертмәгәннәр Канар утрауларыннан әйләнеп кайтканда Чаллы гаиләсен, җил чәчәге авыр...
07-04-2019 19:13
Норильск шәһәрендә 12 яшьлек кыз ванна бүлмәсендә һәлак булган. Ул телефонын электр челтәренә тоташтырган һәм ваннадагы суга төшереп җибәр...
05-04-2019 06:31
Русиялеләрнең 80 проценты очын очка ялган яшәргә мәҗбүр. Статистик тикшеренүләр шундый саннар китергән. Русиялеләр фикеренчә,  бүгенге кө...
04-04-2019 06:19
Страховка компанияләре туристлар медицина ярдәме иң күп сорап мөрәҗәгать иткән илләр рейтингын төзегән. Иң күп авыручылар – Болгария белән...
04-04-2019 06:17
РФ Президенты Владимир Путин 2019 елның язгы чакырылышын башлау турында карарга кул куйды. Шулай итеп, 1 апрельдә армия сафларына чакыру ...
03-04-2019 09:28
Русия хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев: “Без салымнар өлкәсендә гади булмаган, әмма принципиаль карар кабул иттек. Быелдан алып ...
29-03-2019 05:24
28 мартта Түбән Новгород өлкәсендә Идел елгасында бозлы суда батып, дүрт балыкчы ир-ат һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министр...
29-03-2019 04:58

Дөнья


Австралия галимнәре, төрле тикшерүләр уздырганнан соң, күкрәк рагына китерергә мөмкин булган сәбәпләрне ачыклаганнар. 200 мең хатын-кызн...
03-04-2019 09:33
Һиндстанның Харьяна штатында 18 яшьлек егетнең баш миендә суалчаннар үскән һәм ул вафат булган. Бу турыда The New England Journal of Medic...
02-04-2019 10:36
Бер ел элек Үзбәкстанда яшәүче бер яшьлек Газизбәк Абдумаджидовның тәненнән табиблар 16 энә табып ала. Бу хәл Үзбәкстанны гына түгел, бар ...
02-04-2019 09:10
АКШ оборона министры вазифасын башкаручы Патрик Шанахан Мексика белән чиктә стена төзү өчен бер миллиард доллар файдаланырга рөхсәт иткән....
29-03-2019 05:52
Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп фәрманына ярашлы, Америка астронавтлары 2024 елда Айга  кабаттан менәргә тиеш. “Президент Дональд Т...
29-03-2019 05:38
Казахстанда тагын өч шәһәрнең исемен алмаштырырга исәплиләр.  Петропавловскины — Абылай хан, Павлодарны — Кенәсар, Семейны  Казахстанның б...
29-03-2019 05:34
Иранда койма яңгырлар ташкыннарга китергән. Дистәләрчә мең кеше каза күргән. Бер Шираз шәһәрендә генә 11 кеше һәлак булган. Табигать китер...
29-03-2019 05:31
Американың Нью-Джерси штатындагы Медицина һәм стоматология университеты хезмәткәрләре, көчле кичерешләр һәм тойгылар бөердә ташлар барлыкк...
25-03-2019 06:38
Африка континентына көчле тайфун ябырылган. Мозамбик, Зимбабве, Малавига «Идай» дигән тропик циклоны коточкыч афәт китергән. Сәгатенә 117 ...
24-03-2019 11:01
Март аенда Голливуд йолдызы Джед Аллан мәрхүм булган. Безнең ил тамашачысына нәкъ шул “Санта Барбара” сериалындагы Си Си Кэпвел роле аша я...
22-03-2019 14:47
Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән....
20-03-2019 06:47
  Көньяк Кореяда ел саен ялкаулар ярышы үтә. Бу турнирны 2014 елда рәссам Вупс Ян уйлап таба. Ул моны тормыштагы ыгы-зыгыга каршы куярга те...
19-03-2019 19:28

Тәрҗемәсез


Жители села Томсино Псковской области уже несколько месяцев травят 12-летнюю Тасю Перчикову, которая жаловалась президенту на бедность сем...
В республике стартовал первый этап Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». С 11 марта начнут работать «горячии ...
Мәскәүдә Халыкара музыка йортында республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанда туганнар” исемле бәйрәм концерты үтте. Анда билгел...
Бизнес не должен находиться под угрозой ареста и штрафов, а суды справедливым и взвешенным отношением к судопроизводству могут помочь пост...
Президент России Владимир Путин в ходе оглашения своего Послания Федеральному Собранию предложил с 2020 года запустить программу «Земский ...
По словам врио главы республики, его команда готовит для этого ряд технологических, организационных и политических мер. ...
Более 9 млн россиян смогут воспользоваться поддержкой государства в рамках программы социальных контрактов. Ее суть в том, что государство...
На встрече руководства республики с руководителями крупных промышленных предприятий, прошедшей сегодня в Уфе в рамках российского промышле...
Один триллион рублей будет направлен из федерального бюджета в ближайшие шесть лет на борьбу с онкологией. Об этом заявил президент России...