Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Авыл баласының холык-фигыле шулай корылган инде. Кайда гына яшәсә дә, күңеле һәрчак туган төбәгенә, ата-бабалары яшәгән нигезгә тартыла. Башкортстанның Миякә районының Җилдәр авылында яшәүче Рәис Мөхәммәтшин да шундыйлар затыннан. Уфа авиация институтында югары

белем алып, инженер-техник белгечлеге буенча эшли башласа да, авыл тормышы үзенә тарта. Әтисе янында йөреп умартачы һөнәре серләрен өйрәнгән егет бу шөгыльгә җитди тотына. Хәзер аның ике умарталыгында 300-гә якын умартасы бар.

Алардан һәр елны, нинди генә һава торышы булса да, зур уңыш ала ул. Быел да тырыш хезмәт үзенең мул җимешләрен биргән. Уңган умартачының уңышы серләрен безнең хәбәрчеләр дә белешеп кайтты.

Миякә яклары искиткеч матур һәм бай табигате белән горурлана ала. Биредәге мул чәчәкле болыннар һәм урманнар умартачылык белән шөгыльләнү өчен бик кулай. Шуны исәптә тотып күпләр татлы һөнәрне үз итә. Рәис Мөхәммәтшин да умартачылыкны гаилә һөнәре ди. Әтисе эшен дәвам итә ул. Быелгы ел табигать шартлары умартачылык өчен бик уңайлы булмады. Әмма Рәис ага зарланмый. Һәр нәрсәне алдан хәстәрләсәң уңыш яхшы була ди.

Ике умарталыгындагы өч йөзгә якын умартаны карау җиңел эш түгел. Фәкать бик сабыр, түземле һәм бу һөнәрне бар тәне, җаны белән яратканнар гына озак еллар бал кортлары белән эшли ала. Үзләре дә кортлар кебек тырышлар. Күп вакыт Рәис ага көнне төнгә ялгап үзе генә башкара һәммә эшләрен. Уфадан улы Артур һәм оныгы Карина кайтканда, алар да ярдәмләшә.

Уңган кеше һәр нәрсәдә уңган була. Рәис ага да шундыйлардан. Балта эшләренә дә осталыгы бар. Умарталарны да, сәнгать үрнәгенә тиң утыргычларны да, өстәлләрне дә ясый ала ул.

Башкортстанда байтак еллардан умартачыларның осталык бәйгеләре оештырыла. Рәис ага да аларда бик теләп катнаша һәм җиңүләр яулый. Бай тәҗрибәсен яшьләр белән дә бик теләп уртаклаша. Авылдашлары, райондашлары да хөрмәт итә Рәис аганы. Тырышлыгы, уңганлыгы, башкаларга ярдәмгә килергә атлыгып торуы өчен. Авылдашлары Илдар Минһаҗев, Фариз Рәхимов һәм башка бик күпләр аның хакында “үзе дә умарта корты кебек тырыш” дип бәялиләр.

Кар эрү белән умарталыгын чыгарып эшкә тотынган һәм татлы ризыкны тәмләп караганга кадәр күпме хезмәт салынуын умартачы үзе генә белә. "Бал ашыйсың килсә, беренче чиратта үзеңә бал корты кебек, хәтта аннан да тырышрак булырга кирәк", ди умартачы Рәис ага.

Умарта карау серләре белән бераз таныш кеше буларак мин дә бу сүзләрнең дөреслеген дәлилләп әйтә алам.

Умартачылыкта илле елга якын тәҗрибәсе булган Рәис ага бүгенге көндә дә эзләнүдән туктамый. Үз һөнәрендә әледән-әле яңалыклар кертә.

Кортларны зарарлы магнит дулкыннардан саклау, аларны авырулардан дәвалау буенча үзе генә уйлап тапкан эш-гамәлләре бар. Нәкъ менә шундый тынгысызлыгы, үз эшенә мөкиббән китүе белән зур үрләр яулый да инде.

Без билгеле умартачы белән иртән, кояш чыгып, маларны көтүгә озату белән үк очрашырга сүз куештык. Чөнки аны башка вакыт өйдә очратырга мөмкин дә түгел. Умартачыларның кызу урак өсте -бал аерту чоры башланды бит.

- Рәис ага, быел бал аз дип ишеткәнем булды, сездә уңыш ничегрәк?

- Быел безнең якларда, бигрәк тә Миякә, Бишбүләк районнарында яңгырлар азрак булды. Шифалы чәчәкләр дә сирәгрәк. Көчле оялар гына бал җыя алды, шуңа азрак чыга. Июнь ае салкын булды, нектар барлыкка килмәде. Ана кортлар, үзләренә дә ашарга ташый алмагач, күкәй салмадылар. Кортлар аз булгач, бал да аз. Аннары бал җыйган вакытта көннәр бик җилле торды, күп кенә кортлар югалып бетте. Бу да корт оясының көчсезләнүенә китерде. шулай да умарталарны тиешенчә тәрбияләп, ярдәм итеп торгач, ярыйсы гына уңыш алуга өмет итә алабыз.

- Рәис ага, умарта асраучы туганнардан "соңгы елларда читтән китерелгән эре, сары буйлы һәм кара кортлар ояны баса, безнең кортларны үтерә", дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Алар безнең кортларны үтерердәй булгач, көчлерәк булып чыгамени?

- Иң дөрес үзебезнең кортларны асрарга кирәк. Читтән китерелгән кортлар белән безнекеләр кушылгач, усал токым барлыкка килә. Бу күренеш еш очрый башлады. Яңа гына умартачылыкны эшкуарлык итәргә тырышучы яшьләр шуларны алып үрчетмәкче, чөнки аларны очсызракка китереп саталар. Ләкин аның зур минуслары бар. Алар күбрәк җылы яклардан китерелә бит, шуңа да безнең кышларны кышлый, климатка яраклаша алмыйлар.

Бу кортларның март аенда ук оча башларга күнеккән Кавказ, Казахстан, Кыргызстан климатына яраклашкан бит алар. Бездә үрчетә башлаган кешеләрнең кортлары иртә яздан, көннәр җылынмас алдан чыгып очып үлеп беткән очраклары да күп. Шуңа күрә үзебезнең кортларны сакларга кирәк, чөнки алардан да яхшы токым юк. Ә моның өчен табигатьне, җирне яратырга кирәк. Соңгы елларда дистәләгән умарта үлде, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Моны мин кырга сибелгән агудан күрәм. Фермерларның инвесторлары кушуы буенча хәзер яз көне җирне сөреп та тормыйлар. Чәчкәннән соң бер- ике кат пестицид сибәләр. Аз гына чыгым белән яхшы табыш алырга теләүдән бу. Җирне дә, кортларны да бетерәләр. Элек бөтен әйбер контрольдә иде. Агуны билгеле бер чорда, тәүлекнең билгеле бер сәгатендә, химиянең күләмен кат-кат тикшереп, һәм башка кагыйдәләр истә тотылып сибелә иде. Хәзер исә, кортлар бал җыйганда сибәләр. Зур- зур техникалар аны ике-өч метр биеклектән сиптерә. Гадәттә, кортлар бал җыеп кайтканда шундый ук

биеклектә оча, һәм агуга эләгә. Ваемсыз игенчеләр үз табышын гына кайгырта. Бөтен бәла дә шунда. Умартачылар белән фермерлар арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне, үсемлекләрне серкәләндерү, агуны килешү буенча бер вакытта гына сибү, кортларны саклау эшләрен җайга салырга кирәк. Кешенең намусы юк икән, димәк көчле контрол кирәк. Шунсыз кортларны саклап алып калып булмаячак.

-Сез инде илле еллап умарта карыйсыз. бу һөнәрне сайларга теләгән яшьләргә, нинди теләкләр , киңәшләрегез бар?

-Әйе, соңгы елларда яшьләр арасында да умартачы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр саны арта бара. Эшкуар булам, дип уйлаган яшьләрнең күбесе банктан зур кредит алып, күпләп умарта сатып алам да тиз генә байыйм, дип уйлый. Киңәшем шул, зур кредитка батмагыз. Умартаны аны йөзәрләп түгел, ә унарлап арттыра барырга кирәк. Бер көндә умартачы булып китеп булмый. Ул эшкә бик зур сабырлык белән өйрәнәләр һәм бу һөнәр ул гасырлар дәвамында, буыннан- буынга тапшырылучы изге һөнәр . Шуны истән чыгармасыннар иде.

Китаптан укып кына чын умартачы булып булмый. Өлкән умартачылардан тәҗрибә тупларга кирәк. Моның өчен умарталыкка барып көннәр буе кортлар арасында кайнарга кирәк. Шуннан тартынсынып тормасыннар иде. Тәҗрибәле, чын умартачы конкуренциядән курыкмый ул, килсеннәр һәм өйрәнсеннәр. Чын дөресен әйткәндә, әгәр дә без Республиканы бөтен дөньяга билгеле бал иле итеп күрсәтергә теләсәк, һөнәри умартачылар әзерләүне арттырырга , гамәли тәҗрибә уртаклаша алырлык уку- укыту үзәкләре оештытырга тиешбез. Умартачының бер умарталыгында йөрегәндә гадәттәгедән таррак булган умарталарга игътибар иттем.

- Рәис ага, бу күз күнекмәгәнрәк умарталарны кайдан алдыгыз, дигән сорауга, ул елмаеп җавап бирде:

- Ә болары минем "соңгы өмет" дип исемләнгән умарталарым. Умартачылар башлыча өлкән кешеләр бит инде, үзем дә җитмештән өстәмен. Шуңа күрә дә күтәрергә һәм эшләргә җиңелрәк булсын дип 40 см киңлектәге 8 рам сыярлык умарталар ясый башладым. Соңрак, минем үрнәктә, башка умартачылар да эшкә керешеп киттеләр. Берничә елдан монды умарталарны "Пчеловод" журналында күреп алдым. Анда аны "пенсионер" дип атаганнар. Менә шундый тарихы бар аның. Аннары мондый умарталардан күбрәк бал алуга ирешә башладым. Кортларның да кешеләр кебек төрлесе бар бит, эшләгәннәре бар, бар ялкауы. Мәсәлән, берәр өлкә кебек җирдә кеше күп җыелып китә, боталып йөрүчеләр күбәя бит .Корт оясында да шундыйрак хәл күзәтелә. Оя таррак һәм кечерәк булган саен, анда кортлар саны да азрак була. Азрак кортлар белән "ана корт" яхшырак һәм җитезрәк идарә итә. Нәтиҗәдә, хезмәт җитештерүчәнлеге бермә-бер арта. Димәк, табыш та арта

һәм умартаны күчереп йөртүе дә җиңел.

Рәис ага, 18 августа Республиканың Бөрҗән районында дөньяның барлык умартачылары җыелачак. Анда " Бөрҗән балы- башкорт даны" халыкара этнофестиваль үтәчәк. Сездә катнашасызмы бу чарада?

-Катнашырга теләк зур ул. Гомүмән, андый чараларда катнашу бик файдалы. Умартачылар, умартачылык кирәк- яраклары җитештерүчеләре арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданы бит ул. Әйткәнемчә, китаптан укып кына умартачы булып китә алмыйсың, моның өчен киңәшләшеп, аралашып яшәргә кирәк.

- Зур рәхмәт Рәис ага, сәламәтлек һәм мул бал уңышлары сезгә.

Рәдиф Фәтхи.

Башкортстан яңалыклары


Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук   Дәү...
21-03-2019 09:09
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген туган көне – аңа 55 яшь! Радий Фәрит улы 1964 елның 20 мартында ...
20-03-2019 05:13
Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбир...
19-03-2019 06:45
Благовар районының Языково авылында  чүп-чарны сортларга аеручы комплекс төзергә уйлыйлар. Проектны 2019 елның 30 октябренә кадәр эшләп бе...
14-03-2019 09:39
Русия Президенты Указына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән сәламәтлеге чикләнгән балаларны һәм сабый вакыттан ук беренче төркем инвалидларын...
13-03-2019 09:59
Игезәк балалар дөньяга килү – әти-әни өчен икеләтә бәхет. Шул ук вакытта мәшәкате дә шулкадәр арта. Ни дисәң дә, бүгенге көндә балалар үст...
12-03-2019 04:59
11 мартта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров автомобиль юлларын  ремонтлау сыйфатын контрольдә тоту өчен тәгаенләнг...
11-03-2019 20:01
Февраль аенда сарымсак, кишер, суган, кызыл чөгендергә бәяләр 1,8-8,4%, кәбестә —  13,2%, помидор һәм яшел кыяр — 19,5-19,8%, банан һәм ал...
11-03-2019 13:35
Язгы көнгә ышаныч юк: әле буран котыра, әле коеп яңгыр ява. Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасы 0 градустан югары булып, яңгы...
11-03-2019 05:39
Кичә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль трассасында республиканың Благовар районында зур юл һәлакәте теркәлгән. Төбәктәге ЮХХДИ хәбәр итүенчә, а...
10-03-2019 10:37
Кышны ничек озатырга икәнлеген беләсезме? Сибай халкы белә. Монда икенче ел рәттән “Кышны озату” йоласы белән бергә Пима бәйрәме үткәрә. Б...
09-03-2019 17:23
Баш  автоинспектор Динар Гыйльметдинов үз блогында  Тәтешле районының Әрибаш авылындагы фаҗига турында язган. 9 мартта төнге 3ләрдә Әрибаш...
09-03-2019 13:01

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Байкал арты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы әнинең аварияле то...
21-03-2019 10:21
Кичә Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче Мәсгудә Минидарова исемле хатын үзен «Иванушки International» төркемен...
20-03-2019 07:09
Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылынна...
18-03-2019 17:46
  Җырчы Юлия Началова вафат, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы сайты.   Бу хакта журналистларга җырчының пиар-менеджеры Ан...
16-03-2019 19:27
1997 елда зур экраннарга чыккан «Брат» нәфис фильмын күпләр хәтерлидер.  Жанры буенча боевик, криминаль драма. Режиссер Алексей Балабанов ...
14-03-2019 10:20
“Голос” телевизион шоу проектында катнашкан Севиль Вәлиеваны бер олигарх кичәдә чыгыш ясарга чакырган. Моның өчен ул 5 миллион сум гонорар...
14-03-2019 09:55
Актер һәм продюсер Леонид Ярмольник хәзерге КВН комадаларын шаяра беләмәүдә гаепли. Бу хакта ул “Дождь” телеканалының Hard Day's Night тап...
14-03-2019 09:51
Forbes журналы һәр елдагыча Русия шоу- бизнесында иң танылган шәхесләрнең  керемен санады. Иң акчалы, матди яктан иң яхшы тәэмин ителгән а...
14-03-2019 08:49
- Гәүдәмә карап миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма әле күптән түгел генә утызны тутырдым. Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да у...
14-03-2019 07:53
Мәскәүнең бер ташландык фатирында табылган маугли-кызның әнисе суд каршына баскан. 47 яшьлек Ирина Гаращенко 5 яшьлек баланы үтерүдә тырыш...
14-03-2019 07:47
Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән ...
13-03-2019 19:39
Санкт-Петербургта Тикшерү комитеты тикшерүчеләре шәһәрнең үзәк районындагы коммуналь фатирда күп балалы ананың үлеме сәбәбен ачыклыйлар. ...
13-03-2019 19:21

Дөнья


Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән....
20-03-2019 06:47
  Көньяк Кореяда ел саен ялкаулар ярышы үтә. Бу турнирны 2014 елда рәссам Вупс Ян уйлап таба. Ул моны тормыштагы ыгы-зыгыга каршы куярга те...
19-03-2019 19:28
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу хакта РИА Но...
19-03-2019 13:52
Африкада алсу төстәге фил баласы туган. Африка филләре арасында бу сирәк күзәтелә. Белгечләр аның арытаба исән калуына шикләнә, чөнки Афри...
14-03-2019 09:26
Кытай физиклары EAST  термик төш синтезы өчен экспреименталь реактор төзелешен төгәлләү өстендә. Бу хакта Life.ru га сылтанып Day.Az  хәбә...
13-03-2019 06:52
Согуд Гарәбстанында Saudi Arabian Airlines компаниясенә караган самолет очып киткәч, Джиддидагы  Абдел Азиз исемендәге аэропортка кире кай...
12-03-2019 18:57
Кытай Хөкүмәте Boeing 737 Max 8 самолетында очышлар ясауны тыеп торырга булган. Эфиопиядә пассажирлар самолеты шартлаганнан соң, эчке рей...
11-03-2019 19:38
Эфиопиядә бүген матәм көне. Якшәмбе әлеге ил территориясендә авиаһәлакәт булып, 156 кешенең (кайсыбер мәгълүматлар буенча 157) – 148 пасса...
11-03-2019 05:11
    Парижда җенси органын зурайту буенча операция вакытында 65 яшьлек  "алмазлар короле" Эхуд Арье Ланидоның гомере өзелгән. Табибла...
09-03-2019 20:39
АКШ сенаторлары Әфганстанда сугыш тәмамлануы һәм илдән Америка солдатларын чыгару турында закон проектын тәкъдим иткәннәр. Документ шулай ...
06-03-2019 20:24
Интенсив терапия шәфкать туташы 54 яшьлек Вилма Вонг вакытыннан алда туган сабыйларны 30 елга якын карый. Ләкин ярдәм күрсәткән бәбиләрене...
01-03-2019 05:35
Хатын-кыз ярты гомерен газ плитәсе янында уздыра. Аш-су бүлмәсендә ул хуҗа. Кайда ни ята, белсә дә ул гына белә. Газ плитәсе астындагы кеч...
27-02-2019 10:10

Тәрҗемәсез


Жители села Томсино Псковской области уже несколько месяцев травят 12-летнюю Тасю Перчикову, которая жаловалась президенту на бедность сем...
В республике стартовал первый этап Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». С 11 марта начнут работать «горячии ...
Мәскәүдә Халыкара музыка йортында республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанда туганнар” исемле бәйрәм концерты үтте. Анда билгел...
Бизнес не должен находиться под угрозой ареста и штрафов, а суды справедливым и взвешенным отношением к судопроизводству могут помочь пост...
Президент России Владимир Путин в ходе оглашения своего Послания Федеральному Собранию предложил с 2020 года запустить программу «Земский ...
По словам врио главы республики, его команда готовит для этого ряд технологических, организационных и политических мер. ...
Более 9 млн россиян смогут воспользоваться поддержкой государства в рамках программы социальных контрактов. Ее суть в том, что государство...
На встрече руководства республики с руководителями крупных промышленных предприятий, прошедшей сегодня в Уфе в рамках российского промышле...
Один триллион рублей будет направлен из федерального бюджета в ближайшие шесть лет на борьбу с онкологией. Об этом заявил президент России...