Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

“Әлдә әле шәһәрдән кунаклар кайтып төште, аларга табигать күрсәтәбез дип, үзебез дә ял итеп кайттык. Югыйсә, җәй үтеп бара, су керергә вакыт таба алган юк иде”. Таныш сүзләрме? Авыл халкының күбесеннән ишетергә була аларны.

Чынлап та, авылда яшәүчеләрнең күбесе башы белән җәйге мәшәкатьләргә чума да, ял итү турында уйларга да вакыты калмый. Йорт-кура, хуҗалыкны тәртипкә китерү, бакча, җиләк-җимеш, кош-корт, мал-туар, көтү, печән – саный китсәң, очына чыгарлык түгел. Шулай да, дөнья эшләрен бер читкә куеп, ял итә белергә дә кирәк, ди табиблар.

Рәхәтләнеп су кереп, кояшта кызынып, табигать хозурлыгына сокланып, дөнья гизеп кайту күңел халәтенә дә яхшы йогынты ясый. Моның өчен җиде диңгез кичәргә димәгән. Үзебезнең табигать тә искиткеч бай һәм матур.

 

Шуңа безнең республикага ял итәргә һәм сәяхәт кылырга илнең калган төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә киләләр. Әбҗәлил районындагы Яктыкүл (Банное), мәсәлән, җәен ял итү уңайлыгы буенча Русиянең иң популяр 3 күле исемлегенә кергән. Беренче урында Ырынбурдагы Соль-Илецк булса, икенче урында – Яктыкүл, аннары Тверь өлкәсендәге Селигер күле килә.

 

 

Республика буенча алганда, Кандракүл, калган еллардагы кебек үк, алдынгылыкны бирми. Башкортстанның аеруча сакланучы табигать территорияләре буенча дирекциясеннән хәбәр итүләренчә, табигать паркларына ел башыннан алып 43200дән артык кеше сәяхәт кылган. Туристларның 23560тан күбрәген – Кандракүл, 10200дән артыгын – Ирәмәл тавы, 5730дан ашуын – Морадым шарлавыгы, 3700дән күбрәген Асылыкүл кабул иткән. Әлеге табигать паркларының исемнәре һәм даннары киң билгеле булуы да күпләрне үзенә җәлеп итә.

 

Туристларны ничек җәлеп итәргә?

 

Әйткәндәй, республикага туристларны җәлеп итү буенча киңкырлы эш алып барыла. Үткән атнада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның ЮНЕСКОның глобаль геопарклар челтәре эксперты, Халыкара җир асты су ресурсларын бәяләү үзәге консультанты Сурен Гевинян белән очрашуында да сүз шул хакта барды. Эш шунда: “Янгантау” геопаркы Русиядә беренче булып ЮНЕСКО статусын алырга дәгъва итә. Салават районында “Янгантау” геопаркы төзү карары былтыр җәй Уфада үткән Халыкара экологик форумда кабул ителгән иде. Шушы көннәрдә республикага халыкара экспертлар килүе көтелә. Алар геологик парк территориясенә бәя бирәчәк. Ә статус алу турындагы гариза агымдагы елның сентябрендә каралачак. Бу геопаркның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе Янгантауның бай геологик, археологик һәм мәдәни мирасын тагын да ныграк сакларга ярдәм итәчәк, туристларны җәлеп итәчәк һәм, әлбәттә, өстәмә керемнәр китерәчәк. “Геологик күзлектән караганда республика кызыклы. Аны бездә булып киткән белгечләр дә билгели. Бездә тауларны да, тигезлекләрне дә, далаларны да күрергә мөмкин, – диде очрашуда Рөстәм Хәмитов. – Без геопарклар аша республикага туристик берләшмәләрнең игътибарын җәлеп итәргә, табигатебезне карарга теләүче халык агымын оештырырга телибез”.

 

 

 

Табигатьне санга сукмасаң

 

Туристларны җәлеп итү яхшы, әлбәттә. Шуның белән бергә ял итү өчен уңайлыклар булдыру мәсьәләсе дә килеп туа. Бу җәһәттән елга-күл буйларында хәлләр бертөрле генә түгел. Бер урында уңайлыклар булдырылган, сервис югары дәрәҗәдә һәм, әлбәттә, хаклары да шулкадәр булса, икенче урыннар хуҗасыз калган йорт шикелле: яр буйлары чүп белән тулган. Ә бит чүп калдыручыларның күбесе читтән килгән туристлар түгел, үзебезнең җирдә яшәүчеләр. Безнең халакта әле, ни кызганыч, ял итү мәдәнияте түбән дәрәҗәдә. Ашаган-эчкәннән калган чүп-чар, кәгазь һәм башкаларны ташлар өчен махсус савыт булмаса, аларны үзең белән алырга мөмкин. Моның бер авырлыгы да юк. Барысы да тәрбиягә генә кайтып кала. Кем әйтмешли, кайда чүпләмиләр – шунда чиста. Мондый хәлләргә күбрәк ял итү өчен махсуслаштырылмаган урыннарда очрыйсың.

 

Табигый парк территорияләренә килгәндә, алар аерым күзәтү астында тора. Аларда хәтта кайсыбер төр транспорт чараларында йөрүне тыймакчылар. Атап әйткәндә, табигать паркы территориясендә урнашкан Кандракүл ярына киләчәктә машина белән килеп туктарга ярамаячак. Чөнки автомобильләр белән килеп, яр буен пычратып китүчеләр ешайган. Шуңа Башкортстанның Табигатьне саклау прокуратурасы чаң кага. Ведомство прокуроры Рунар Шәйхетдинов әйтүенчә: “Халыкның ялын тәэмин итәм дип, табигать паркын шәһәр пляжы хәленә төшерергә ярамый. Чөнки аның бурычы – табигатьне киләчәк буынга саклау һәм территориягә кешелек йогынтысын мөмкин кадәр киметү”. Киләчәктә биредә күлдән ерак түгел автопарковка булдырылачак һәм сулык янына машиналар белән килеп туктау тыелачак. Шулай ук табигый парк территориясендә урнашкан Ирәмәл тавы итәгендә кышын кар машинасында (снегоход), җәен квадроциклларда хәрәкәт итү дә тыела. Моңа кадәр анда тулы бер бизнес җәелгән булган. “Безнең мәгълүматлар буенча, тауга кар машинасында бер тапкыр менү өчен туристлардан биш мең сум алганнар”, – ди Рунар Шәйхетдинов. Әле туристларны тау итәгенә алып барып җиткерүнең башка юллары эзләнә. Шул исәптән атлар белән илтү дә карала.

 

Ни кызганыч, машинада керү тыела дигән урыннарда да кайсыберләр таләпләрне санга сукмый. Андыйлар өчен 2013 елдан алып су саклау зонасына машина белән якын килгән өчен штрафлар салына башлады. “Су саклау зонасының чикләре Су кодексында билгеләнгән. Урындагы хакимият тә аны билгели ала. Документта машиналар сулыкка кадәр нинди ара калдырып туктарга тиешлеге күрсәтелә. Шулардан чыгып штраф салына, – ди адвокат Роман Петров. – Әлбәттә, бу дөрес. Ләкин проектын кабул иткәнче аны тормышка ашырырлык шартлар тудырырга кирәк. Республикада машина белән якын килергә ярамаган, шул ук вакытта парковкасы булмаган сулыклар бик күп”.

 

Аларга өстәп, кайчандыр ял итү шартлары булган, бүген караучысыз калып, кыргый пляжга әверелгәннәре дә бар. Бер танышым быел Баймактагы Талкас күлен күреп, элек гөрләп торган урыннары бушап калганлыгы турында сөйләп торды.

 

Йомгаклап әйткәндә, ял итү өлкәсен үзебезнең халыкны да, туристларны да җәлеп итәрлек дәрәҗәгә күтәрү өчен эшлисе дә эшлисе әле.

 

 

 

***

 

Кайсыбер кешеләрдән күл-елгаларда су кергән өчен акча түләттерделәр дигәнне ишеткән бар. Мондый хәл закон кысаларына сыямы? Бу уңайдан Башкортстанның табигатьне саклау прокуроры Рунар Шәйхетдиновның “Российская газета”да басылган интервьюсыннан җаваплар тәкъдим итәбез:

 

– Гомум кулланылышта булган су объекты янына һәр кеше бер каршылыксыз килә алырга хокуклы. Һәркем судан 20 метрдагы яр полосасында, анда ял итү зонасы яки пляж булса-булмаса да, балык тота, кояшта кызына, ял итә ала. Гамәлдә кайсыбер арендаторлар елга-күл янына килү урынын тулысынча киртәләп ала һәм анда түләүле пляж ясый. Бу – РФ Су кодексын бозу. Эшкуарлар шуны аңларга тиеш: алар пляжда бизнес оештыра ала (хезмәтләр күрсәтә, кирәк-яракларны куллануга биреп тора), әмма су янына килгән өчен кешеләрдән акча түләттерү – законга каршы гамәл”.

 

– Мондый очракларда кемгә мөрәҗәгать итәргә?

 

– Закон таләпләре үтәлешен Башкортстаның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы һәм Росприроднадзорның төбәк идарәсе күзәтә. Беренче ведомтсво күлләр һәм бәләкәй елгалар өчен җавап бирсә, икенчесе карамагында – Караидел һәм Агыйдел елгалары. Тәртип бозу очраклары буенча территориаль прокурорларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

– Тәртип бозучыны ни көтә?

 

– Штрафлар, шулай ук 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату карала. Мәсәлән, шәхси эшкуарга – 50 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 200-300 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Эшчәнлекне административ туктатып тору чарасы да – ярыйсы нәтиҗәле алым. Әгәр тәртип бозу су керү сезоны алдыннан ачыкланган икән, җәен бернинди бизнес белән дә шөгыльләнә алмыйсың дигән сүз.

 

– Мисаллар бармы?

 

– Уфаның Сипайлово бистәсендәге “Берег солнца” ял итү зонасы суга кадәр киртәләнгән. Кергән өчен 60 сум сорыйлар. Бушлай су керергә ярамыймы диюгә хезмәткәрләр: “Бушлай теләсәгез – башка урынны эзләгез”, –дип җаваплыйлар. Әле арендаторга карата административ тәртип бозу турында эш ачылды.

Язгөл Сафина.