Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Теләк
Килә назлы җилләр булып
Иңеңә сарыласым.
Сөю утларында янып
Өзелеп сагынасым.
Килә кайнар кочагыңа
Назланып сыенасым.
Мәхәббәтнең диңгезендә
Кинәнеп коенасым.
Тормышыңның дәрьясында
Килә ургып агасым.
Иркә, шаян дулкын булып
Ярларыңа кагасым.
Серле уйчан күзләреңә
Һәр көн килә багасым.
Күзләреңнең карасында
Мәңгелеккә каласым.
Мәхәббәтнең учагында
Килә дөрләп янасым.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Иртәрәк туганмын

Бала чакта тик бер теләк
Тырышасың үсәргә.
Ашыга идем иртәрәк
Күп нәрсәне күрергә.
Соң туганмын, дип
уйладым,
Көнләшеп өлкәннәргә.
Исем китмәгән икән шул
Бик тиз үткән көннәргә.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна


(Хикәя геройларының үзләре сөйләгәненнән.)


Автордан:Кереш


Дустым, менә алып кулга
Тукаебыз китабын,
әкиятләрен укырга
алындым әле тагын.

Тукайның әкиятләре –
сихерле дөнья алар.
Менә әкият битләре
могҗиза тудыралар: