Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Шәмсия бүген бик иртә торды. Көтүгә малларын куды, кош-кортына җимен бирде, өйдәге тавык чүпләсә дә бетми торган эшләрен башкарды, идәнгә тезелешеп яткан балаларының өсләрен килеп япты, тик аңа һаман да әле бик иртә кебек тоелды.Алсуланып аткан җәйге таң яктысы әле сүрелмәгән, ә кояш җылысын бирер өчен тиешле биеклеккә күтәрелмәгән иде әле.Матур җәйге иртәдә генә була торган рәхәт салкынлык тәнгә җиңеллек биреп,күңелдә яңа туган көнгә өмет уята, дәрт өсти.Бүгенге көннең шулай матур булачагына сөенеп, Шәмсия юлга әзерләнә башлады: өстенә вак төрткеле зәңгәр күлмәк киде,башына ак яулык ябынды, ә аягына сай читле резин кәлүш кияргә булды.Шул арада йортның кече капкасыннан керүче күршесе Гөлсемнең дә чуар күлмәге күзгә чалынды.Әйе, алар кичтән үк күрше авылга барырга дип, сүз куешканнар иде шул - бик вакытлы юлланасылар икән…

Менә ике ут-күрше, көлешеп сөйләшә-сөйләшә,башта Тәнзиләләр тыкрыгыннан төшеп,бакча артлап кына салынган ат юлыннан атладылар,ә аннары көтүлек аша гына үтеп,юлны кыскатмакчы булдылар.Шул вакыт:
-Шәмсия б…, борыл димен…,-дигән тавышка, икесе дә урман ягына борылып карадылар.Карасалар: көтүче Зиннәт агай, шулай кычкырып, сыер куа булып чыкты. Шәмсия белән Гөлсем, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, сыннары катканчы рәхәтләнеп көлделәр. Авыл кешесе кызык инде: көтүче сыер куганда аңа хужабикәнең исемен кушып сүгәләр икән. Көтүче, әлбәттә, хатыннарны танымады, ә ике ахирәт, бераз тынычланып, юлларын дәвам иттеләр.Алар барасы авыл Балтачтан ерак түгел,бик күп булса алты-жиде чакрым булыр.Элек-электән бу мари авылына тирә-як авыллардан кәрт салучы-юраучы янына килүчеләр күп булган.Әлеге ахирәтләрнең дә бу авылга иртән-иртүк торып килү сәбәбе дә шул инде: карату.
Карау-юрау сәләте бу гаиләгә буыннан-буынга тапшырылып килгән дип сөйлиләр.Иллә мәгәр, аларның юравы дөрескә дә туры килә диләр…
Алар, иң беренчеләрдән булып юратып, кайтыр юлга чыктылар. Әмма кайтыр юл Шәмсия өчен үтә дә авыр, озын булып тоелды:
-Алты балаң арасында, иң матуры бәхетсез булачак!
-Бу коточкыч хәбәрне ишетер өчен килдеммени мин?! Ул әйткән, дөрес була, бу-Нәсимәм бит минем!-дип өзгәләнде ана йөрәге…
Шәмсия белән Хәйдәрнең тормышы җай гына алга атлады.Балалары бер-бер артлы усә торды.Уку яшенә җиткәннәре мәктәпкә йөгерде.Үсә төшкәннәре кечерәкләренә ярдәмләште. Бер үк киемне киеп үстеләр: үзләренә бәләкәйләнгән киемнәр олыраклардан-кечерәкләренә күчә барды.Нишлисең – заманы шул иде. Яңача-советча яшәүнең баштагы еллары күп гаиләләр өчен шулай бер чамарак иде.Һәркем үз эшен тырышып башкарды.Колхозлар гөрләп эшләде. Халыкта эш, уку дәрте көчле иде, җиңүгә омтылыш зур иде.Яшәү шартлары артык мактанырлык булмаса да, ничектер, тормыш рәхәт, тыныч, халыкның күңеле көр булды.
Әмма зур омтылышлар белән алга таба барган бу имин тормыш туктап калды - сугыш башланды. Беренче көннәреннән үк, башка ир-егетләр белән беррәттән, Хәйдәрнең кулына да повестька тоттырдылар. Иртәгә фронтка китәм дигән көнне Хәйдәрләргә, ул вакыттагы военком начальнигы Лукманов дигән кеше үзе өйгә килеп:
- Юк, Хәйдәр, син монда каласың, синең кебек намуслы кешеләр монда да бик кирәк! - дип,кулына бронь кәгазе тоттырды.Шулай итеп, Хәйдәрнең язмышы хәл ителде.Сугышка киткәннәр өчен дә эшләргә кирәклекне аңлый иде аның намуслы җаны.Өенә кайтып урарга да вакыты булмады аның, көн-төн эштә я юлда булды ул. Күрше авылларга ат атланып чыгып китте.Ярый әле Шәмсиясе, аның өйгә кайта алмасын белеп, эш урынына пешкән ашын,тегесен-монысын юнәлтеп, куеп китә торган булды.Иренең эштән бушый алмаганын аңлап, балалар тәрбияләүне дә, дөнья мәшәкатьләрен дә ул үз өстенә алды.Киемнәре ертылса, тегеп-ямап кидерде, тамакларын ач итмәде, хәтта пималары тишелсә, үзе төп салып, юнәтеп бирә торган булды. Әлбәттә, бу эшләрне Шәмсия төннәрен йокламый башкарды, ә иртәгесен колхоз эшенә йөгерде.Шәмсия кебек нык, таза гәүдәле хатыннар үгез урынына җигелде инде колхоз эшенә ул заманда: җирен сөрде, тырмасын да тырматты, ындыр табагында да эшләделәр алар. Мин хатын-кыз дип, иркәләнә торган заман түгел: илдә сугыш бара. Аның белән бергә колхоз йөген тарткан хатыннарның кулларына “кара кәгазь”алып әрнүләре аның да йөрәген тетрәтә иде. Ирен юньләп күрмәсә дә,аның дөньяда исән яшәве өчен эчтән генә сөенде.Ходайга рәхмәтле булды.Эштән арып кайтуына балалары үзара сугышып, борчылышып торган чаклар да күп була иде. Андый чакта Шәмсия:
- Менә әтәгез кайтса,әйтермен әле мин сезне!- дип, әтиләре белән куркыткан була иде, ә тегеләре шунда ук “шым ” була иде, ә Шәмсия үзе эчтән генә елмаеп, ярый әле аталары бар балаларымның, дип сөенер иде.
Авыр булса еллар алга барды.Менә 1944 нче елның да язы җитте. Балалар да бераз исәйде.Шәмсия белән Хәйдәрнең олы балалары – Зәйнәп тә буйга үсеп, җиткән кыз булып өлгерде.Үзе әле бары унбиштә генә булса да, әнисенә охшап, гәүдәгә нык, таза булып үсте.Ир балалар белән беррәттән быел ул да колхоздагы авыр эшләргә “җигелде”.Мөхәммәтхан бабай жигеп биргән колхоз үгезләре белән жир сөрде,тырматты. Аның шулай уңган, егәрле булуына олылар сокланып карыйлар иде. Ул авыр елларда үсмер балаларны мактау да күңелләренә канат өстәгәндер, бәлки.Алар да үзләренең җитәр-җитмәс көчләре белән эшләп, җиңү язын якынайттылар бит. Ә җиңү язы инде якын иде…
Гомер үткән саен Шәмсияне теге вакыттагы мари корткасы юрап әйткән сүзләр ныграк борчыды. Инде хәзер балалар үскәч, бу сүзләр үткен хәнҗәр кебек йөрәген телгәләде.Ул, инде зураеп, олы тормыш юлына баскан балаларын кабат-кабат уйдан кичерде.
– Зәйнәбем өчен борчылмыйм, киявем акыллы, укыган кеше, - дип уйлады ул фронттан яраланып кайткан Касыйм турында сөенеп. Галихан улым да өйләнеп, матур итеп узаллы яшәп китте, шөкер. Миңнур кызымның да иптәше әйбәт туры килде. Хаккый улым белән Вәсиләм әле бәләкәйләр, укып кына йөриләр, - дип юатты ана үзен. Ә менә Нәсимәмә быел унҗиде яшь тула бит, аның язмышына ниләр язгандыр, Ходаем ! Шул вакыт Шәмсиянең йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды, ул хәлсезләнеп түшәккә барып ятты.
Нәсимәнең язмышы бөтенләй башкачарак язылды.Теге вакыттта мари корткасы әйткәнчә, ул матурлар арасында да иң матуры булган икән шул.Тоташып үскән куш кара кашлар астында елмаеп кына карый торган коңгырт күзләр, түгәрәк йөзен матурлап торучы нәфис борыны, менә- менә өзелеп төшәргә әзерләнгән чиядәй иреннәре, ап-ак тезелеп торган тешләр, куекара бөдрәләнеп торган чәчләр – торганы бер,әкиятләрдә сөйләнгән патша кызларындагыдай матурлык.Сүз дә юк, бубер кашык су белән йотарлык чибәргә күзләре төшмәгән егет калды микән районда ? Тегеннән дә моннан да Нәсимәне соратып килүчеләр күп булды бу гаиләгә. Хәйдәр , аптырагач, Нәсимәне сатучылар әзерли торган уку йортына җибәрергә булды. Шул максат белән, ул дусты Калитовка мөрәҗәгать итте, чөнки ул заманнарда паспорт алу бик авыр мәсьәлә иде.Сугыштан соңгы авыр елларда авылга эшче куллар күп кирәклектәнме, хөкүмәтнең политикасы шулай булгангамы- анысы безгә караңгы инде, иллә мәгәр авыл халкына – гомумән паспорт бирелмәде. Тегендә-монда укырга керүче яшьләргә генә паспорт урынына ниндидер справка язып бирелә иде. Паспорт өстәле начальнигы Хәйдәр дустының үтенечен кире какмый, әлбәттә Нәсимәгә паспорт әзерләп бирә. Инде бары да әйбәтләнде дисәң-юк икән. Нәсимәгә күзе төшеп йөргән күрше авыл егете кызны урлапмы, мәҗбүриләпме дигәндәй, шул төнне уз авылына алып кайта. Бу хәлне ишетеп, иртән иртүк, Хәйдәр кызын кире алып кайту нияте белән , Гайнелҗан өенә килә. Егеткә Нәсимәне бирмәячәген, кызының әле яшь булуы, аңа укырга кирәклеген яхшылып аңлатып карый, әмма Гайнелҗан бернинди ипкә дә килми. Алай гынамы әле?! Кызы да үзенең өйгә кире кайтмаячагын белдерә. Хәйдәр Гайнелҗанга да, кызына да бик нык ачуланып кайтып китә. Шулай итеп, Нәсимә кияү йортында торып кала …
Калуын-кала, әмма яшь бала үзенең зур хаталы адым ясавын бик тиз аңлый башлый.Гайнелҗанның “алтын таулар” вәгъдә иткән мәхәббәте ялган булып чыга. Нәсимәгә өйләнүе дә үзен кызыксындырган тәтәйне эләктергәч тынычланган баладай, сүрелә. Анда “ бу тәтәй бары минеке генә !” дигән нәпсе көчәеп, көнләшеп кул күтәрү дәрәҗәсенә үк барып җитә.Бу тозактан ничек ычкынырга белмәгән бала, көн-төн күз яше түгә. Ата йортына кайтыр иде – курка, әтисе гафу итмәс дип уйлый. Ике ут уртасында калган Нәсимә шулай да башын түбән иеп, кайта. Хәйдәр җәберләүдән сулган чәчкәдәй калган кызын күреп йөрәге телгәләнсә дә, кеше сүзе ишетеп гарьләнүдән куркып, кызына шундый карар чыгара:
-Иртәгә үк авылдан чыгып китәсең, паспортың өстәлдә !
Кая барырын тәгаен генә белмәсә дә, кулына паспорт алгач, Нәсимә күңелендә ниндидер җылылык, җиңеллек тоя. Әйе, әйе, ул һичшиксез башын алып, чыгып китәчәк , теге җәбраил Гайнелҗаннан да котылачак !
Иртәгәсен Хәйдәр ,кызын Янаул станциясенә кадәр озата барды. Нәсимә үзе дә белмәгән якка – Казахстан ягына ыңгайлаган поездга утырып китте.

Чит- ят җиргә барып урнашу бик җиңелдән булмады Нәсимәгә. Баштагы мәлләрдә ( фатир таба алганчы ) вокзалда кунып йөрде, эш эзләде. Көн артыннан көн үтте. Кесәдәге өйдән биреп җибәрелгән акчалар да бик чамалы калды. Эчәсе , ашыйсы бик килгәч, чәй булса да алып эчәрмен дип ,соңгы тиеннәрен барлады да , станциядән ерак булмаган бер чәйханәгә узды. Бер стакан чәй алды , күмәчкә дә акчасы җитте. Ул олы гына яшьтәге бер ханым янына барып утырды, үзеннән үзе ике арада сүз алышып киттеләр. Бу ханым казахча сөйләшә иде , әмма Нәсимәгә аны аңлавы җиңел иде , чөнки безнең татар теле белән казах сөйләмендә зур охшашлык , якынлык бар бит. Казах халкы безнең татарларны анда “нугай татары” дип ихтирам итә икән. Әлеге хатынга Нәсимә үзенең эш эзләвен, яшәргә урыны да булмавын аңлаткач :
И , канатым, безгә якын бер ләфкәгә сатучы кирәк диләр , син сату сата беләсеңме ? – дип сорады. Нәсимә каушап кына :
- Ун класс укыганлыгыма документым бар,- диде.
– И , канатым , синең ул укуың монда зур уку инде ул , әйдә киттек , - дип , Нәсимәне үзе белән ияртте. Аның әйткәннәре хак булып чыкты: чынлап та хатын сөйләгәнчә , бу азык-төлек сатыла торган кибеткә сатучы кирәк икән. Булырга булса , була икән: шунда ук бер әби янына фатирга да урнаштырдылар үзен.
Нәсимә сатучы һөнәренә тиз төшенде.Мәктәптә яхшы укуы ярдәм иткәндер инде. Матур гына эшләп китте… Башына ак калфак кигән, өстенә гәүдәгә сылашып торган ак халат кигән бу матур сатучы кызны бик тиз казах халкы үз итте, яратты.
Кибеткә килгән кешенең: “ Җаным ”, “ Карлыгачым ”, “ Канатым ”, - дип эндәшүләре Нәсимәнең күңеленә сары май булып ятты, җәберләнгән җанында кешеләргә ышаныч барлыкка килде, яшәргә, киләчәккә өмет уятты.Эш хакын да ярыйсы гына ала башлады. Менә инде өс-башын да яңартты, хәтта әти-әниенә дә берничә кабат акча салып җибәрде. Тик инде ( бер авызы пешкәч) үзенә мөлдерәп караучы егет- җилкәнне күрмәмешкә салышып, я читкә карый, я игътибар итми.Әмма гел шулай гына калып булмый шул! Әй , син яшьлек, әй, син матурлык! Кемнәрнедер бәхетле, я кемнәрнедер бәхетсез итүче илаһи көч бит син !
Шулай булмаса, безнең Нәсимәбез белән дә тагын бәхетсезлек булмас иде, югыйсә !
Көннәрдән бер көнне кибеткә урта буйлы, кысык кара күзле, карап торуга матур гына килеш-килбәтле бер казах килеп керде. Нәсимә аңардан күзләрен яшерергә өлгерә алмый калды. Казах, нидер сораган булып кыйланса да, Нәсимәдән күзен ала алмый иде. Әйтерсең ул күзәткән бу кара моңсу күзләр бары аныкы гына, ә фәрештәдәй ак халат кигән бу сын- бары аныкы гына! Бу очрашудан тәэсирләнеп егет, кибеттән берни дә ала алмый чыгып китте. Әйе, йөрәген ут ялмады аның бу очрашудан. Бер күрүдән гашыйк булу шул буладыр инде, дип уйлады казах егете кыз алдында үзен кыюсыз күрсәтүенә үкенеп. Исемен дә сорый алмадым, юньсез, дип уйлады ул кыенсынып. Икенче, өченче көннәрне дә килде ул бу кибеткә. Килде дә, ни өчен килүен дә онытып, бу сихри матур сынга сокланып, алдан әйтермен дип әзерләп килгән сүзләрен дә онытып, чыгып китә торган булды. Нәсимә үзе дә бу сәер затка игътибарлырак була барды. Тегесен - монсын тәкъдим иткән булып, егеткә кыюлык өстәде.
Ә бер көнне Нәсимә өчен көтелмәгән хәл булды: кыюсыз казах иптәш егете белән килеп кермәсенме ! Икесендә дә “шып” итеп торган милиция формасы, икесе дә шатлар, елмаеп сөйләшәләр.
– Кая, таныштыр әле, дустым, мине дә бу матур туташ белән ,- дип кулын Нәсимәгә сузды.
– Ә без болай гына танышлар бит,- диде кыз, астан гына елмаеп.
– Минем исемем – Нәсерхан. Ә бу юньсез бер дә юкны сөйләмәгән икән, - диде ул иптәшенә ымлап. Ну, считай, кыздан колак кактың инде, извини, үзең гаепле! – диде ул Нәсимәгә карап, мут елмаеп.
Егетләр, ничек шаулап килеп кергән булсалар, шулай ук чыгып киттеләр. Нәсимә бу көтелмәгән хәлдән ни эшләргә дә белмичә аптырап калды. Ничек болай килеп чыкты соң әле ?Аңа әле юньләп танышырга да өлгермәгән теге юаш егет, ничектер, кызганыч булып калды. Ә аның белән кергән мут егет, киресенчә, усал, үз дигәнен эшли торган әрсезгә охшаган зат булып тоелды. Нәсимәне бер үк вакытта курку да биләп алды:
- Әгәр, бәйләнеп маташса, ничек котылырмын ?
Шунда аның күңелендә бердәнбер уй килде: алай булса, ул үзенең ир хатыны икәнлеген әйтәчәк. Бу уеннан соң ул бераз тынычлангандай итте, тиз генә эшенә кереште, хәтеренә бүген кибетне юасы барлыгы килде. Аз булса да акча булыр дип, ул бу эшне дә үзе башкара торган иде. Эш сәгате дә тәмамланган иде. Тизрәк кибет ишеген бикләде дә кайтыр юлына ыңгайлады. Бер-ике адым атларга өлгердеме- юкмы, урам чатында авызын ерып басып торган, бая үзен “Нәсерхан” дип таныштырган әрсез егетне күреп, туктап калды.
-Мондый чибәр кызларны бер үзләрен генә урамда йөртү куркыныч безнең якларда дип, сезне озатып куярга булдым менә, - диде ул һич тә тартынмыйча.
- Юкка мәшәкатьләнмәгез, мин бу юлдан елга якын йөрим инде,алай бәйләнгән кеше булганы юк әле, - диде Нәсимә кырт кисеп.– Нәсерхан абый, мин сез уйлаганча яшь кыз түгел бит, мин – ир хатыны инде, - диде.
Бу сүзләр Нәсерханны сагайтса да, ул бирешергә теләми иде.
– Кайда соң ирегез, бу тирәдә күренми бит әле,- дигән булды як- ягына каранып.
– Әйе , күренми шул, мин ул күренмәс җиргә дип килгән идем дә инде,- диде Нәсимә үзендә ниндидер ышаныч барлыгын тоеп һәм тиз-тиз атлап, кайтыр юлына ашыкты. Ә Нәсерхан баскан урынында катып калды.
- Ничек болай килеп чыкты соң әле? Ә бит беренче карашка ук бу кыз күңеленә ятты бит, - дип уйлады ул эчтән көеп. Шунда аның күз алдына дусты Олжасның боек йөзе чалынгандай булды.
- Үземнең үҗәтлегем аркасында дустымны да рәнҗеттем бит мин ! – дип укенеп куйды.Аның да беренче күрүдән үк бу кызны яратуы аңлашыла иде бит. Ә мин – юләр! Башында төрле уйлар чобалды аның, ә аяклары үзеннән- үзе кайтыр юлга атлый иде. – Ярый, без ике дус күрдек тә гашыйк булдык ди , ә кемдер өченче кеше дә гашыйк булып куйса ? – дигән уйдан ул бөтенләй тынычлыгын җуйды.– Юк, кайтып, анам белән сөйләшеп карыйм әле, ул ни киңәш итәр икән ? – дигән карарга килде ул ахырда…
Ана белән улы бик озак сөйләштеләр, атасының вакытсыз гүр иясе булуында уфтанып искә төшерделәр. Ана кешенең күптән улын өйләндерәсе килсә дә, күңеле сагайды. Болай сагаерга урыны да бар шул . “Ни әйтсәң дә, әллә кайдан килгән бала икән… Аның ата-анасының кем икәнен дә белмибез бит… Иреннән качып килгән, ди. Әгәр ире эзләп бирегә килсә ни булыр ? “– дигән уйлар биләде ана күңелен.Улы аңлатканча, болай гына – сәвитчә генә, калым- мазар түләмичә генә алып килсә ни тагын…
Уй-ниятләрен анасына белдерү белән эш тәмамланмаганлыгын Нәсерхан, әлбәттә, аңлый иде. Аның бөтен уй-хисе хәзер Нәсимәне ничек итеп кулга төшерү булды.Икенче көнне иртәгәсен ул үзенчә матур планнар корды. Базарга кереп бик матур чәчкәләр сайлады. Хәзер ул Нәсимә эшләгән кибеткә керәчәк. Әлегә ул бу чәчәкләрне кызга ничек тапшырачагын анык кына күзалламый иде, шулай да кибеткә килеп керде.Кулына чәчәкләр тоткан милиция капитанын Нәсимә күрмичә калмады түгел, әмма ул игътибарга алмады бу кешене. Кибеткә сатып алучылар байтак булганга, ул үз эшендә булды.Нәсерхан каушап кала торганнардан түгел шул.Ул прилавка янына килеп:
- Сылу сеңелкәш, бу чәчкәләр менә шунда торса, сезнең матурлык тагын да артыр гына, - дип, чәчкәләрне калдырып чыгып китте. Көн буе прилавкада ятып шиңә башлаган чәчкәләргә дә игътибар итмичә, Нәсимә эш сәгатен тәмамлап, кайтырга чыкты. Ул кайтасы урам башында үзен көтеп торучы Нәсерханны күргәч, ачуы килде.
– Нәсерхан абый, без аңлашкан идек бит инде, бәйләнмәсәгезче, зинһар миңа ! – диде.
– Ашыкма әле, Нәсимә, бер-ике генә сүземне тыңлачы! – диде ул ялварулы карашын ташлап -Нәсимә, акыллым, үзең турында яшермичә әйтүең, синең бары яхшылыгыңны гына раслый бит, миңа синең кыз кеше булмавың мөһим түгел, чынында мин сине яратам.Мин сиңа киләчәк язмышың турында уйлавыңны үтенәм. Ярый, бүген мин Олжас дустым белән сине күреп гашыйк булсак, ә тагын өченче кеше сиңа гашыйк булып куймасмы ? Бу хәлдән котылу өчен сиңа, киресенчә, яклаучы-саклаучы кирәкмәсме? Ә мин бу очракта сине яратучы да, саклаучы да була аламчы, - дип, ул елмаеп үзенең погоннарына ишарәләде. -Ярый, мин сине ашыктырмыйм, уйланырга өч көн вакыт сиңа! – дип китеп барды.
Ике арадагы бу сөйләшү Нәсимәне уйланырга мәҗбүр итте, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, Нәсимәне мондый җитди сөйләшү тәмам аптыратты. Нәсерханның аңа тәкъдим ясавы була түгелме соң бу ? Юк , юк! Алай юньләп белмәгән кешегә язмышымны тапшырырга мин юләрме? Әмма, каяндыр – күңеленең яшерен бер төпкеленнән: “ Синең саклаучың булырмын “, - диде бит дигән уй барлыкка килде. Әйе, аны бу хәләтендә, саклаучысының да яклаучысының да юклыгы борчый иде. “Чынлап та, кош авызыннан төшеп калган бер җим сыйфатында яшим бит мин,” - дип, елап җибәрде. Бу вакытта аның күзләреннән бертуктаусыз күз яшьләре агып, туган жирсез тилмерү хисе дә, әти- әнисен, туганнарын сагыну да бергә кушылып, йөрәгендә әллә нинди әйтеп бетергесез авыр бер тойгы уята иде. Бу сагыну хисе әйтерсең аның йөрәгенә генә сыеша алмыйча, әллә кайларга – казах далаларын иңләп , тау - таш араларына кереп тарала һәм ниндидер бәхетсезлеккә ишара ясый сыман иде. Нәсимәнең күз алдына йолдызлы погоннарын ялтыратып, үзенә килешеп торган милиция формасындагы Нәсерхан килеп басты, ә янәшәсендә – әтисе. Шунда аның күңеле җанланып китте. “Минем әтием кебек милициядә эшли бит ул да. Бәлки әтием кебек ул да намуслы, тугрылыклы кеше булыр , бәлки язмышым шулдыр…” дип уйлады ул.
Нәсерхан билгеләнгән өч көн вакыт үтеп тә китте.Әгәр ризалык бирсә, Нәсерхан Нәсимәне үз өенә алып барырга кысташыр иде. Һәм шулай булды да. Яшьләр үзара килештеләр.Нәсерхан бүген шат та юмарт та иде: кәләшен баштан-аяк дигәндәй киендерде, алтын – көмештән булган бизәнү әйберләренә дә акча жәлләмәде. Мондый матур киемнәр, бизәнү әйберләре Нәсимәне тагын да матуррак, нәфисерәк итеп күрсәтә иде. Бу үзгәрешләрдәнме, әллә башка сәбәпләрдәнме, ул, егет өенә кергәндә ниндидер тартыну, уңайсызлык кичерә иде. Аңа тавык кетәгедәй өйдә үскән балага, бу ят, зур, бай жиһазлы өй ничектер куркыныч, табигый булмаган кебек тоелды. Шулай кыюсызланып торган арада, эчке бүлмәдән кемдер:
- Әйдәгез, балакайларым, бире үтегез! – дигән ягымлы гына хатын-кыз тавышы ишетелде. Алар эчкә үттеләр. Монда казахча матур итеп киенгән олырак яшьтәге инәй белән Нәсимә чамасындагырак яшьтә булыр, бер кыз бала басып тора иде.
Анам, менә Нәсимә шул инде,- дип, Нәсерхан ашыгып кына Нәсимәне анасына табарак китерде.Монсы минем сеңелкәшем була инде. Нәрсем исемле.
Шуның белән танышу тәмамланды һәм барысы да өстәл янына килеп утырдылар. Өстәл бик мулдан иде. Нәсимәне үз гомерендә күрмәгән ризыклар аптырашта калдырды.
Өстәл артында Нәрсем, Нәсимә белән янәшә утырганлыктан, ул “жиңгәчәм ” дә “жиңгәчәм ” дип,әле бер, әле икенче ризык белән сыйларга тырышты Нәсимәне. Ул әледән- әле:
- Без икәү дус булырбыз,җиңгәм, яме ! – дип, Нәсимәгә елышыпмы елышты. Ә биана-инәй Нәсимәне аңа сиздермәскә тырышып, күзәтә иде. Үзе Нәсимәне ошатканын белдерепме, матур-матур теләкләрен дә әйткәләп ала иде.
Нәсимә шулай итеп бу яңа гаиләдә яшәп китте. Көн дә иртән торып эшенә йөгерә, өйдә булышырга да җай таба иде. Нәрсем белән дә бик тиз дуслашты ул. Аларның шулай дуслашуы Нәсерханны да сөендерә иде. Бианасы да, алай, ипле хатын булып чыкты.Балалар кайтуына аш-суы әзер булды.Өйдәге эш-мәшәкатьләргә дә үзе житешергә тырышты, ә житешмәгәннәре бергә эшләнде.Тора- бара Нәсимә бу гаиләдә үзләште, казахча да бер хатасыз сөйләшергә өйрәнде.Өйдәгеләр генә түгел, күршеләр дә бик яраттылар үзен. Үзенең кияүгә чыгуын белдереп, әти-әнисенә дә хат язып салды. Аларда хат язып тордылар. Туганнары белән бәйләнеше дә өзелмәде хат аша. Жәйге бер матур көнне Казахстанга кадәр әти кеше үзенең бер улы, бер кызы белән килеп җитмәсенме? ! Нәсимәнең шатлыгы зур иде бу көннәрдә – аларны килерләр дип кем уйлаган ? Ә алар ерак җир дип тормаганнар – килгәннәр. Ул бигрәк тә Миңнур апасының килүенә сөенде.Сөйләшеп сүзләре бетмәде: ничә еллар бит инде алар күрешмәгәнгә!Әтисе дә кызын бик сагынган икән. Сагынудан да бигрәк, Нәсимәнең язмышы борчый иде ата күңелен. Баласын күз күрмәгән ерак жиргә чыгарып жибәрүе өчен аның әле булса җаны әрни иде. “Ярый әле бар да әйбәт икән баламның , - дип уйлады ата. Кайткач, Шәмсиямне дә сөендерермен инде…”
Соңгы көннәрдә булып үткән вакыйгалардан соң, Нәсимә үзен бик бәхетле итеп тойды. Әтисе, туганнары белән очрашу аны тәмам канатландырды. Якыннарына олы хөрмәт күрсәтеп кунак иткән өчен бианасы белән Нәсерханына рәхмәтле иде аның күңеле. Алар өчен әллә нинди яхшылыклар эшләргә дә әзер иде Нәсимә бу көннәрдә. Сөенеп эшенә йөгерде, эштән кайткан арада өй, бакча тирәсендә дә әллә күпме эш башкарды, “очып” кына йөрде, аягы җиргә дә тими төсле үзенә.
– Их, гел шулай булсачы, - дип уйлый иде ул эченнән генә, бу бәхетнең бетәсен теләмичә.
Әмма тормыш гел ал да гөлдән генә тормый шул.Тормышның үз кануны: ак кара белән дә чиратлашырга мөмкин. Нәсимәнең тормышында да үзгәрешләр булып кына торды. Тормышта гына түгел, ул үзендәге үзгәрешне дә күптән сизә килде: ул буйга узды. Бу яңалык өйдәгеләрне дә сөендерде, әлбәттә. Бианай кортка да Нәсимәгә өйдә эш эшләмәскә кушты, хәтта кибет идәннәрен юарга да кызы Нәрсемне жибәрә торган булды.Көн артыннан көннәр шулай үтә торды. Нәсимәнең дә сылу гәүдәсе көннән көн түгәрәкләнә барды, аның авырлы икәне беленә башлады. Инде декрет ялына чыгу вакыты да житте. Конторадан ревизия ясаучылар килүен көтте ул. Күңеле бераз шомланып та тора.Әлегә кадәр булып торган мондый ревизияләрдән ул бер дә курыкмый иде, чөнки намус белән эшләде, бер тиен дә житмәүчелек булмый иде. Бу юлы бик шикләнебрәк йөри, моңа сәбәп тә бар шул. Әлеге дә баягы дигәндәй, Нәрсемнән шикләнә иде ул. Идән юуам дигән булып, прилавка тирәсендә дә еш кына бутала иде ул.Сизенеп, Нәсимә килә башласа, тиз генә юкка чыга.Берничә тапкыр аның халат кесәсендә күп кенә акча күреп, сораштыра башлагач:
- Анам биргән иде, барыбер кибеткә барасыңчы дип, тегене-моны алыр өчен бирде,- дип акланды. Ә өйгә кирәк-яракны Нәсимә үзе алып кайтып бирә, югыйсә. Иренә бу турыда берничә тапкыр әйтергә дә уйлаган иде, тик тавыш чыгудан курыкты. – Минем туганыма яла ягасың ! – дип, куып чыгарырлар..Бу килеш кая барырмын , дип уйлады.
Нәсимәнең күңеле бер дә юкка гына шомланмаган икән. Ревизиядән соң бик күп акча житмәве ачыкланды.Әйтергә дә куркыныч – биш мең ! Нәсимәнең хәленә керүче дә, акча җитмәүчелекнең сәбәбен тикшереп торучы да табылмады.Биш мең өчен биш ел срок биреп, “растрата” статьясы белән төрмәгә утырттылар.Нәсимәнең бу вакыттагы кичерешләрен бер Ходай гына белде. Өйгә, әти-әниләренә хатка язып җибәрергә уйласа да бу уеннан кире кайтты. – Ярамый! Эчке эшләр органнарында эшләүче ата өчен эшендә җайсызлык булуын аңлый иде ул.Үз кайгысы эчендә берүзе кайнады ул. Ярый әле, аның хәленә кереп, авыр эштә эшләтмәделәр үзен. Төрмә дисәләр дә монда да якшы кешеләр бар икән, ләбаса! Алай гына да түгел, бер көнне төрмә начальнигы Нәсимәгә көтелмәгән тәкъдим ясады.
– Нәсимә Валиева.Сиңа пока барыбер эшләргә ярамый, давай, сине без медсестралар әзерли торган училищега направить итәбез. Уку урыны монда гына, чыгып-кереп йөрерсең, пропуск бирәбез. Ә балаң тугач, тагын укуыңны дәвам итәрсең.
Нәсимәгә мондый көтелмәгән сөйләшү канат куеп чыгардымени?! Риза булмаган кая инде,әлбәттә риза ул, риза !
Шулай итеп, Нәсимә медучилищеда укып йөри башлады.Көн дә иртән укырга бара, төрмәгә йокларга гына кайта. Мәктәптә якшы укуы ярдәм иттеме, үз тырышлыгымы – ул якшы укый алды…
Нәсимәнең улы төрмәдә туды.Ул әнисенә охшап, кара чәчле,томрап торган кара күзле, теремек кенә, кечкенә генә матур бала булды.Бүлмәдәш хатыннар аны әле берсе, әле икенчесе алып сөйде, исемнәр дә күптән уйладылар инде.Төрмәдә туган бу сабый барысының күңеленә дә ниндидер шатлык, җылы нур өстәгән кебек булды. Ашар вакытларын да онытып, янында булашыпмы булаштылар.
Әмма бөтен бүлмәне яктырткан бу шатлык та озакка булмаган икән.Бала туганын белеп, ире Нәсерхан килде беркөнне төрмәгә. Нәсимәне төрмәгә утыртканнан соң, башлап күренүе иде бу аның.Кулында чәчәкләр, күчтәнәчләре булса да, йөзе бик кырыс иде. Ул бүлмәгә керү белән, бүлмәдәш хатыннар аларның икесен генә калдырып, чыгып киттеләр.
-Нәсимә, миңа баланы килеп алырга дип, хәбәр иттеләр. Син безне гафу ит, мин баланы алып кайтырга дип килдем, шулай кирәк…- дип сүз башлады ир.
Бу хәбәрдән эсселе-суыклы булып калган Нәсимә ничек сүз башларга белми торды.
– Җаның бармы синең? Мине актык шатлыгымнан да аермакчы булдыгызмы! Үземнең башымны “ашаганыгыз” җитмәдеме сезгә !? – дип елап жибәрде.
– Ул минем дә балам, мин аның төрмәдә үсүен теләмим, - дип кырт кисте Нәсерхан. Барысы да сөйләшенгән. Ул шулай сөйләнгән арада, өйдән үзе белән алып килгән әйберләргә баланы тиз генә төргәләп, бүлмәдән баланы алып та чыгып китте…
Күз ачып йомган арада булган бу аянычлы хәлдән соң, әле баладан соң юньләп терелергә дә өлгермәгән Нәсимәнең йөрәгенә өянәк булып, больницага урнаштырдылар. Ул монда озак ятты.Тамагына ашу үтмәде, күзләреннән яше кипмәде. Бу хәлгә врачлар да бик пошынды. Алар Нәсимәгә : - Туганнарыңа хәбәр ит, - дигән киңәш бирделәр.Бу вакытта үзенең берни уйлый алмавын аңлап, Нәсимә, врачлар әйтүе буенча, туган якларына хат язып салды…
Атна-ун көн вакыт үттеме-юкмы,Нәсимә яткан палатага хром итекләре белән шыгырт-шыгырт басып, милиция формасы өстеннән ак халат капланган бер ир кеше килеп керде. Ул – Нәсимәнең әтисе Хәйдәр иде.Алар кочаклашып, бик озак елаштылар, бик озак сөйләштеләр.Нәсимә үзенең бер хатында төрмәгә ничек эләгүләрен язган идее инде.
– Судка нигә безне дәштермәдең, балам? - дип елады ата.-Әллә үзем килсәм, бу хәлдә дә калмаган булыр идең.
– И, әти, монда бар да түләнелгән бит, аларның акчалары күп иде, кызлары кибеттән урлаган акчалар да шунда ярап куйгандыр. Сиңа иң зур үтенечем, әти! Баламны зинһар алар кулыннан алып кит,- диде Нәсимә, күз яшенә тыгылып.
Шуңа дип килдем дә инде, балам, ничек тә тырышырмын, - дип юатты Хәйдәр кызын. Туган яклары, туганнары турында Нәсимә әтисеннән бик күп сорашты, күңеле белән алар янына кайткандай булды.Ата белән кыз елаша-елаша аерылыштылар.
Нәсимәнең яңа туган баласын юллап, Хәйдәр кияве Нәсерхан яшәгән өйгә килде.Бу юлы аны бик кырыс, коры гына каршыладылар.
– Без баланы алып кайттык, ул атасы йортында үсәчәк, - дип белдерде кияү. - Нәсимәне мин аердым инде, үзегез беләсез, милиция эшендә якын кешеләреңнең төрмәдә булуы җайсызлык тудыра.Шулай булгач, законлашып та йөрергә уйламагыз, юридик яктан да бала атасы янында калдырылачак.
Күпме кырыслык, күпме җиңүчелек тантанасы бар иде бу сүзләрдә. Хәйдәр ниятенең барып чыкмаячагын аңласа да, бу бәндәләрнең намусына кагылмакчы булып:
- Нәсимә үзенең аерылуы турында берни дә белми, ничек аңардан башка эшләдең? – дип рәсми тонга күчеп сорады. -Баланы син алып киткәннән соң аның больницада икәнлеген дә белмисең бит,оятсыз!Әгәр аның белән берәр хәл булса, синең үзеңне төрмәгә утыртачакмын, сеңлеңне дә!- дип ярсыды Хәйдәр.
Ә,ә , әле син минем өемә килеп, миңа угрожать итәсеңме ? Хәзер минем бер звоногым житә, сине дә кая озатырга белермен! Или хәзер, исән чагыңда чыгып китәсең, или…
Хәйдәр эшнең кая барганын аңлады, әлбәттә. Башын түбән иеп, бу өйдән чыгып китте. Әлеге бу хәлләрне Нәсимәгә әйтмичә генә, Башкортостанына ук кайтып китте.
Нәсимәнең хәле бераз яхшырды, ул төрмәдәге бүлмәгә кайтты. Бүлмәдәге хатыннар аның хәлен аңлап, кулларыннан килгәнчә ярдәмләштеләр, булып үткән күңелсез вакыйгаларны ничек тә онытырга тырыштылар.
-Нәсимә, синең укуың да бар, бераз онытылырсың, укыңны дәвам ит, - дип киңәш бирделәр.
Әйе, үзенең киләчәге өчен, кечкенә улының киләчәге өчен укырга тиеш ул. Бу ниятен тормышка ашыру, әлбәттә, жиңел булмады. Төннәр буе күзләре китапта булса, иртәнге сәгать сигездән училищеда булды, ә калган вакытны иптәшләре кебек үк эшләргә тиеш.Син укыйсың дип, аңа эш заданиясен бер дә киметмиләр шул. Әмма, ничек кенә авыр булмасын, ул алдына куйган максатын үтәргә үзендә көч тапты, тырышты.Уңганлыгы, егәрлеге дә ярдәм итте үзенә.Ике ел ярым дигәндә, ул медсестра дипломы алуга иреште.Бу – аның беренче жиңүе иде.Аңа төрмә больницасында да,якындагы фельдшерлык пунктына да, чыгып эшләргә рөхсәт бирделәр. Бар булмышын ул шушы эшенә багышлады, кич кенә төрмәдәге бүлмәгә кайтып егыла иде.Төрмәдә Нәсимәгә яшәве авыр булмады: иптәш хатыннары да кайсы үзе кебек растрата ясап, кайсы яшьлек хатасы аркасындагы ялгышлыгы өчен дигәндәй, монда килеп эләккәннәр. Яхшы кеше кайда да яхшы булып кала икән: төрмәдә булса да, иректә булса да, ә ялгышлык – кемдә генә булмый соң ? Бәхетенә каршы, Нәсимәне монда барысы да яратты: төрмә начальнигы да, надзирательләр дә, иректә чакта ул үзенә карата мондый яхшылыкларны күрмәде дә шикелле.
Менә үзенең күп төрле хәл-вакыйгалары белән биш ел үтеп тә китте.Звоноктан звонокка дигәндәй, биш ел срок, гомернең бер өлеше булып, Нәсимәнең йөрәгендә уелып калды. Иреккә чыккан Нәсимәнең иң беренче уе-баласын-улын күрү иде.Нәсерханның үзен аеруы турында Нәсимә белә иде.Бу өйдә аны көтмәүләрен белсә дә, поездан төшкәч тә, аяклары үзләреннән-үзләре шул якка атладылар.
-Тәрәзәдән булса да, бәлки күреп булыр,- дип уйлады ул. Нәсерхан өенә атлап, ә йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай булып типте. Ул үзен-үзе белештермичә, бакча яктан кереп, тәрәзәгә капланды һәм идәндә уйнап утыручы ике ир баланы күрде.Бу балаларның берсе ике-өч яшьтә булыр, ә икенчесенә – дүрт-биш яшьләр чамасы…
-Монысы – минем балам, минем улыкаем инде,- дип уйлады ул, зуррак малайга тилмереп карап. Туганнан башлап, бу баланы беренче күрүе булса да, “сөяген” йөз бала арасыннан да таныр иде Нәсимә. Өйдә бу балалардан башка кеше күренмәгәч, Нәсимәнең башына килгән иң беренче уе- өйгә керү булды…
Менә ул өйдә, баласы янында! Нәсимә, үзен-үзе белештермичә, шашынып, улын кочагына алды, үпте, иркәләде, күз яшьләре аралаш:
-Син – минем улым, син- минем күз нурым бит !- дип кабатлады.Бала,башта аптырабырак калса да, үзен әлегә кадәр шулай беркемнең дә иркәләвен белмәгәнгә, бу матур апаның кочагына ныграк сыенды.Нәсимә үзенең ни эшләгәнен белерлек хәлдә түгел иде бу минутта.Ул баланы күтәргән хәлдә, ашыгып ишектән чыкты.Үзен беркем дә туктатмавын белгәч,йөгерә- йөгерә урамга ук атылды.Бала күтәрергә жайсызлаган, кулындагы бер сумкасын каядыр ташлады, муенындагы шарфның шуып жиргә төшеп калганын да абайларлык дәрәжәдә түгел иде.Менә тимер юл вокзалына да якын гына калды.Ул тизрәк билет алачак һәм туган ягына кайтачак!
Ә Нәсерхан өендә бу вакытта “ду” килеп баланы эзлиләр иде.
-Мин аш бүлмәсендә булдым, ә балалар әле генә менә бу бүлмәдә уйныйлар иде,- дип акланды Нәсерханга хатыны. Ә кече улы бармагы белән ишеккә төртеп күрсәтте.Нәсерхан эшнең нидә булуын тиз төшенде, Нәсимә кайткан, баланы үзе белән алып киткән дип уйлады. Шунда ул эшеннән бер төркем милиция хезмәткәрләрен дәштереп алды. Ул үзе өй белән вокзал арасын жәяүләп үтәргә уйлады: кем белә, бәлки куып та житә алыр.Шулай уйлап, як-ягына каранып, эзләнеп бара торгач, әмәлгә калгандай диясең, юлда таныш ефәк шарф күреп, туктап калды:
-Бу шарф-Нәсимәнеке бит, мин аңа үзем бүләк иткән шарф ! – дип, шарфны жирдән алып, учларына кысты, битләренә терәде. Шул, бер минут эчендә аның күз алдына кайчандыр өзелеп яраткан Нәсимәсе килеп басты, әйтерсең әле аның кулында шарф түгел – Нәсимәсе иде…
Ул инде беркайчан да минеке булмаячак, дигән уй, аны шушы бер минутлык татлы ләззәттән арындырып, үртәлү, тизрәк үч алу тойгысы белән алышынды.
-Димәк, ул ерак китә алмаган,-дигән уй аның аңын ярып узды.Ул ашыгып, иптәшләренә күрсәтмә бирде - Поездны жибәрми торыгыз!
Нәсимә инде билет алып, бераз тынычлана төшеп, вагонга кереп урнашты.Поезд кузгалырга биш минут кына калды.
-Ходаем, тизрәк кузгалып китсәк иде инде! – дип инәлде ул Ходайга. Ә уйлары белән ул күптән туган якларында иде инде. Тик бу юлы Ходай да ярдәм итмәде шул аңа.Кузгалып барган поездга бер төркем милиция хезмәткәрләре кереп тулды. Алар шунда ук поездны туктаттылар.Вагоннар буйлап таралдылар.Нәсимә урнашкан вагонга Нәсерхан үзе килеп керде.Керә-керешкә ул анасына сырышкан баласы-ние белән бергә, Нәсимәне тышка йолкып атты, ике куллап Нәсимәнең кочагындагы балага килеп ябешты.
-Бала синеке түгел! Әле төрмәдән чыгып житә алмагансың, хәзер бала урлаучы дигән статья белән тагын төрмәгә керәсең киләме синең! – дип акырды.-Или сине хәзер үк протокол төзеп, төрмәгә озатабыз, или баланы миңа бирәсең !- дип жикерде һәм әле улын туйганчы кысып сөяргә дә өлгермәгән ананың кочагыннан сабыен тартып алды. Нәсимәнең, баласын бирмәскә тырышып күтәрелгән ике кулы, һавада эленеп, бушап калды…
Шулай, катып калган хәлдә күпме басып торгандыр, кемнәрдер аның хәлен күреп, беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм якындагы скамьяга китереп утыртканнар иде.Бераз һушына килгәч, ул бөтен көченә үрсәләнеп, кычкырып:
-Балам,балам! – дип елап жибәрде. Бу хәлне күреп узучылар кайсы аны кызгынып, кайсы исәрләнгән бу дип үтә тордылар.
Әле яңа гына килеп туктаган поездан төшкән бер төркем студент егетләр дә бу сәер хатынга игътибар итмичә калмадылар, әлбәттә.
Я берәр ярдәм кирәктер,- диешеп, алар бу хатын янына якынрак килделәр, хәлен сораштылар.Болар – Алма-Атадагы политехник институтның студентлары булып, инде диплом алып, үз якларына кайтып баручы яшь кешеләр иде.
-Ник болай елыйсыз, әллә акчагызны, әйберләрегезне урлап киттеләрме, чибәр кыз? -дип сорады арадан берсе.Билетлык булса да без хәзер сезгә акча юнәтәбез, шулай бит, - дип калган иптәшләренә дә ишәрәләде.Нәсимәне уратып алып, үзләренең теләктәшлекләрен белдерергә тырыштылар.
-Юк , юк , минем баламны алып киттеләр! – дип, ике кулын күкрәгенә кысты Нәсимә, сулкылдап һәм үзе белән булган вакыйганы өзек-өзек сөйләп аңлатырга тырышты.
-Алайса, сезнең монда болай утыруыгыз кирәкмәс, әйдәгез, без сезне барыр жирегезгә озатып куйыйк, әйберләрегез кая сезнең ? – дип мөрәжәгать итте икенче студент мөмкин кадәр ягымлылык күрсәтеп.Шунда гына Нәсимә үзенең сумкасының юклыгын абайлап алды булса кирәк, тиз генә пиджагының түш кесәсеннән паспортын тартып чыгарды һәм:
-Ярый әле паспортым үзем белән икән, - дип, тагын елап жибәрде. Студентларга инде бары да аңлашылды.
-Барыр жирегез бармы соң?- дип сорады тагын арадан берсе.
-Юк, минем инде барыр жирем дә, кайтыр жирем дә юк ! – диде Нәсимә әле генә үз хәлен аңлап.
-Алай булгач, әйдә минем белән, миңа кияүгә чык, - дип , бик житди кыяфәт белән бер студент Нәсимәнең янына ук килеп басты. Шунда Нәсимә аңа күтәрелеп карарга базнат итте. Аның каршында, буе ике метрлап булыр, матур гәүдәле, бөдрә чәчле, казахларга хас кысыграк күзле, акыллы кыяфәтле бик матур бер егет тора иде.Бу егет тагын кабатлап:
-Мин шаярып әйтмим, миңа кияүгә чыгарга ризасыңмы? – дип сорады.
Кая барырын белмәгән Нәсимә өчен бу көтелмәгән борылыш иде. Ул ике дә уйлап тормастан:
- Риза,- диде.
-Молодец, Зәйнулла, егет икәнсең ! – диештеләр.
Бу күңелсез хәлнең шулай шатлыклы чишелешенә барысы да куана иде.Әлеге төркем шау-гөр килеп, Зәйнулла белән Нәсимәгә матур теләкләр теләп, поездга утыртып жибәрделәр.Әле генә очрашкан бу пар Павлодар өлкәсенә табан юлланды.Алма-Атадан Павлодарга кадәр барып житкәнче яңа гына очрашкан бу икәүнең сөйләшергә-аңлашырга вакытлары булачак, әлбәттә.
Зәйнулланың әти-әнисе Павлодардан ерак түгел бер совхозда яшиләр. Алдан җибәрелгән телеграмма буенча, Зәйнулланы каршы алырга дип, станциягә аның туганнары каршы алырга килгәннәр иде. Поезд тамборында Зәйнуллага сыенган сылу хатын-кызны күрүгә, алар аптырап калдылар.Егет бер дә каушамыйча, шат тавыш белән:
-Таныш булыгыз, бу - минем җәмагатем ! – дип көлеп җибәрде һәм Нәсимәне күтәреп поездан төшерде.Туганнары шунда ук аларны «һай – вай» килеп, кочаклап алдылар. Атка атланып килгән бер туганы, сөенче алырга дип, шунда ук алдан чапты, калганнары да күңелле шау-шулап кайтыр юлга ашыктылар.
Кай арада шулай күп булып җыелып өлгергәннәрдер,бөтен урам, бөтен оч дигәндәй, ихата тулы халык каршы алды Нәсимә белән Зәйнулланы. Думбрачылар да, җыр-такмак осталары да, биючеләре дә шул арада табылган, казан тутырып ит салынган. Нәсимәне кызлар, киленнәр төркеме уратып алып, үзләренчә казахча җыр-такмаклар көйләп бер бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмәдәге байлык, җиһазны күреп, Нәсимә беравык аптырап калды:
-Монда, барысы да шулай бай яшиләр микән? – дип уйлады ул, нишләргә дә белми баскан урынында таптанып. Ярый әле бүлмәгә Зәйнулла йөгереп керде һәм елмаеп:
-Минем кимперемне (казахча-хатынымны) кая илттегез ?- дигән булды. “ Кимпер” казахча хатын дигән сүз икәнен Нәсимә белә иде инде.
-Сине барысы да охшатты, матурлыгыңа сокландылар! – дип сөенечен белдерде Зәйнулла, Нәсимәнең уйларын сизгәндәй. Нәсимәне озатып кергән кызлар, Зәйнулла бүлмәгә керү белән чыгып киттеләр , алар , бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар.
Зәйнуллаларны каршыларга ниятләнгән мәҗлес бер атналап дәвам итеп, туй мәҗлесенә тоташып ук китте.Бу хәтле зур мәҗлесне Нәсимәнең үз гомерендә дә күргәне булмады.
-Бәйрәм итә белә икән казах халкы! – дип уйлады ул исе китеп. Аны бигрәк тә кешеләрнең күп булуы аптыратты. Бу якта туйга бөтен авылның олысы да , кечесе дә, дәшелгәне дә дәшелмәгәне дә килгәне аптыратты тагын. Йорт-ихатаны буйлап сузылган озын-озын өстәл артына сыймый калган бала чагаларга ризыкларны якыннары алып бирә торалар, тегеләре яңадан килә торалар – кызык. Ә озын өстәлләрдә нинди генә сый-хөрмәт куелмаган! Боларны күреп, сокланып утырган Нәсимә, Зәйнулладан балаларча сорап куйды:
-Зәйнулла, сез шундый бай мени ?!
Зәйнулла рәхәтләнеп көлеп:
-Әйе, без шундый байлар: көтү-көтү ат, сыер маллары далада йөри, ә куй сарыкларның санын да белгән юк,- диде.
Нәсимә ышанмыйча:
-Ничек инде санын да белмисез була? – диде.
-Әйе, каралар (көтүчеләр) ат колынласа, я сыер бозауласа әтигә сөенче алырга чабып кайталар, атам беләдер аларын, ә сарыкны кем санасын инде, - диде, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп. Юк белән башыңны авырттырма, матурым, мин сине байлыкта, рәхәттә генә яшәтәчәкмен, канатым, - диде аны кочагына алып.
Алар, чынлап та бик рәхәт яшәп киттеләр. Институтны кызыл диплом белән тәмамлаган Зәйнулла шунда ук районда инженер булып эшкә урнашты.Башта алар ата-аналары янында яшәсәләр дә, кайтып йөрү авыр дип, шунда районда өй алып яши башладылар. Зәйнулласының тэштән кайтканын сагынып көтеп ала Нәсимә. Әмма, куллары эшкә күнеккән хатын өчен, ялгыз утырудан бигрәк, кайдадыр эшлисе килү теләге зур иде. Беркөнне үзенең бу теләген Зәйнуллага да белдерде, теге вакытта түш кесәсендә торып калган паспорты эченнән алып, дипломын күрсәттеп:
Мин медсестра бит әле, эш стажым да бар минем, - дип, иренә иркәләнде.
Ә егетләрнең сиңа күзе төшсә, мин көнләшерменче, канатым,- диде Зәйнулла аны иркәләп.
Әмма эшкә урнашу Нәсимәгә уйлаганча җинел генә булмады. Медсестралар бик кирәк булган җиргә дә, ни сәбәптәндер, Нәсимәне эшкә алмый чыгардылар. Паспортын ачып карыйлар да: - Безгә мондый кеше кирәкми,- дип чыгарып җибәрәләр.
Зәйнулла белән Нәсимә аптырыйлар иде бу хәлгә. Көннәрдән бер көнне Зәйнулла Нәсимәнең паспортын закон органнары тирәсендә эшләгән бер дустына күрсәтергә булды.Чынлап та, хикмәт паспортта булып чыкты. Төрмәдә булганлыкны күрсәтүче билге куелган икән ләбаса паспортка! Бу хәлне аңлагач, Зәйнулла туганнары белән барып, (Нәсимә булган төрмәгә) бик күп акча түгеп, теге “шикле” паспорты урынына “чиста” паспорт эшләтеп алып кайттылар. Шуннан соң гына Нәсимә өчен ак юл ачылды. Ул район больницасында медсестра булып эшкә урнашты.Эшендә аны бик яраттылар, дуслары да табылды. Нәсимәнең тормыш күгендәге кара болытлар таралгандай булды. Һәркөн Зәйнулла белән сөенешеп эшкә ашыктылар, сагынышып өйгә кайта торган булдылар.Икесе корган тормышларына шатлык өстәгәндәй, беренче балалары дөньяга килде, уллары булды.Аңа Жанат исеме куштылар. Бала туу барысы өчен дә зур шатлык булды, ә Нәсимә өчен - бигрәк тә. Беренче сабыеннан да мәхрүм калган ана өчен тагын ир бала булуны, ул Ходайның зур бүләге итеп кабул итте. Беренче нарасыена бирә алмаган мәхәббәтен дә аңа биргәндәй, Жанатын шашып сөйде, кулыннан да төшермәде. Зәйнулланың әти-әнисе, туганнары өчен бер үк вакытта олы бәйрәм дә иде бу шатлыклы вакыйга. Зәйнулла белән нәсимә туендагыдай зур мәҗлес корылды сабый хөрмәтенә.Теге вакыттагыча думбрачылар, җырчылар чакырылдылар, мул табыннар әзерләнде. Казах халкы бала тууны, аңа исем кушуны шулай матур итеп, зурлап үткәрә икән. Бала туу турындагы хәбәрне Нәсимә әтисенә хат аша җиткергән иде, әлбәттә, тик ара бик ерак булу сәбәпле, әтиләре бә мәжлескә килеп җитешә алмадылар. “Киләбез” дигән телеграммалары да Нәсимә өчен барыбер зур шатлык иде. Ул түземсезләнеп якыннарын көтте:
-Кемнәр килер икән ? Әни ерак юлда йөри алмый- ул килә алмас инде, әмма әти , туганнар килерләр әле дип өметләнде ул.
Көткән көнне үк килеп җитә алмасалар да, алар килделәр: әтисе Хәйдәр, Миңнур апасы, Вәсилә сеңлесе, Хаккый энесе.Үзләре белән бик күп күчтәнәчләр, бүләкләр төяп килгәннәр. Шулай булмыйча, Нәсимәләрен бәхетле иттеләр бит бу яхшы кешеләр! Кодалар килгәч, исем кушу бәйрәме тагын берничә көнгә сузылды әле.
Казах йоласы буенча, яшь парлардан туган беренче бала ире ягыннан булган әти-әнисе тәрбиясендә калдырылырга тиешле булса да, Нәсимә Жанатыннан һич тә аерылырга теләмәде.Сабыена ике яшькә җиткәнче күкрәк сөтен имезде, нарасыен күз карасыдай саклады.Жанат бик тиз тәпи китте. Зәйнулла да бик бала җанлы булып чыкты. Эштән кайткан арада гел Жанаты белән булды: уйнатты, әллә нинди уенчыклар алып кайтты, үзе дә инженер буларак, әллә нинди арбалар, кечкенә машиналар ясап сөендерә иде сабыен.
Жанатны Зәйнулланың әти-әнисе дә бик яратты.Барган саен сөенеп каршы алдылар, ә кайтырга вакыт житкәч, Жанаттан аерыласылары килмичә, бик моңсуланып:
-Кайчан үзегез өчен бала алып кайтасыз инде ?- дип шелтәләп тә калалар иде.
-Булыр,булыр, - дип елмая иде Нәсимә, сөенеп.Чөнки ул үзендә тагын бер җан яшәгәнлеген күптән сизә иде инде. Тик бу турыда Зәйнулласына гына нишләптер, әйтми йөрде. Дөресен әйткәндә, ул икенче бала булачагын белсәләр, Жанатымны әтиләре үзләренә алыр дип курка иде. Бу шикләнүләре дә инде әкренләп юкка чыга барды, чөнки бианасы белән биатасының Жанатны гына түгел, Нәсимәнең үзенә дә балаларыдай якын күрүләрен ул белә, сизә иде.
Әле өчәүләп кайтыр юлга чыккач та, Нәсимәнең серләрен сизенгәндәй, Зәйнулла сорап куйды:
-Кара кашым, әтиләргә вәгъдә иткән сүзләрең әллә чынлапмы ? – дип карады аның күзләренә.
- Әйе, канатым, әйе, - диде Нәсимә шатлыктан чыккан кңз яшьләрен сөртеп.Зәйнулла машинасын тиз генә туктатып, Нәсимәне киң кочагына алып сөйде, иркәләде:
-Нигә бу хәбәрне миннән яшереп сакладың, кара кашым.Мин сине бик яратам бит, - дип , тагын җылы кочагына кысты…
Нәсимә белән Зәйнулланың тагын уллары туды. Аңа Марат дип исем куштылар. Ул да Жанат кебек, әтисенә дә әнисенә дә охшап, бик матур, теремек кенә бер бала иде. Инде икенчегә малай булгач, Нәсимәгә көенергә урын калмады: ул рәхәтләнеп, сөеп-яратып, бар булмышын балаларына багышлады. Ни теләсәләр, шуны әзерләп ашатты, ни теләсәләр- шуны алып бирде. Инде балалар бераз исәя төшкәч, Нәсимә Зәйнулласы белән балаларны да ияртеп, туган якларына-Башкортостанга кунакка кайта торган булдылар. Зәйнуллага Башкортостанның матур тәбигате бик ошый иде булса кирәк, һәр җәйне бу якка кайтырга, Нәсимәнең мондагы күп санлы туганнары белән аралашырга тырышты. Нәсимәнең әти-әнисе, туганнары да Зәйнулланы бик яраттылар: әле берсе, әле икечесе аларны үзләренә кунак итәргә тырыштылар. Казах теле белән татар теле якын булганлыктан, алар рәхәтләнеп аралаша алдылар. Бигрәк тә Нәсимәнең кече туганнары Зәйнулла абыйларын сырып алып, Казахстан турындагы күп сорауларын яудырырга яраталар иде.
Еллар бер- бер артлы үтә торды. Нәсимә белән Зәйнулланың уллары инде икесе дә мәктәптә укып йөриләр. Кирәк чакта алар үзләре генә дә зәр әти-әниләренә барырлык булдылар, кул араларына кереп йорт тирәсендәге күп төрле эшләренә дә булыша башладылар, ә алары моңа сөенеп бетә алмыйлар иде. Нәсимә үзе дә тик тора торганнардан түгел: үзләре яшәгән совхозда икмәк салу цехы эшли башлагач, шунда эшкә кердә. Ул монда эшен яратып, бик тырышып эшләде. Тиз арада коллективка кереп китә алды, үзен намуслы, уңган эшче итеп танытты. Берничә ел эшләү дәверендә ул гади эшчедән мастер, аннары цех начальнигы дәрәҗәсенә үк күтәрелде. Хәтта, өлкә комитетына делегат итеп тә сайладылар үзен, депутат та булды. Бу зур эшләр, әлбәттә, күп кешеләр белән аралашуны да, күп сандагы җәмәгать эшләре алып баруны таләп итә иде. Шул эшләргә җигелеп, иртәдән кичкә кадәр чапты да чапты ул. Күп чакта эшеннән дә соңлабрак кайтырга туры килә иде аңа. Әллә шундый тормыш киеренкелеге, әллә башка сәбәптәнме, бер дә юктан гына дигән кебек, Зәйнулла эчүгә бирелде. Эчү үзе белән кул күтәрү гадәтен дә ияртте.Эчүе аркасында аны эшеннән чыгардылар.Туганнары ярдәме белән кереп, яңа эш урынында берәр атна дигәндәй, яхшы гына эшли дә – тагын эчә башлый. Ә бер көнне шушы эчүе аркасында Нәсимәне үлем тырнагына дучар итте. Ул көнне Нәсимә эшеннән Зәйнулланың да хәлен белермен, балаларга төшке аш та әзерләп китәрмен дип, өенә ашыгып кайтты. Ишекне ачу белән … караңгылыкка чумды. Аяк тавышыннан аның өйгә керүен белеп, исерек ир плита өстендә кайнап утырган зәр чәйнекне Нәсимәгә күтәреп бәрә.
Хатын ачыргаланып кычкырырга гына өлгереп кала… Ачы тавышка ишек алдында уйнап йөргән балалары йөгереп керәләр. Аналарының бу хәлен күреп, балалар куркышып, шунда ук акырып елап тышка атылалар. Ярый, күршесе тавышка йөгереп керә, югалып калмыйча, тиз генә ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктына талтырата. Тиз арада ярдәм машинасы килеп, Нәсимәне алып китә. Район больницасында гына ярдәм күрсәтеп булмаганлык ачыклангач, Нәсимәне вертолет белән өлкә больницасына ук озаталар. Кайнап торган су үзенекен эшләгән булып чыга: баштан-аякка кадәр эссе су тәнен пешергән була. Тәҗрибәле врачлар кулына эләгә Нәсимә, әкренләп, пешкән тире астында яшь тукыма күренә башлый, алты айдан артык вакыт үтүгә, үлгән тире елан тиресен салгандагы кебек, тоташы белән кубып төшә.Бәхеткә дияргәме инде, тоташтан кубып төшкәч, шрам-мазар калмый икән. Нәсимәнең йөзе элеккечә калса да, йөрәге әрнү белән тулы була шул…
Больницадан чыгар алдыннан Нәсимә, күрше Үзбәкстан республикасында яшәүче Галихан абыйсына барысын да аңлатып хат яза. Бу хатны алу белән үк абыйсы Павлодарга Нәсимә янына килә. Нәсимә белән булган бу фажигале вакыйга, абыйсын бик тетрәндерә, әлбәттә. Шуңа ул ике дә уйлап тормыйча, Нәсимәне балалары белән бергә үзенә – Үзбәкстанга алып китәргә дигән карарга килә. Нәсимә үзе дә моңа риза була: Зәйнулланың бу вәхшилеген ул кичерә алмый. Ничек тә балаларны үзе белән алып китү максатында, больницадан Нәсимәнең авылына кадәр такси яллап,кайталар. Тик балалар бианайларында булып чыга, ә исерек ир урында аунап ята. Үзе саташкан сымак:
-Мин Нәсимәне үтердем бит, - дип, кабат-кабат шул сүзләрне кабатлап, бар нәрсәгә дә битараф булган хәлдә ята бирә.Күп уйланып торырга вакыт юк.Нәсимә күрше малаен дәшеп, Жанат белән Маратның үзләренә генә:
- Әниегез кайтты, сезне ул өегездә көтә, - дип әйтергә кушты. Инде велосипедына менеп алган малай артыннан, - Берүк өйдәгеләр бу хәбәрне ишетмәсен ! – дип кычкырып калды.
Шул арада документларын, кием-салымнарын, башка кирәк- яракларны төйнәде, абыйсы аларны машинага чыгарып сала торды.Инде малайларның кайтканын көтәсе генә калды…
Тик, балалар, әниләре кайту шатлыгын өйдәгеләр белән дә бүлешкәннәр булып чыкты.Ни арада ишек алды кешеләр белән тулды. Зәйнулланың әти-әнисе, күп сандагы туганнары да килгән, арада кайберләре кинжал да таккан. Тиз арада Нәсимә белән Галихан алар уртасында торып калды. Бу очрашуга алдан әзерләнгәннәр, ахрысы. Иң элек төркем арасыннан ак сакалын сыйпап, олы кода сүз башлады. Башта ул әдәп саклап, саулык-исәнлек сорашты, аннан тамагын кыра төшеп:
Кода, изге ният белән килсәң – кунагым булырсың , ә Нәсимәне бездән алып китү уең булса – дошманым булырсың ! – диде. Без Нәсимәбезне дә, балаларны да сиңа биреп җибәрмәячәкбез ! Син – берүзең, ә без – күмәк, - дип ымлады ул килгән кораллы казахларга карап.
Галихан да куркып кала торганнардан түгел иде:
Нәсимәне яңадан үлем тырнагына тапшырыйммы?! Нигә малаегыз һаман шул хәлдә ? Аңа ышанып, ничек мин туганымны калдырып китәм, уйлап карагыз ! – диде.
Шул арада төркем арасыннан Зәйнулланың бөдрә башы күренде. Аны шул арада адәм сыйфатына китергәннәр, айнытканнар, матур итеп киендергәннәр – аптырарлык хәл. Зәйнулла, төркем арасыннан чыгып, Нәсимә янына килде һәм мәһабәт гәүдәсе белән иелеп, башын Нәсимәнең аяк очларына китереп салды.
Гафу ит мине , Нәсимәм ! Син исән калгач, мин башкача эчмәм ! Бар да синеңчә булыр. Мин синең белән китәргә дә риза, Нәсимәм, тик мине үзеңнән калдырма, синсез мин үләм ! – дип үксеп елап жибәрде.
Шундый олы гәүдәле кешенең шулай йомшап төшүе Галиханда да кызгану тойгысы уятты, әлбәттә. Аннан да болайрак, Зәйнулланың азаккы сүзләре Галиханның уйларын үзгәртеп жибәрергә дә юл ачты шикелле.
-Ярый, кода. Зәйнулла безнең белән китәргә риза бит, барсын. Бездә аны эчүеннән дә дәвалап булыр, бәлки, - диде.
Көтелмәгән бу борылыштан барысы да тынып калды. Зәйнулла үзе дә тезләнгән җиреннән торып, Галиханны кочаклап алды:
-Минем коткаручым бул, мәңге онытмам ! – диде.
Әти-әниләре дә, туганнары да Зәйнулланың кеше булуына өметләрен өзгәннәр булса кирәк, Галиханның “терелтеп булыр”дигән сүзенә өметләнеп, “аларча булсын “дигән нәтижәгә килделәр. Үзләре үк аларны олы юлга әзерләштеләр, хәтта аэропортка кадәр озата бардылар.
Нәсимәнең күпне күргән изге йөрәге Зәйнулланы гафу итте. Алар гаиләләре белән Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Галиханның зур өендә яши башладылар.Өйнең зурлыгы да күңелләрнең киңлеге дә җитәрлек иде бу өй хуҗаларының.Нәсимә монда килгәч, беренче тапкыр туганлыкның ышанычлы иңнәрен, җылы канатын тойды. Нәсимәгә эш тә табылды.Политехник институтны кызыл дипломга тәмамлаган Зәйнуллага да шунда ук заводта эш табылды. Балаларга да монда рәхәт иде: Галия белән Глимхан исемле туганнары бар бит хәзер уйнарга!Шулай зур гаилә булып матур итеп яшәп киттеләр. Ә Зәйнулла балалар өчен җанын бирергә дә әзер. Дүрт балага да бөтен фәннәрдән ярдәм итә иде ул. Балаларга башта авыррак тоелган математика, физика, химия фәннәре буенча шундый җиңел, шундый гади итеп аңлата белә иде ул. Бөтен фәннәрдән дә үзе яхшы укыган икән: мәктәптәдә, институтта да. Кызыл дипломны бер дә юкка гына бирмиләр икән шул !
Адәм баласы авырлыкка түзә, ә рәхәтлеккә чыдамый, дигән гыйбарә бар халыкта. Шул дөрескә чыкты инде әллә, әллә башка сәбәпләре дә табылды микән, Зәйнулла тагын эчүгә бирелде. Бу хәлне гаилә авыр кичерде.Галихан төрлечә угетләп караса да файдасы тимәде. Шул эчүе аркасында, беренче эшләгән жирдән икенчесенә, аннары өченчесенә күчү дә уңышсыз булды. Аптырагач, Зәйнулланың хәлен аңлатып, Галихан үзе хат язды туганнарына. “Туганыгызны килеп алыгыз, инде без аның эчүеннән арыдык ...” – диелгән иде бу хатта.
Озак көтермичә, туганнары Ташкетка килделәр-килүен, энеләренең хәлен дә аңлыйлар иде шикелле. Әмма Зәйнулланың үзен генә кире алып китәргә һич кенә дә ризалашмадылар.
-Нәсимәдән башка, балалардан башка без аның үзен генә алып кайтмыйбыз! Нәсимәне бирегез, аңардан башка Зәйнулла үләчәк, ә Зәйнулланы яңадан аякка бастырырга сүз бирәбез , - диештеләр.
- Күрәчәгем шулдыр инде, Ходай миңа шундый язмыш биргәндер инде, абый, - дип Нәсимә үзе ризалашты кире кайтырга.
Казахстанга кайттылар, яши башладылар. Ямьсез кыйланып булмаса да, Зәйнулла, барыбер эчүен ташламады.Нәсимә инде бу турыда өмет тә итми иде инде. Шулай да бер көнне:
-Зәйнулла, акыллым, инде балалар да үсеп бара, алар синең эчүеңнән ояла башладылар бит, туктасаң иде, - дип инәлде. Балалары өчен нишләргә дә әзер иде Зәйнулла, үзе дә бу турыда күп уйлана иде ул һәм көтмәгәндә бер уен ачып салды:
-Нәсимә, син миңа бер кыз бүләк итәсең икән – мин эчүемне ташлыйм.
Нәсимә өчен бу көтелмәгән хәл булса да, Зәйнулланы бәхетле итү теләге көчлерәк булганга, ул ризалашты һәм, ни хикмәттер, күп тә үтми, ул балага узды! Тугыз ай дигәндә, Аллаһы Тәгалә аларга бер кыз бүләк итте ! Шулай дими – ни, күктән төшкән кебек булды бит бу бәхет ! Баланың матурлыгы да “фәрештәләрдән” ким түгел иде: күзләре, йөз- битләре Нәсимәнеке кебек нәфис, ә чәчләре әтисенекенә охшап, бөдрә булыр, ахры. Балага бик матур исем дә сайладылар – Саягөл. Исеме жисеменә туры килеп тора: тау-таш арасында үсеп чыккан матур гөл.
Ә Зәйнуллага килгәндә, бала туган көнне генә бик ныгытып бер көн эчте дә, гомергә эчүдән туктады – сүзендә торды. Көтеп, теләп алган кызчыгын ул кулыннан да төшермәде, үзе карады. Шул кечкенә сабый, үзгәрткәч тә үзгәртә икән кешене ! Ул кечкенә кызын бер яшькә тиклем берсенең дә кулына да бирмәде, төшереп жибәрүләреннән курыкты. Ә беренче адымнарын Саягөл әтисе житәгендә ясады. Бу читтән караганда бик кызыклы күренеш иде: буе ике метрлы әти кеше,жирдән чак кына калкынып күренгән кызчык белән сукмактан житәкләшеп киләләр. Әтисе, кызын житәкләр өчен, шул озын гәүдәсен бер якка янтайткан. Нәсимә читтән аларга карап көлә:
- Шул кадәр дә хыялый ясар икән берәүне берәү !
Иксез-чиксез Казахстан далалары буйлап әкрен генә эссе коры җил исә.Бу эсселектән саргая төшкән кылган үләннәре аксылт башларын җил ыңгаена җай гына тирбәтәләр. Тирә-якта тынлык хөкем сөргән сыман,әмма бу тынлык – беренче карашка гына.Игътибар берән тыңласаң, кайдадыр үлән кыштырдый, дала кошларының чыр-чуы ишетелеп куя, әрлән сызгырып җибәрә.Табигатнең үз кануннарында язылганча,тереклек яши,тормыш дәвам итә.
Зәйнулла белән Нәсимә дә инде олыгая төштеләр.Икесенең дә кара чәч араларында ак төстәге юллар күбәйде.Жанат белән Маратлары инде егет булып икесе дә кайчандыр әтиләре укыган Алма-Атадагы политехник институтта укып йөриләр.Саягөл дала бизәге булган чәчкәдәй матур кыз булып үсеп җитте.Нәсимә белән Зәйнуллага инде тормышларыннан зарланырлык урын да юк шикелле.Зур таш өй төзеп керделәр, өй эче тулы байлык,кыйммәтле мебель – җаның ни тели – бар да бар.
Быел Жанат уллары институтны тәмамлый, ул да әтисенә охшап бик яхшы укыды – кызыл диплом алырга тиеш. Бәлки өйләнеп тә куяр әле...
Соңгы еллардагы тормышыннан Нәсимә бик тә канәгать иде. Әлегечә тыныч,мул тормышта яшәрмен дип уйлый да алмый иде бит ул !Шушу тормышы,балалары өчен Ходайга рәхмәтле булып,шөкер әйтеп кенә торды,алай гына да түгел – бар булмышын дингә багышлады.Әмма баштагы гомер юлындагы авыр кичерешләр эзсез калмады шул.Ул йөрәк авыруы белән бик еш больницаларда ятты.Соңгы өянәгеннән соң аны өлкә больницасына ук алып килделәр.Әниенең хастаханадә ятуын ишетеп,Жанат улы ашыгып палатага килеп керде.
Маман,(балалар әниләренә шулай дәшәләр иде) чирләп киттеңмени,алтыным. Монда врачлар тәҗрибәле диләр,хәзер үзеңне аякка бастырырлар.
И, Жанатым, нигә килдең инде,балам !Синең бит диплом эшеңне тәмамлыйсың бар иде, - диде ана баласына ягымлы, хәлсез карашын ташлап.
И, маман, әйтергә дә онытып торам: мин диплом алдым бит инде!- Менә ,- дип,анасына түш кесәсеннән кызыл тышлы дипломын алып күрсәтте.
И, канатым минем, рәхмәт балам,- дип ана сөенеченнән елап җибәрде .- Әтиеңнеке кебек кызыл диплом бит бу ! – дип баларларча соклануын белдерде.
Ана белән бала арасындагы мондый җылы мөнәсәбәтне әйтеп бетерерлек кенә түгел иде.Әллә инде беренче баласына күрсәтә алмаган мәхәббәтен калган балаларына артыграк өлеш чыгарып бирүе микән бу ананың ? Сүз арасында Нәсимә улына больницага бик ашыгып чыгып китүләре аркасында аяк тырнакларын да карый алмавын кыенсынып кына белдерде.
И маман,шуңа кыенсынып яталармыни инде, хәзер без аны,-дип, тиз генә каяндыр жылы су табып алып керде,анасының аякларын җайлап кына юып,корытып, медсестралардан сорап алып кергән кечкенә кайчы белән анасының тырнакларын ала башлады. Ә кечкенә кайчыга бик бирешеп бармаган баш бармагындагы тырнакларын тешләре белән кимереп алды.Моны ул һич ваемсыз, шулай булырга тиеш эш сыман башкарды.Читтән берәрсе бу күренешне күрсә, һичшиксез, аптырар иде. Ана тарафыннан арттырып бирелгән мәхәбәткә баласының изге җавабы шулай кире кайтадыр,бәлки ! Анасын бәбәй урынына карап,тагын бер – ничә көн больницада булды Жанат. Улы янында булудан файдаланыпмы, әллә әйтә алмыйча калырмын дип куркуданмы, Нәсимә бик кирәкле сүзе барын белдереп, Жанатны үз янынарак – якынрак дәшеп утыртты.
-Улым,- дип сүз башлады ана, дөнья хәлен белеп булмый,үзем исән чакта сезгә әйтеп каласы сүзем бар : мин үлсәм,гәүдәмне үземнең туган ягыма – Башкортостанга кайтарып җирләгез, яме. Үзенең күңелләре тулып китеп, Жанатын кысып кочаклап елап жибәрде.
-И , маман, куй әле,андый уйларны күңелеңә дә алма, зинһар, матур итеп яши генә башладык бит әле.Әнисенең башларыннан сыйпап, кечкенә баланы сөйгәндәгедәй, зур куллары белән анасын иркәләп:
-Ә безне кем өйләндерә, Саягөлне кем кияүгә бирә ? – дип балаларча беркатлылык белән әнисенә мөлдерәп карады.Әнисе дә, елмайгандай итеп:
-Мин әле генә димим бит, балам,ә алдан әйтеп кую кирәк,- диде ул Жанатның күңелен төшермәс өчен.
Бу сөйләшүдән соң күп кенә вакыйгалар үтте. Жанат өйләнеп, хәзер Павлодардагы бер заводта генераль директор булып эшли.Төп йортка- ата йортына еш кайталар, кайткан саен күп кенә акча да калдырып китәләр әтиләренә. Зәйнәлланың :
-Безгә берни дә кирәкми, улым ,- диюенә дә карамастан, менә әле дә, әтиләрен алтмыш яше белән котлап, чит ил машинасы бүләк итеп киттеләр.
Зәйнулла белән Нәсимәнең икенче уллары – Маратны да өйләндерергә насыйп итте Ходай.Маратның өйләнәсе кәләше бик “зур”кешенең кызы булып чыкты.Ул вакытларда Казахстан-союздаш республика булып саналганда Казахстанның авыл хужалыгы министры урынбасары кызы була икән килен кеше. Андый кешеләр белән аралашкач, туйны да бик зурдан кубып әзерләргә туры килә инде Зәйнәлла белән Нәсимәгә.
Туй Алма- Атада үтәчәк.Шуңа Павлодардан Алма-Атага кадәр барыр өчен аерым бер вагон-купе алдылар Зәйнулла белән Нәсимә.Ә вагонда ниләр генә юк: флягалар белән сөт-каймак, холодильникларда түшкәсе белән куй итләре- тагын әллә ниләр салынган. Жанат белән Марат үз машиналарында поезд белән янәшә дигәндәй баралар.Поезд тукталган һәр станциядә Жанат белән Марат вагонга йөгереп кереп әниләренең хәлен сорашып тордылар:
Маман,хәлең ничек,вагонда арып китсәң,әйдә бераз машинада безнең белән бара күр,-дип,аналары өчен җан атып тордылар.
Соңгы вакытларда әниләренең еш чирләве өчен бик борчылалар иде шул балалары.Юлда барганда Жанат әнисенең хаснаханәдә әйткән сүзләрен искә төшерде, бу турыда ул энесенә дә әйтте.Әниләренең гомере озакка бармасны алар күптән аңлыйлар иде инде…
Туксанынчы еллар шаукымы Казахстанны да читләтеп үтмәде.Ул вакыттагы Казахстанның Коммунистлар Партиясе беренче секретаре Кунаевка каршы булган манифистацияләр еш булып, бу хәрәкәтләр студентлар арасында да таралып өлгерә.Студентлар арасындагы мондый хәрәкәтләр белән Колбин дигән кеше җитәкчелек итә.Анда да шул приватизация дигән булып, заводларны, гөрләп эшләп торган объектларны ,”прихватизировать”, итү башланып китә.Мондый ”үзгәртеп корулар”корбансыз гына башкарылмый шул. Жанат директор булып эшләгән заводка да кызыучылар табылгандыр,күрәсең .Ә җитәкчесез калган заводка яңа-хуҗа әзер. Шул максат белән кешеләр ялланыла, ә бу явызларга акча өчен кеше гомерен өзү – берни тормый. Эштән кайтып, үз ваннасында юынган җирдә Жанатны буып үтерәләр.
Күз карасыдай күреп үстергән йөрәк парәсенең үлемен ана йөрәге кабул итә алмады.Әнисенең бу коточкыч хәбәрне ишетеп, чирләячәген белгәнгә, Марат улы ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында врачларны да үзе белән ияртеп алып килә.
Сизгер йөрәкле ана аларны күрү белән:
-Жанат кая?- дип каршы ала.Әйтми кала торган хәбәр түгел шул. Мараты авызыннан бу күтәрә алмас хәбәрне ишетү белән Нәсимә урынга егыла. Берничә көн аңына да килә алмаганлыктан, Жанатын жир куенына тапшырганны белә дә күрә дә алмый ул.
Әмма кайгы берүзе генә йөрми дигәннәре хак икән. Кайгы кошы һаман бу гаиләне сагалап йөргән икән...
Дала- чәчкәсе Саягөл дә абыйларыннан калышмыйча , югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алды.Укыган вакытта ук дуслашып, ә үсә төшкәч яратышып йөргән егете белән бу җәйдә өәләнешергә дә сүз куешканнар иде.Әмма , абыйсының фаҗигале үлеме вакыйгасыннан бу уйны онытып торырга , әнисенең дә бераз савыгуын көтәргә кирәк таптылар.Шулай итеп, елдан артык вакыт үтеп китте. Нәсимәнең саулыгы да бераз җайлангач, туйны ясарга булдылар .Нәсимә үзе дә шулай теләде, бәлки, үзем исән чакта кызым яхшы кешегә тормышка чыгып калсын дип уйлагандыр. Иртәгә туй буласы көнне ,яшьләр туйга тагын нәрсәләрдер алабыз дип , машина белән шәһәргә китәләр. Кирәк – яракларын алып , кайтыр юлга чыгалар. Үзләре шундый шатлар, бәхетлеләр. Саягөл киявенә үзенең дә руль артына утырасы килүен белдерә.Алар урыннарын алышып утыралар.Шулай җай гына барган җирдән, Саягөл елмаеп, киявенә таба борылып нидер әйтмәкче була...
Машина юл читендәге ташка килеп бәрелә һәм юлдан аска тәгәри.Йөз җәрәхәт белән дигәндәй, кияү исән кала, ә Саягөл – үлә. Аның бары бер як чигәсе генә ташка бәрелүдән җәрәхәтләнгән була. Нәсимә гаиләсен сагалап йөргән икенче кайгы шул була.Юк , икенче кайгы гына түгел бу.Бу кайгы тагын берничә кайгыга сәбәп була шул...
Саягөлнең фаҗигале үлеме турында язып, Зәйнулла Башкортостанда яшәүче Нәсимәнең энесе Хаккыйга телеграмма жибәрә.Телеграмма алганның икенче көнендә үк иртә белән Хаккый тагын ике туганы белән юлга чыгарга әзерләнә. Алар Саягөлнең җиназасына өлгерергә ниятлиләр.Хаккыйның иртән торып чыгып китәргә бар да әзер: чемоданы да күлмәк-чалбарлары да.Эзләп торасы булмасын дип, күлмәк – чалбарын урындык аркасына ук җайлап куйган...
Китәсе иртәне Вәсилә белән Миңнур туганнары алдан сөйләшкәнчә, Хаккыйга “тиеп” китәргә дип, аларга керәләр. Керсәләр – Хаккыйны кроватьтә сузылып яткан хәлдә күрәләр. Хаккый төнлә йөрәк- кан тамырлары шартлаудан үлгән була. Янындагы врач хатыны да, килгән врачлар да алып кала алмаганнар.
Саягөл – йөрәк гөлен жир куенына тапшырганнан соң , Нәсимәнең инде бу дөньяда алыш-биреше дә беткәндәй була. Ул инде ныклап торып, бу дөнья белән хушлашырга әзерләнә. Бердәнбер исән баласы – Маратка әйтеп калдырасы сүзләрен дә житкерә. Туган якка кайтарып жирләү турындагы уй – ниятен үзгәртә.Балалары яткан жиргә күмүләрен тели:
Монда – балаларым янында калырмын инде, аларны ничек ташлап китәм ! – ди ул. Үлчәнче туган якларымны, туганнарымны күреп , саубуллашып килермен дә…
Нәсимә бу юлы туган ягына ялгызы гына кайтты.Туганнары аны Уфа аэропрортыннан каршы барып алдылар.
Әллә гомер, әллә тәкъдир, исән чакта тагын бер кайтасым килде шул,- диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча, туганнарын берәм-берәм кочагына кысып.Бу минутта туганнары өчен Нәсимәдән дә кадерле, тансык кеше булмаганга, кайсы аны назлап кочаклый, кайсы ап-ак чәчләреннән сыйпый, кайсы елый. Башына татарча итеп чөеп ак яулык бәйләгән, күлмәге өстеннән бизәкле камзул кигән, ап-ак чәчле, кечерәя төшкән гәүдәле кадерле жан туганнары чолганышында берчә аптырап, берчә куанып баеып калды.
Әле бер, әле икенче туганында кунак булып йөреп, атна- ун көн вакытның үтүе дә сизелми калды.Нәсимә инде кайтыр юлга әзерләнә башлады.Күтәрергә авыр була дип, ул үзе өчен иң кадерле саналган күчтәнәчләрне генә алды: мәтрүшкә үләне, кара карлыган кагы, каен миндеге, корт балы...
-Шушы мәтрүшкәләрнең, каен миндеге исләре туган ягымны хәтерләтә.Ә карлыган Казахстанда үсми.Туган туфрагым җимеше дип, туган-үскән ягымны күз алдына китерермен, ә бал белән, исән-сау кайтсам, дусларымны авыз иттерермен,- дип сөйләнде ул, бу әйберләрне кадерләп юл сумкасына салганда.
Нәсимәне озатырга дип барлык туганнары да район үзәгендәге төп йортка җыелды.Ә китәр чак житкәч, Нәсимә туганнарының барысын да: олысын да кечесен дә дигәндәй, берәм-берәм кочаклап хушлашып чыкты.Бу күрешү, бу хушлашу соңгысы булуын күңеле сизенгәндер,күрәсең. Казахстанга кайтып, бары ике ай гына яшәп, дөнья куйды ул.Аны үзеннән алда дөнья куйган ике баласы уртасына җирләделәр. Менә инде ул “алтыннарым” дип үстергән улы һәм кызы уртасында ята.Дөнья мәшәкатьләре дә, газаплары да, авырлыклары да фани дөньяда калды. Юк, алай дисәң дә бу фани дөнья белән алыш-биреше бетмәгән икән әле Нәсимәнең. Анда бит әле өченче баласы-бәгырь кисәге торып калды. Ничек ул аны – Маратын ялгыз калдырып, бу дөньяга күчкән?! Нәсимәнең әллә өченче баласын да үз янына аласы килүе булдымы әллә ?
Әнисе үлеп, бер ел тулуга, Маратта рак чире таптылар.Ул тап-таза кебек йөргән җиреннән, кинәт кенә үлеп китте. Врачлар да аптырашта иде. Бер җирем дә авыртмый дип, больницада да бер көн дә ятмаган бит ул.Шулай итеп Нәсимәнең өч баласы да инде үз янында-дөнья тынып калды кебек...
Әйе, бу беренче карашка гына шулай. Бу дөньяда Нәсимә өчен, балалары өчен җан атып яшәүче Зәйнулла япа-ялгызы торып калды. Аңа нишләргә? Адәм жаны күтәрәлмәс бу кайгылардан аның йөзе саргайды, күзләре күрмәс булды. Зәйнулла өчен бу фани дөньяда яшәүнең кирәге дә калмаган кебек иде хәзер. Күзләре сукырайгач, Зәйнулланы олы килене Фәридә үз янына алып килде, кулыннан килгәнчә тәрбияләде. Әмма Зәйнулланың башында тик бер генә уй: тизрәк балалары, Нәсимәсе янында булу иде.Берничә ел шулай газапланганнан соң Ходай Зәйнулланың теләген кабул итте, ул да бу фани дөньядан китте.Калкулыкта инде мәрмәр плиталарга алтын хәрефләр белән уелып язылган исемнәр астына тагын бер исем теркәлде…
Эпилог.
Аяусыз тормыш караңгылыгында бер кечкенә яктылык булып янган уты калган иде әле бу дөньяда Нәсимәнең. Ул гомере буе аның бәгърен телгәләп, үзенең барлыгын белдереп яшәде. Ул – аның беренче улы-бәгерь кисәге – Нәделханы иде. Язмыш аңа сабый чагыннан ук үзенең “ачысын “бүләк иткән иде инде! Тугач та ана назыннан мәхрүм ителде бит ул. Ә үсә төшкәч, башка балалары арасында ана булган кешенең ни өчендер аны читләтүен сизеп үсте ул.”Әни нигә мине яратмый икән? Башка балаларының гаебе булса да , нигә гел миннән күрә икән?” – дигән сораулар яшәде аның сабый күңелендә. Тик бу сорауларга жавапны ул үскәч кенә тапты шул –бик соңлап.
Үзе үләр алдыннан зур әнкәсе Нәделханны янына ук дәшеп китерде. Кортка үзенең хәлен белә иде инде – аңа күп калмаган, ә бу дөньядагы яшерен серләрне үзең белән “теге ”дөньяга алып китү – гөнаһ санала.
-Улым,- дип хәлсез тавышы белән оныгына эндәште ул.Бу дөньядан мин китәм, шуңа синең алдыңдагы гаебемне белдерәсем килә. Гафу ит мине, улым.Бу әнкәң – синең үз әниең түгел. Үз әниең синең еракта – Башкортстанда булса кирәк,- дип,Нәдерханның кулына бер таушалып беткән конверт тоттырды. Бу – без белгән соңгы адресы әниеңнең.Син аны эзләп тап, безнең аңа кылган гөнаһларыбызны ярлыкасын. Без бик зур гөнаһ кылдык әниеңә карата.
Нәдерхан кулына бу таушалган конвертны тотып, катып калды.
-Менә әни мине ни өчен яратмаган икән…- дип уйлады ул,жыелган күңел яралары өчен әрнеп. Әтисе эштән кайтканын ярсып көтте.
Аның күз алдына балалыгының үкенечле хәтирәләре берәм-берәм килеп басты һәм алар кайнар күз яше булып ташып чыктылар. Ул күз яшен башкаларга күрсәтмәс өчен бакчага атылып чыкты.Ә йөрәгеннән чыккан ярсуы тизрәк үз әнисен табу теләге белән бергә кушылып, ниндидер өметкә әйләнде:
-Үз әниемне эзләп табачакмын!- дип катгый карарга килде ул ахырда.
Әнисен тизрәк эзләп табу теләге бик көчле булса да, Нәделханга тагын берничә ел сабыр итәргә туры килде.Башта мәктәпне тәмамлыйм, аннары институтны да тәмамлыйм инде дип, байтак гомере үтте.Аннары өйләнеп тә куйды, кызлары дөньяга килде. Шулай итеп, тормыш мәшәкатьләре Нәделханга һаман күптәнге теләген тормышка ашырырга мөмкинчелек бирми торды.
Соңгы вакытта гел төшендә әнисе белән саташты. Әйе, әнисенә бәйле соңгы вакыйга, нишләптер, исендә калган иде аның : менә әнисе аны кочагына кысып тоткан хәлдә алар капкадан чыгып баралар…,аңа рәхәт…, менә әтисе кинәт бу жылы кочактан аны йолкып алды…
Ниһаять, теге таушалып беткән конверт кисәгенең кирәге чыкты. Шундагы адрес буенча Нәделхан юлга жыенды. Ничә ел бу кадерле кәгазь кисәген ул йөрәк түрендә саклады. Конверт кисәгендә күрсәтелгән адрес буенча әнисенең яшәвен дә белми ул, әмма аңа барыбер: барсам, нәрсә булса да ачыкланыр әле, ди аның күңеле.Әтисе дә әниең Башкортостанда- туганнары арасында яшидер дип әйтте бит – шулай булгач…
Менә ул кулындагы адрес буенча районында, Салават урамындагы сигезенче санлы йортны да тапты. Бу – әнисенең туган-үскән йорты була инде, ялгышмаса !Кем каршы алыр икән аны ?!
Чынлап та, бу төп нигездә Нәсимәнең икетуган энесе яши иде.Ачык ишектән ул өй эченә үтте.Өйдәгеләр, әлбәттә, аптырап калдылар. Нәделхан үзе белән таныштыргач, ышанырга да ышанмаска да белмәделәр. Әллә кайда адашып калган, тик ишетеп кенә белгән туганнары белән очрашу алар өчен көтелмәгән шатлык иде.Бу хәбәрне ишетеп,сәгате- минуты белән дигәндәй, башка туганнары да жыелып алды,күрешү, сорашу китте…
Күп санлы туганнарын табу, алар арасында кадерле кеше булу Нәделханны сөендерә дә, әнисенең инде моннан бер ел элек кенә вафат булуын ишеткәч, бик үкенде.
-Күпме өметләнеп, әнием белән очрашу минутларын күз алларына китерүләр – юкка гына булдымени ?! Нигә соңладым? Нигә шулай булды минем язмышым !- дип сулкылдады аның йөрәге.Туганнарыннан әнисенең дә Казахстанда гомер итүен белгәч, шаккатты. Димәк, алар бер жирдә яшәгәннәр, бәлки бер урамнан йөргәннәрдер!
“Нигә бу турыда беркем дә берни дә әйтмәде икән миңа ? Нигә шунда ук эзләмәдем икән?!”
Туганнары аны ничек тә тынычландырырга тырыштылар. Әнисе белән бәйле бик күп вакыйгаларны сөйләделәр, фотоларын күрсәттеләр. Үзенең әле күрергә дә өлгерә алмаган туганнары-энеләре турында да сөйләделәр, аларның фото-сүрәтләрен дә күрсәттеләр. Шулай да бу очрашу Нәделхан өчен дә, Нәсимәнең исән калган туганнары өчен дә кирәкле, фәһемле очрашу иде.Ни дисәң дә, бу очрашуда инде үсеп килгән икенче буын туганнар да катнашты, алар да ерак Казахстандагы туганнары барын, аларның да балалары барын белделәр – туганнар арасында күзгә күренми торган җеп барлыкка килде.Бу җеп инде өзелмәсен иде.Нәделхан үзе дә шушы фикердә иде.
Казахстанга кайту белән, Нәделхан әнисенең, кардәшләренең каберлегенә барып, эзләп тапты.Ниһаять, әнисе белән очрашты. Әнисенең такта-ташка уелып ясалган сыны аңа елмаеп карап тора иде…
Нәделхан беренче очрашудан соң Башкортостандагы туганнары янына һәр елны кайта торган булды. Инде үзе Болгариядә яшәсә дә, һәр елны әнисе үскән йорт - нигездә корбан чалдыра, туганнарын җыя, догалар укыта.


Язмаганда шушы истәлекне
Күпме хәтер күмелеп калачак,
Ак кәгазьгә язган истәлекләр
Тарих битләрендә калачак…

Лилия.

Башкортстан яңалыклары


Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук   Дәү...
21-03-2019 09:09
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген туган көне – аңа 55 яшь! Радий Фәрит улы 1964 елның 20 мартында ...
20-03-2019 05:13
Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбир...
19-03-2019 06:45
Благовар районының Языково авылында  чүп-чарны сортларга аеручы комплекс төзергә уйлыйлар. Проектны 2019 елның 30 октябренә кадәр эшләп бе...
14-03-2019 09:39
Русия Президенты Указына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән сәламәтлеге чикләнгән балаларны һәм сабый вакыттан ук беренче төркем инвалидларын...
13-03-2019 09:59
Игезәк балалар дөньяга килү – әти-әни өчен икеләтә бәхет. Шул ук вакытта мәшәкате дә шулкадәр арта. Ни дисәң дә, бүгенге көндә балалар үст...
12-03-2019 04:59
11 мартта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров автомобиль юлларын  ремонтлау сыйфатын контрольдә тоту өчен тәгаенләнг...
11-03-2019 20:01
Февраль аенда сарымсак, кишер, суган, кызыл чөгендергә бәяләр 1,8-8,4%, кәбестә —  13,2%, помидор һәм яшел кыяр — 19,5-19,8%, банан һәм ал...
11-03-2019 13:35
Язгы көнгә ышаныч юк: әле буран котыра, әле коеп яңгыр ява. Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасы 0 градустан югары булып, яңгы...
11-03-2019 05:39
Кичә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль трассасында республиканың Благовар районында зур юл һәлакәте теркәлгән. Төбәктәге ЮХХДИ хәбәр итүенчә, а...
10-03-2019 10:37
Кышны ничек озатырга икәнлеген беләсезме? Сибай халкы белә. Монда икенче ел рәттән “Кышны озату” йоласы белән бергә Пима бәйрәме үткәрә. Б...
09-03-2019 17:23
Баш  автоинспектор Динар Гыйльметдинов үз блогында  Тәтешле районының Әрибаш авылындагы фаҗига турында язган. 9 мартта төнге 3ләрдә Әрибаш...
09-03-2019 13:01

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Байкал арты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы әнинең аварияле то...
21-03-2019 10:21
Кичә Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче Мәсгудә Минидарова исемле хатын үзен «Иванушки International» төркемен...
20-03-2019 07:09
Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылынна...
18-03-2019 17:46
  Җырчы Юлия Началова вафат, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы сайты.   Бу хакта журналистларга җырчының пиар-менеджеры Ан...
16-03-2019 19:27
1997 елда зур экраннарга чыккан «Брат» нәфис фильмын күпләр хәтерлидер.  Жанры буенча боевик, криминаль драма. Режиссер Алексей Балабанов ...
14-03-2019 10:20
“Голос” телевизион шоу проектында катнашкан Севиль Вәлиеваны бер олигарх кичәдә чыгыш ясарга чакырган. Моның өчен ул 5 миллион сум гонорар...
14-03-2019 09:55
Актер һәм продюсер Леонид Ярмольник хәзерге КВН комадаларын шаяра беләмәүдә гаепли. Бу хакта ул “Дождь” телеканалының Hard Day's Night тап...
14-03-2019 09:51
Forbes журналы һәр елдагыча Русия шоу- бизнесында иң танылган шәхесләрнең  керемен санады. Иң акчалы, матди яктан иң яхшы тәэмин ителгән а...
14-03-2019 08:49
- Гәүдәмә карап миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма әле күптән түгел генә утызны тутырдым. Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да у...
14-03-2019 07:53
Мәскәүнең бер ташландык фатирында табылган маугли-кызның әнисе суд каршына баскан. 47 яшьлек Ирина Гаращенко 5 яшьлек баланы үтерүдә тырыш...
14-03-2019 07:47
Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән ...
13-03-2019 19:39
Санкт-Петербургта Тикшерү комитеты тикшерүчеләре шәһәрнең үзәк районындагы коммуналь фатирда күп балалы ананың үлеме сәбәбен ачыклыйлар. ...
13-03-2019 19:21

Дөнья


Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән....
20-03-2019 06:47
  Көньяк Кореяда ел саен ялкаулар ярышы үтә. Бу турнирны 2014 елда рәссам Вупс Ян уйлап таба. Ул моны тормыштагы ыгы-зыгыга каршы куярга те...
19-03-2019 19:28
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу хакта РИА Но...
19-03-2019 13:52
Африкада алсу төстәге фил баласы туган. Африка филләре арасында бу сирәк күзәтелә. Белгечләр аның арытаба исән калуына шикләнә, чөнки Афри...
14-03-2019 09:26
Кытай физиклары EAST  термик төш синтезы өчен экспреименталь реактор төзелешен төгәлләү өстендә. Бу хакта Life.ru га сылтанып Day.Az  хәбә...
13-03-2019 06:52
Согуд Гарәбстанында Saudi Arabian Airlines компаниясенә караган самолет очып киткәч, Джиддидагы  Абдел Азиз исемендәге аэропортка кире кай...
12-03-2019 18:57
Кытай Хөкүмәте Boeing 737 Max 8 самолетында очышлар ясауны тыеп торырга булган. Эфиопиядә пассажирлар самолеты шартлаганнан соң, эчке рей...
11-03-2019 19:38
Эфиопиядә бүген матәм көне. Якшәмбе әлеге ил территориясендә авиаһәлакәт булып, 156 кешенең (кайсыбер мәгълүматлар буенча 157) – 148 пасса...
11-03-2019 05:11
    Парижда җенси органын зурайту буенча операция вакытында 65 яшьлек  "алмазлар короле" Эхуд Арье Ланидоның гомере өзелгән. Табибла...
09-03-2019 20:39
АКШ сенаторлары Әфганстанда сугыш тәмамлануы һәм илдән Америка солдатларын чыгару турында закон проектын тәкъдим иткәннәр. Документ шулай ...
06-03-2019 20:24
Интенсив терапия шәфкать туташы 54 яшьлек Вилма Вонг вакытыннан алда туган сабыйларны 30 елга якын карый. Ләкин ярдәм күрсәткән бәбиләрене...
01-03-2019 05:35
Хатын-кыз ярты гомерен газ плитәсе янында уздыра. Аш-су бүлмәсендә ул хуҗа. Кайда ни ята, белсә дә ул гына белә. Газ плитәсе астындагы кеч...
27-02-2019 10:10

Тәрҗемәсез


Жители села Томсино Псковской области уже несколько месяцев травят 12-летнюю Тасю Перчикову, которая жаловалась президенту на бедность сем...
В республике стартовал первый этап Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». С 11 марта начнут работать «горячии ...
Мәскәүдә Халыкара музыка йортында республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанда туганнар” исемле бәйрәм концерты үтте. Анда билгел...
Бизнес не должен находиться под угрозой ареста и штрафов, а суды справедливым и взвешенным отношением к судопроизводству могут помочь пост...
Президент России Владимир Путин в ходе оглашения своего Послания Федеральному Собранию предложил с 2020 года запустить программу «Земский ...
По словам врио главы республики, его команда готовит для этого ряд технологических, организационных и политических мер. ...
Более 9 млн россиян смогут воспользоваться поддержкой государства в рамках программы социальных контрактов. Ее суть в том, что государство...
На встрече руководства республики с руководителями крупных промышленных предприятий, прошедшей сегодня в Уфе в рамках российского промышле...
Один триллион рублей будет направлен из федерального бюджета в ближайшие шесть лет на борьбу с онкологией. Об этом заявил президент России...