Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Сәхибҗамал әбигә Ленинград шәһәреннән вакытлыча күчерелгән (эвакуацияләнгән) бер хатын белән аның ике улын яшәргә керткәннәр икән дигән хәбәр авылда яшен тизлеге белән таралды. «Яхшы булган, Сәхибҗамал әби бик итагатьле, кешегә ягымлы, йорт җире чиста, пөхтә, өстәвенә аш-су остасы да» - диделәр авылдашлары.
Ленинградны тулысынча камау куркынычы тугач, бигрәк тә балалы хатын-кызларны шәһәрдән чыгару хәстәрен күрәләр. Шулай итеп Мария һәм аның уллары Ваня, Максим безнең авылга килеп чыгалар.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Харис ята. Ул әле дә ята, кичә дә ята иде, аннан элек тә. Инде ничә көн ята соң ул? Вакыт-вакыт мөмкин булган җирләрен хәрәкәтләндерергә тырыша, тәне буйлап кан йөрүе, оешып вак тамырларга тыгылып калмавы мөһим. Ничек болай булды соң, нигә һаман да юклар?

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Әминә сату әйберләрен кояш нурларыннан мөмкин кадәр яшерергә тырышкан әби-чәбиләр рәтенә килеп керде. “Тәмләп кара инде” борынны кытыклаган төрле җиләк-җимеш, яшелчә хуш исләре арасыннан дип эчтән кимергән бер халәт тозлы кыяр эзләтте. Аның тарту көче китерде бирегә. Ниһаять, ул кесәсендәге актык акчасын барлап, теләгәнен табып, сатып алды.