Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәсен ачарга килгән кунакларны шул чишмәләрнең берсе – “Изгеләр чишмәсе”ндә – татлы суыннан кайнатылган самавыр чәе белән каршы алдылар. Тәү күргәндә үк җанга якын, күңелгә хуш килер җирләр икән ул Камышлытамак яклары. Урманлы һәм салкын сулы чишмәләре ургылып аккан таулар белән уратылып, Сөн елгасына сыенып утырган бу авыл – оҗмах почмагы!


Бу авылда без татар хатын- кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының чираттагы бүлекчәсе ачылу тантанасында катнаштык. Изге эш башында урта мәктәпнең татар теле укытучысы, актив җәмәгатьче Фәридә Яппарова тора.
Мондый теләк авылларын саклап калу ниятеннән туган. Язганымча, беренчедән, бик матур, уңайлы урында урнашкан ул. Тарихына килсәң, 1842 елда нигез салынган. Ә менә мәктәпнең тарих укытучысы, авыл музее җитәкчесе Гөлназ Нәбиева икенчерәк фикердә, чөнки ул үз өе урынында 1747 елгы тәңкәне тапкан. Бай мәктәп музеенда ифрат сирәк очрый торган экспонатлар да бу авылның тирән тарихлы яшәеше, бай культурасы, алдынгы тормышка омтылышлы халык яшәвен раслый. Күп материаллар электрон вариантта саклана, тарихның ак тапларын ачыклап, бәйләнешне тергезеп җибәрәсе бар, ди Гөлназ.
Авыл хакимияте башлыгы Илшат Раянов шушы авыл егете, 15 ел хакимиятне җитәкли. Камышлытамак биләмәсенә Сакат һәм Күчтем авыллары керә. Шаран һәм Чакмагыш районнары белән чиктәш утырганнар. Кеше саны да 900гә якынрак. Аның каравы төзек, каралган җирдә 80гә якын бала укыган урта мәктәп, якты һәм җылы мәдәният йорты, бүген 19 бала йөргән балалар бакчасы, фельдшер-акушер пункты, берничә кибет һәм мәчет бар.
Авыл билгеле шәхесләре белән горурлана. “БРның атказанган нефтьчесе”, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Наил Баһаветдиновның туган авылы ул. Аның әнисе Нәирә апага игелекле балалар үстергән өчен халык рәхмәт укып, исәнлек тели. Авылны рухлы, иманлы килеш саклауда бик зур өлеш кертә алар. Шул ярдәмнәр белән моннан егерме ел элек төзелгән тау башындагы мәчеттә бүген төзекләндерү эшләре бара. Авыл Корбан бәйрәмен яңартылган мәчеттә каршы алырга әзерләнә.
Авылның истәлекле урыннары белән танышып, Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган обелискка чәчәкләр салганнан соң (авылдан киткән 560лап ир-егетнең нәкъ яртысы гына исән кайткан), мәктәп, аннары авыл мәдәният йортына юлландык. Аның каршында биюче кызлар һәм кайнар самавырлы элекке авыл йорты каршы алды безне. Йортны бурап, миченә кадәр “чыгарып” куйган кеше Илшат Әхәт улы үзе икән. Киң сәкегә быел сиксән яшен тутырган Гаилә Миннехаҗи кызының бирнәсендәге асалы паласны җәйгәннәр, йорт эче элеккечә чигүле сөлге- чаршаулар белән бизәлгән. Арытаба чара клуб эчендә дәвам итте. Чәкчәк пешерүче, токмач кисүче апалар осталык күрсәтте. Кул эшләре күргәзмәләре бай рухлы, оста кешеләр белән та-
ныштырды. “Сәйлән” ансамбле кызлары әзерләгән“Үрнәкле гаилә –авыл йөзе” дигән музыкаль чара бик дәртле дәвам итте. Үрнәкле гаиләләргә “Ак калфак” оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина бүләкләрен тапшырды. Бакалы районы буенча да бүлекчә җитәкчесе итеп тәгаенләнгән Фәридә Яппаровага оешманың уставын тапшырды. Моңарчы бу вазифаны башкарган Рәсимә апа Шәйдуллина, яшь кадрга фатихасын биреп, уңышлар теләде, моннан ары да эшне бердәм дәвам итәчәкләрен белдерде.
Район хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Фәһимә Бүләкова да актив җәмәгатьче. Үз чыгышында хатын-кызларның матур уңышлары турында әйтеп, “Ак калфак” безне тагын да берләштерер, диде.
Авыл клубының бу көнне шыгрым тулы булуын күреп сокландым. Ял, җәй вакыты, халыкны ничек җыя алганнар? Олысы-кечесе бер булып, ахыргача таралмый тамаша кылды бит. Авыл мәдәният йорты директоры Радик Биктимиров болай аңлатты:
– Концерт булса, клуб тула. Бермәлне сүлпәнлек булып алды, халык яңадан уянды. Тарихи вакыйганың шаһитлары булып торабыз бит бүген. Без татар телле, рухы татар булган халык. Милли рухны тагын да тергезү өчен “Ак калфак” иҗтимагый оешмасын төзергә булдык. Бездә халык дәртле, сәләтле. Динне дә, мәгарифне дә, мәдәниятне дә бергә алып барабыз. Авылыбызны сакларга иде, бетермәскә иде авылларны.
Люция Җабир кызы белдерүенчә, мондый илһамлы кешеләр яшәгән авыллар булганда, милли рухны, йола-гадәтләрне, туган телне, халыкны саклап калу бурычы үтәлер дигән ышаныч арта.
Җырлап торган, гөрләп торган, җир күкрәгеннән бәреп чыккан зәңгәр күзле чишмәләре булган авылларыбыз яшәргә тиеш!

 

 

 

 

Алсу Төхвәтуллина.
Автор фотосурәтләре.