Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Борай берләштерелгән почтамты “Өмет”гәзитенә яздыру планын 100 процентка үтәде.

Авыл кешесе уңышын бер генә тапкыр, көзен санаса, матбугат, почта өлкәсендә эшләүчеләр исә аны елына ике тапкыр исәпли. Менә июнь ахырында апрельдә башланган икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланды. Димәк, нәтиҗәләрне барлар чак җитте. Матбугатка язылу кампаниясендә чираттагы тапкыр Борай почтамты (ул Борай һәм Балтач районнары почта бүлекләрен берләштерә) зур тырышлык күрсәтте, әлеге районнарда икенче ярты еллыкта 1710 кеше “Өмет”ле булды. Уңган кызларны үз күзләребез белән күреп, рәхмәт әйтеп, бер уңайдан хезмәт уңышлары серләрен дә белеп кайтыйк әле дип, юлга чыктык.

Без килгәндә Борай район үзәген хезмәтләндерүче хат ташучылар гәзит-журнал-ларын сумкаларына тутырып, таратырга чыгарга торалар иде. Фотографыбыз Фәнил Фәрит улы мактый-шаярта, фотога төшергәч тә, 12 кыз йөгерә-атлый Борай авылының төрле урамнарына сибелде.
– Эльза ханым, кызларыгыз берсеннән-берсе җитезләр. Мөгаен, мондый уңган кызлар белән эшләве дә күңелледер?– димен. Эльза Кави кызы канәгать елмаю белән сүзләремне хуплап-җөпләп куйды.
Шәймиева Эльза Кави кызының тынгысызлыгы һәм ул җитәкләгән коллективның тырыш-лыгы нәтиҗәсендә ничәмә еллар инде Борай почтамты “Өмет”кә яздыру буенча матур нәтиҗәләр бирә. Халык арасында матбугат басмалары таратуда республика буенча мактауга лаек почтамт-ларның иң уңганнарының берсе алар. Күрсәткечләрен саклап калу гына түгел, хәтта бераз арттырып та куйганнар әле. Һәр эшнең үз җае була дигәндәй, аларның да уңышлы эшләүләренең сере бардыр? Эльза Кави кызы үзе дә серле елмаеп, салмак, әмма ышанычлы тавыш белән:
– Эшнең бөтен сере башкарган хезмәтеңне яратуда инде,—дип куйды.
– Тагын нәрсәдә?– дип ныкышуымны дәвам итәм.
– Аннары, бөтен күрсәткеч-ләрнең уңышы – хат ташучылар белән тыгыз эшләүдәдер. Аларның берсе дә җитәкче игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Коры игътибар гына аз, тир түгеп эшләүчене эшкә дәртләндерү чаралары да булырга тиеш. Дәртләндерүче акчалар булмаса, коры оклад белән генә кеше эшкә әллә ни күңел салмый. Шуңа күрә без ул мәсьәләне аерым игътибар үзәгендә тотабыз,– диде.
Чынлап та, Борай почтамтында почтальоннар белән тыгыз эшләүгә зур игътибар бүләләр. Бу анда эшләгән кызлар белән сөйләшкәндә дә сизелеп торды. Ай саен ике районның да авыл бүлекчәләре мөдирләрен бергә җыеп, күрсәткечләрен барлыйлар, шуннан нәтиҗә-йомгаклар чыгаралар. Йомшарып киткән урыннарда тезгенне кысыбрак куялар. Димәк, таләпчәнлек тиешле югарылыкка куелган. Хезмәт кешесен катгый таләп белән генә түгел, кем әйтмешли, кәнфит белән дә кызыксындыра беләләр. Шулай булганда гына, эшне нәтиҗәле алып барып буладыр шул. Шуңа күрә биредә эшләгән кешегә карата таләпчәнлек тә, хөрмәт тә игътибар үзәгенә куелган. Җыйнап әйткәндә, боларның барысы да почтамт начальнигы Эльза Кави кызының эшне оста итеп оештыра белүенә кайтып кала.

Менә алар Борай почта элемтә бүлегенең уңган хат ташучылары (сулдан уңга) 1 рәттә: Айгөл Вәлиева, Гөлназ Галиева, Луиза Махалева, Эльвира Галинурова, Марина Гыйләҗетдинова;
2рәттә: Айсылу Зиннәтуллина, Дилбәр Гәрәйшина, Фәридә Шамшутдинова, Ленара Нәбиуллина, Рәмзилә Әхмәтҗәнова, Лариса Салихова.

Әңгәмә вакытында Эльза Кави кызының кул астында эшләүчеләре белән тулы-сынча канәгать булуы сизелеп торды.
– Коллективта гаҗәеп ачык күңелле кешеләр генә эшли, – диде ул. – Бездә илке-салкы йөрү-челәр юк, һәркем зур тырышлык салып, күңел биреп, үз эшен башкара. “Өмет”кә кайсы авыл-ларда күбрәк язылалар дигәндә, иң тәүдә Кәшкәләү авыл почта бүлекчәсен аерым билгелисе килә. 30 елдан артык гомерен почта хезмәтенә багышлаган Сәвихана Солтанова иң уңган почтальон-нарның берсе – аның тырышлыгы белән Кәшкәләүдә 95 кеше “Өмет”не укый. Кушманакта хат ташучы Маргарита Галиева 70 гаиләне “Өмет”ле итте. Каенлыкта Эльвира Ситдикова гәзиткә 69 кешене яздырды. Бадракта, Рүзинә Галәветдинова яңа эшли башлавына карамастан, матур нәтиҗәгә иреште – анда “Өмет”
71 гаиләдә көтеп алынган кунак.
Әйткәнемчә, Борай почтам-тына Борай һәм Балтач районнары почта элемтә бүлекләре керә. БАЛТАЧта да почтальоннар бер булып, бердәм һәм дус-тату булып, тырышып, хәтта үзара чәмләнеп-ярышып эшлиләр. Анда почта бүлеген бай тәҗрибәле, 40 ел стажлы, тумышы белән Аскын кызы Гөлүсә Мөбәрәкшина җитәкли. Гөлүсә Шәрифҗан кызы мәктәпне тәмамлагач та почтада эшли башлаган. 2001 елда Балтачка күчеп килгәч тә шушы эшне дәвам итә. Әйткәндәй, Гөлүсә ханым әнисе Фатыйма апа Фәтхинурованың эшен дәвам иткән. Ул да хезмәт уңышларының төп сере коллек-тивның бердәм булуында дип саный.
Балтачта почтальон кызлар Рәмзия Глимшина, Айгөл Шәрәпова адресларына аерым җылы сүзләр әйтелде. Кызлар барысы да тәҗрибәле, араларында унбишәр ел эшләгән хат ташучылар да бар. “Бер ел чамасы гына эшләвенә карамастан, почта системасы эшен аңлап эшли”, дип, Розалия Хәйдәрованы да мактап телгә алдылар.
Пенсиягә киткән апаларны да мактап, сагынып телгә алдылар. Мәсәлән, озак еллар эшләгән Сания Маликова һәм Рәвидә Хәсәнова үзләре турында коллек-тивта тик җылы истәлекләр калдырган. Әйткәндәй, Борай почтамтының бүгенге көндә 160 пенсионеры бар. Аларның халык-ның күңел хазинәсен баетуга салган хезмәтләрен беркайчан оныт-мыйлар, бәйрәмнәрдә кулларыннан килгән кадәре кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышалар.

Балтач почта элемтә бүлеге кызлары: Айгөл Шәрәпова, Зилә Заирова, Раилә Сәлимханова, Рәмзия Глимшина, почта бүлеге начальнигы Гөлүсә Мөбәрәкшина, Шәһидә Суфиянова, Розалия Хәйдәрова, Гөлфинә Гарифуллина.


Бу якшәмбедә почта тар-магында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Борай почтамты кызлары яхшы кәеф белән каршылый бәйрәмне.
– Мин коллегаларга, хезмәт-тәшләргә, тармакта эшләп лаеклы ялга киткәннәрнең барысына да һөнәри бәйрәмебез уңаеннан изге теләкләремне юллыйм. Тазалык — иң зур байлык, шуңа да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар телисем килә, – дигән теләкләрен гәзит аша җиткерүе-безне үтенде Эльза Кави кызы.
Шундый эчкерсез күңелле, ягымлы йөзле, уңган кызлар белән танышу күңелдә соклану хисләре калдырды. Кемнәрдер заманалар авырлыгына сылтанып зарланганда, Борай почтамты алга атлый. Безнең “Өмет” гәзитенә яздыру буенча башкаларга үрнәк булып торалар. Гомумән алганда да, алар респуб-ликада мактаулылар рәтендә. Күптән түгел Уфадагы баш идарәдән килеп Борай почтамтының эшчәнлегенә (матбугатка яздыру да, товар сату да, халыкны хезмәт-ләндерү дә) югары бәя биреп киткәннәр.
Башкалар да борайлылардан үрнәк алсын иде.

2018 елның II яртыеллыгында республика буенча 12433 данә “Өмет” тарала. Әйткәнебезчә, “Өмет”кә тираж җыю буенча Борай почтамты планын 100 процентка үтәде. Дүртөйле (2122 данә), Чакмагыш почтамтларында (1345) үткән елның шушы чорындагы күрсәткечкә ирешү өчен бераз җитми калды.
Раевка, Бөре почтамтларында җаваплылык сизелде. Әмма алар да үткән елгы күрсәткечләрен куып тота алмады. Ә менә Кырмыскалы почтамты күрсәткечләрен узып китте.
Бүздәк, Туймазы, Яңавыл, Уфа, Чишмә, Толбазы, Караидел почталарының да җиң сызганып тырышасы бар әле.
Әлбәттә, матбугатка яздыру елдан-ел авырлаша бара. Кимүнең сәбәпләре төрлечә: кемнәрдер акча җиткереп булмауга зарланса, кемнәрдер һавалы гына: “гәзит кирәкме соң?” ди. Кемнәрдер бер көнлек соры матбугатны үз итә. Мондый шартларда кешеләрне гәзиткә яздыру өчен почта хезмәткәрләренә күп көч салырга туры килгәнен күреп-аңлап торабыз.
Бергәләшеп тырышсак, “Өмет” киләчәктә дә иң күп таралучы республика гәзите дигән исемне саклап калыр дип ышанабыз. Бүген исә барчагызны да Русия почтасы көне белән котлыйбыз.


Резеда Кадикова.
Фәнил Абдуллин фоторәсемнәре.

Хөрмәтле дуслар!
2019 елның беренче яртыеллыгына вакытыннан алда матбугат басмаларына язылу башланды. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. 1 сентябрьдән исә гәзит-журналларга төп яздыру кампаниясе башланачак: ул чакта инде башка хаклар булачак, ягъни тариф 7 процентка күтәреләчәк. Шуңа күрә форсатны кулдан ычкындырмагыз!