Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Быел республикада 2608 җәйге сәламәтләндерү лагеренда 211 мең бала ял итәчәк

Җәй – балаларның көтеп алган мизгеле. Мәктәпкә йөрергә, дәресләр әзерләргә кирәкми, күп вакыт саф һавада үтә. Шәһәр балалары җәйге каникулда авылдагы картәниләре-картәтиләре янына кайтып рәхәтләнеп ял итеп килә ала. Тик барсының да авылда кайтыр туганнары юк шул. Ә менә авылда үскән балаларга кайда барып күңел ачып, дөнья күреп кайтырга? Җәйге лагерьлар нәкъ менә шундый күңелле ял, истәлекле вакыйгалар, яңа дуслар бүләк итә дә.
Быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә республикада 2608 лагерь оештыру каралган, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсеннән. Ял һәм сәламәтлән-дерү программасына 211 меңләп баланы җәлеп итү планлаштырыла.
Роспотребнадзор әйтүенчә, җәй-ге кампаниягә әзерләнү бары-шында балаларның ялын оештыручы барлык оешмалар да тикшерелгән, суга 2,5 меңләп лаборатория тикшерүе үткәрелгән. Аеруча туклану контроль астында тотыла, ризык белән тәэмин итүчеләргә игътибар ителә.
Шушы көннәрдә Кушнаренко районына командировкага юллан-гач, “Горский” сәламәтләндерү, өстәмә белем бирү һәм туризм лагере белән танышырга ният-ләдек.
Элеккеге 114 нче санлы профес-сиональ училище базасы ниге-зендә оешкан лагерь быел дүртенче мизгелен ачкан.
–Оптимизация җилләре безне дә урап узмады, – дип үзләре белән таныштырды лагерьның директоры Рөстәм Рим улы Мостафин. – Элеккеге профес-сиональ училище авыл хуҗалыгы техникумына кушылды һәм мондагы база бушап калды. Бушап калган йортны үзегез беләсез, аз гына карамасаң, юкка чыга башлый. Район хакимияте уйлан-ганнан соң монда балалар өчен сәламәтләндерү лагере ачарга ниятләде.
Рөстәм Рим улы белән корпуслар буйлап үтәбез. Кайчандыр уку сыйныфлары бурычын үтәгән бүлмәләрне ремонтлап йокы бүлмәләре ясаганнар, балаларга өстәмә белем бирү өчен кабинетлар барлыкка килгән. Быел беренче сменага Иглин районын-нан балалар килгән. “Озакламый республика балалар иҗат үзәгеннән бер төркем киләчәк. Алар техник юнәлештә, 3Д модельләштерү һәм компьютерлар белән шөгыльләнәләр, – дип бәян итте Рөстәм Рим улы. – Ә, гомумән, өч айда җиде заезд үтәчәк. Һәр заездның үз юнәлеше – берсе музыкаль, берсе спорт, берсе туристик һәм башкалар. Хоккейчылар, гимнастлар, хәрби-патриотик “Яшь спецназ” лагере... Безгә барысы да килә. Без барсын да кабул итәргә әзер. Күптән түгел Паралимпиада комитеты белән килешү төзедек, Мәскәүдән Русиянең атказанган тренеры Тверяков Игорь Львович килде. Бер корпусыбызны “Уңайлы мохит” программасы буенча инва-лид спортчылар өчен ремонтла-ячакбыз”.
Кыш көне монда спорт җыеннары гөрләп торса, җәй көне лагерьдә балалар тавышы тынганы юк. Көзге каникуллар чорында бердәм дәүләт имтиханына, ОГЭга әзерлек алып барылган. М.Акмулла исемендәге БДПУ белән килешү төзегәннәр, педагог-лар, остазлар килеп өстәмә белем биргәннәр.
–Бүген инде без монда ял итү һәм сәламәтләндерү мөмкинлеген генә карамыйбыз, ә профильләр буенча юнәлешне үстерергә, өстәмә белем бирергә тырышабыз. Һәр укучыга үз ихтыяҗларыннан һәм мөмкинлекләреннән чыгып профильле лагерь сайлау һәм шул рәвешле ял вакытын нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге тудыру мөһим, – ди Рөстәм Рим улы.
Лагерьда бер генә көннәре дә бушка үтми, көн саен чаралар үткәрелә. “Хәвефсезлек мәктәбе”, эко-ярышлар, бассейнда йөзүләр дисеңме, “Зарница” уенымы... 21 көннең ничек үткәнен дә сизми калалар.
“Доктор Комаровский мәктәбе” тапшыруын алып баручы педиатр Евгений Комаровский балаларның җәйге ялы турында нәрсә ди?
«Ыгы-зыгылы һәм пычрак һавалы шәһәрдән, хлорлы судан, көнкүреш химиясен кулланудан балаларны берничә атнага гына булса да азат итәргә кирәк”. Кушнаренконың Агыйдел елгасы буенда урнашкан “Горский” лагере нәкъ менә доктор Комаровский әйткән оҗмах урыныдыр ул... Чөнки тиешенчә ял итми торып, балалар уңышлы укый алмаячак, диләр табиблар.

Эльвира Әсәдуллина
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.