Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бакалы районының Иске Корыч авылы матурлыгы, төзеклеге, уңган һәм тырыш кешеләре, “Кулибин”нары һәм “Бәхет чишмәсе” белән билгеле

Узган ел гына төзекләндереп ачылган шушы чишмәнең татлы суын тәмләп карарга, мәктәбе белән танышып, биек тауга менеп, Иске Корыч авылының тоташ күренешенә тамаша кылырга өлгердек. Авыл хакимияте җитәкчесе Илфак Мәсәлим улы Маннаповка бу истәлекле сәфәр өчен рәхмәтле без.

 

Машинадан төшү белән Илфак Мәсәлим улыннан иң мөһимен – авыл турында сөйләттек.
Иске Корыч авыл хакимияте унбер авылны берләштерә. Болар: Иске Корыч, Килькабыз, Иске Гусево, Яңа Корыч, Әхмәр Корыч – Каран, Новоостанкино, Яңа Гусево, Мунча-Елга. Бу авылларда барысы 2518 кеше яши, ә 2787 кеше рәсми теркәлгән.
Биредә дә халык нигездә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Иске Корычта “Бакалинский совхоз”җәмгыяте төзеп, авыл хуҗалыгын тергезүгә ирешкәннәр.
Бертуган Сираевлар халык җыены уздырып, 5 мең гектар пай җирләрендә игенчелек эшен оештырганнар. Киләчәктә елкычылыкны тергезү ниятләре.


Камай авылында Благовардан килгән “Лидер-групп” төркеме кошчылык буенча эш башлаган. Сәхибгәрәевлар сатуга йомырка, ит җитештерәләр, тереләй кош саталар. Бакалы инкубаторы да алар карамагында.
Килькабызда “Бакалинский совхоз” җәмгыяте эшли.
– Әлбәттә, бар да шома гына бармый. Кыенлыклар да җитәрлек, –ди хакимият җитәкчесе. – Иң беренче чиратта бәяләр бәкәлгә суга. Техника көчле, зур. Бишәр ел сабан тимәгән чүпле җирләрне эшкәртәләр. Тик ягулык кыйммәт. Бер литр дизель ягулыгы 44 сумга менсен инде! Аның каравы икмәк хакы гел түбән.
Әле җирне һәм фермаларны җәмгыять милкенә күчерү эше бара, закладка куярлык мөлкәт булмый торып, кредит ала алмыйлар. Бу хуҗалык безгә бик кирәк. Иң мөһиме, авыл кешеләренә дә эш бирде ул. Арытаба эшләре уңсын, күбрәк кеше хезмәткә җәлеп ителер дип ышанабыз. Әле “Бакалинский совхоз” 30 млн сумлык грандка га-
риза тапшырды.
Җирдә фәкать эшләп кенә бәхеткә ирешеп була дип яшәүче, Русиянең атказанган фермеры Рәзиф Хөснуллинның исеме күпләргә таныштыр. Бу җитәкче хуҗалыгында эшләүчеләр уртача 25-30 мең сум эш хакы ала. Шулай да, авылның киләчәге хәвефләндерә: балалар саны кими. Яшьләрне авыл эшенә җәлеп итү мөһим, – ди Илфак Мәсәлим улы.
Бер карасаң, Иске Корычка бер килеп төпләнгән яшь кешеләрнең аннан китәсе килмәстер кебек. Монда яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Тик яшь белгечләр авыл хуҗалыгында аз әле. Яшь белгеч Илфир Нурисламовка өметләре зур, аны көтәләр. Кире уйламасын гына. Яшим, эшлим дигәнгә мөмкинлекләр бар. Әнә Килькабыз егете Рәмил пластик тәрәзәләр ясый икән.
Сораучылар күп. Бүздәк, Чакмагыш районнарыннан, хәтта күрше Татарстаннан заказлар бар.
Корыч егете Дамир Шакировның да куллары алтын икән. Ул үзе техника җыя. Ул үз куллары белән трактор ясаган, шуның белән чүплекләрне тәртипкә китерә, кыш юлларны ача икән. Үзбушаткыч КамАЗ җыйган, “Урал” техникасына көрәк куйган.
Янә бер “Кулибин”– уйлап табучы Булат абый Хәкимов 15 трактор корган. Ул авыл чишмәсен ачуда да башлап йөрегән. Авзалов Касыйм техника белән ярдәм иткән.
– Концерт оештырып, бөтен халык җыелып, чишмә ачтык. Зәңгәр чыршылар утырттык, юлларын төзекләндердек. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итеп, туйлар ясарлык урын ясалды, – ди хакимият башлыгы.
Илфак Мәсәлим улы сөйләгән бу хозур чишмәне күреп, суын эчү бәхетенә ирештек. Моңарчы сазлык ясап яткан чишмәнең зәңгәр күзләре ачылган. Хәзер аның саф суы агымсуга кушылып китә, Чулманга коя, аннан диңгезгә китә. Чын мәгънәсендә хыялны чынбарлык итүче кешеләр яши Корычта.
Чишмә безне Булат абый белән дә якыннан таныштырды. Токарь, эретеп ябыштыручы, баш агроном, инженер булып эшләгән Булат абый хуҗалыкта.
–Чишмә төзекләндерү турында уйны авыл хакимияте күтәреп алды, ярдәм итте. Будка куйдык, бетон җәйдек, бурасын ясап утырттык. Авылдашлар бик теләп ярдәмләште, – ди оста.
Шунда ук йөрәк ясап куйганнар, Иске Корычка килен булып төшүче бәхетле кызлар бирегә суга килә. Яшьләр мәхәббәтләре мул сулы чишмә кебек булсын дип, йөрәкләрен ятлардан үз йозаклары белән бикли.
Авылның мәдәни тормышы да бик җанлы. Искекорычлылар 2014 елда “Өмет”нең “Татар табыны” бәйгесендә өченче урын алганнар иде. Төрле мәдәни чаралардан әле дә читтә калмыйлар. 2017 елда авыл үзешчәннәре концертында чыгыш ясап, Гран-при алганнар. Илфак Мәсәлим улы җәмәгате белән бу концертның алып баручысы булган.
Иске Корычның клубы да зур – 300 кеше сыйдырышлы. Быел анда газ белән җылыту казанын урнаштырырга ниятлиләр. Килькабыз клубында “Реаль эшләр” проекты буенча яңа җылыту казаны куйганнар. Иске Корычта балалар бакчасының түбәсен төзекләндерү таләп ителә.
– Халык дәртле бездә: бөтен эш һәм бәйрәм чараларында теләп катнаша. Егетләребезне елына ике тапкыр армиягә озатабыз, унлап егетебез әле солдат хезмәтендә.
“Апакайлар” төркеме матур итеп эшли. Гражданнар сугышы елларында вафат булганнарның каберлеге бар иде. Аны зиратка күчерделәр, тәрбияләп тотабыз. 9 Май бәйрәмен зурлап уздырабыз. 2013 елдан башлап һәр авылда да “Үлемсез полк” үтә. Кызганычка каршы, сугышта катнашкан ветераннар калмады. Ә бит Иске Корычтан гына фронтка 1000 кеше киткән. Яртысы кайтмаган. Алар истәлегенә мәктәптә бик матур стелла ачтык.
2015 елда хуҗалык таркалса да, авылдашлар көче белән сабантуй уздырдык. Бер елны да уздырмый калмыйбыз аны. Өлкәннәр көнен һәр авылда үткәрергә тырышабыз, – ди Илфак Маннапов.
Биредә мари халкы дә яши. Безне аларның да яшәеше кызыксындырды.
–Бик тырыш халык. Колхоз юк, совхоз юк. Ә алар кирпечтән өй салганнар. Нарат күркәсе җыеп, 24 әр мең сум акча эшләгәннәр. Сарымсак, кәбестә үстереп саталар, умарта асрыйлар. Традицияләренә бик сакчыл карашлы алар, –ди хакимият җитәкчесе.
Шулай, биредә яшәүче төрле милләт халыкларын хөрмәт итеп, төрле бәйрәмнәр, чаралар уздырыла. Мондый төрлелек булган җирдә күңелле дә, мәшәкате да зуррак аның, эше дә җаваплырак.
Тау башына менеп, авылга караш ташладык. Зур булып, матур, төзек булып җәйрәп ята ул. Тик менә киләчәге ничек булыр? Авылның киләчәге – яшьләр, балалар кулында. Алар биредә төпләнсә – авыл яшәр, читкә китсәләр – ул акрынлап сүнәр. Борчылырга урын бар. Быел мәктәпне тәмамлаучы биш баланың берсе дә анда калмый, югары уку йортларын сайлаганнар. “Авылны саклыйсы килә, тик белем алып кайтып эшләрлек эш булмаячак бит”, – диде безгә егет-кызлар.
Җирдән көч алып яшәүче авылларга да өстән шифалы ярдәм кирәк шул – дәүләт ярдәме!
Сакларга иде туган тел, иман, әдәп-әхлак, тарих нигезе булган икмәкле-җырлы авылларыбызны!
Алсу Төхвәтуллина.