Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Фаҗига урынында шартлаткыч матдәләрне өйрәнүчеләр, тикшерүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре эшли.

 Ачыклык кертелгән мәгълүматлар буенча, Керчь политехник көллиятендә шартлау аркасында 18 кеше һәлак булган. Бу турыда Русия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

«Шартлау аркасында 18 кеше һәлак булган һәм иллегә якын кеше төрле җәрәхәтләр алган. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең күбесе – яшүсмерләр. Зыян күргән кешеләр турында мәгълүматка ачыклык кертелә», – дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитеты.

Белүебезчә, бүген көндез көллият ашханәсендә шартлау булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, кулдан эшләнгән корылма шартлаган.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Алар видеоязмаларны карый һәм шаһитлардан сорау ала.

Русия Тикшерү комитеты “Террорлык акты” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173615/