Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Белгород өлкәсендә тикшерүчеләр Старый Оскол шәһәрендә яшәүче 14 яшьлек үсмергә карата “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Сентябрь башында укучы малай берничә көн мәктәпкә бармаган. Аның әнисе ялда була бу вакытта. Шуңа үсмер картәнисендә яшәп торган була. Мәктәпкә бармаганы өчен әбисе белән оныгы арасында даими конфликтлар була. 7 сентябрьдә әбисе янә оныгына шелтә белдерә башлый, шул моментта үсмер өстәлдә яткан пычакны эләктереп ала да картәнисенә күп тапкыр чәнчә.

Олы хатын шунда ук җан бирә, оныгы, куркып, берничә көн фатирдан чыкмыйча әбисенең мәете янында куна. Ялдан кайткан әнисе хокук саклау органнарына хәбәр итә.

Үтерүдә гаепләнгән үсмер кулга алынган.

Әлеге вакытта тикшерүчеләр үсмергә берәр йогынты ясау-ясамауларын ачыклар өчен гаепләнүченең тормыш шартларын, аның үсеш үзенчәлекләрен, дус-ишләрен өйрәнә.