Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Казанда бер автомобильдә якынча 120 кг наркотик тапканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

"Татар-информ" чыганагы сүзләре буенча, тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, алынган наркотикларның бәясе чама белән бер миллион сумнан артык булуы ихтимал. Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре эшли.

Матбугат.ру